Радик Гайзатуллин
Радик Рәүф улы Гайзатуллин (рус. Радик Рауфович Гайзатуллина; 20 июль 1964, Яңа Тинчәле, Буа районы) — Россиянең дәүләт эшлеклесе, Татарстан финанс министры (2002—2025)[1]. Икътисад фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган икътисадчысы (1996).
Тәрҗемәи хәле
Ул 1964 елның 20 июлендә ТАССРның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. 1985 елда «Бухгалтерлык хисабы һәм авыл хуҗалыгында хуҗалык эшчәнлеге анализы» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1985—1986 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Хезмәт юлы
1986—1988 елларда — Лаеш районы «Маяк» колхозында баш бухгалтер, 1988 елда — Лаеш районы агросәнәгать оешмасының контроль-ревизия эше буенча төп белгече, 1988-1999 елларда «Бөреле» Агрофирмасының баш бухгалтеры булып эшли.
1999 елдан башлап — дәүләт хезмәтендә. Башта Татарстан Республикасы финанс министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекне финанслау бүлеге башлыгы, соңрак Татарстан финанс министры урынбасары һәм беренче урынбасары булып билгеләнә. 2002 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы финанс министры булып эшли башлый.
2025 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә Радик Гайзатуллин финанс министры вазифасында эшен тәмамлау турында карар кабул итүен игълан итә[2].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Бүләкләр
- 2002 ― «Россия Федерациясе финанс министрлыгының 200 еллыгы» медале.
- 2003 ― «Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәте өчен» медале.
- 2003 ― «Санкт-Петербург шәһәренең 300 еллыгы истәлегенә» медале.
- 2004 ― «Төньяк флотына 70 ел» Истәлек билгесе.
- 2004 ― «Финанс хезмәте отличнигы» күкрәк билгесе.
- 2005 ― «Казаның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
- 2022 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены ― республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм финанс эшчәнлегендәге казанышлары өчен[3].
- 2025 ― «Дуслык» ордены[4].
Кызыклы факт
2008 елда туган ягы Буа районы Яңа Тинчәле авылында әтисе Рәүф хөрмәтенә «Рәүф» мәчете, 2022 елда Казанның Совет районында, Сеченов урамында әнисе Рауза хөрмәтенә «Рауза» мәчете салдырган[5].
Искәрмәләр
- ↑ Об освобождении Гайзатуллина Р.Р. от должности министра финансов Республики Татарстан (рус.). rais.tatarstan.ru (18 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 август 2026.
- ↑ «ТААС» дәүләт мәгълүмат агентлыгы. Первый замминистра финансов Татарстана возглавил министерство. tass.ru (18 гыйнвар 2018).
- ↑ Котлыйбыз ! Ватаным Татарстан, 17.06.2022, № 84, 8нче бит
- ↑ Елена Бритвина. Министром финансов Республики Татарстан назначен Марат Файзрахманов. prav.tatarstan.ru (18 гыйнвар 2025).
- ↑ Рөстәм Миңнеханов «Рауза» мәчете турында: Матур, пөхтә мәчеттә рәхәтләнеп намаз укып була. Татар-информ, 28.09.2022
Сылтамалар
- Татарстан финанс министрлыгы сайты 2016 елның 18 гыйнвар көнендә архивланган.