Артем Хохорин

Артём Валерьевич Хохорин (30 июль 1970, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе, полиция генерал-лейтенанты (2015), Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры (2012—2024), Мари Иле Республикасы буенча эчке эшләр министры (2008—2011 ). ТР буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре (2017).

Тәрҗемәи хәле

1970 елның 30 июлендә Казанда хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Казанның 131нче физика-математика мәктәбен (1987), Казан дәүләт университетын (1993), РФ эчке эшләр министрлыгының юридик институтын (Казан филиалы, 1999) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Эчке эшләр органнарында 1993 елдан хезмәт итә.

19931996 елларда — ТР ЭЭМ җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные.

19961997 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча оператив-эзләү бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные, бүлек башлыгы.

19971998 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча бүлек башлыгы.

19982002 елларда — ТР ЭЭМ каршындагы районара мәгълүмати-аналитик эзләү милиция бүлеге (криминаль милиция линиясе буенча) башлыгы.

20022008 елларда — ТР ЭЭМ министры урынбасары — штаб башлыгы.

20082011 елларда — Мари Ил буенча эчке эшләр министры[1].

20112012 елларда — РФ ЭЭМ оештыру-аналитик департаменты башлыгы[2].

2012 елның 27 апрелендә РФ Президенты Д. А. Медведев А. В. Хохоринны ТР буенча эчке эшләр министры итеп билгели[3].

Гадәттән тыш хәл

2019 елның 20 декабрендә Татарстанның Тукай районы Новотроицк авылы мәктәбе территориясендә, Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге җитәкчелеге инициативасы белән, протест акциясен куып тарату буенча өйрәнүләр үткәрелә. Полиция белән укучылар катнашындагы бәрелешү инсценировкасының видеоязмасы мәгълүмат чараларында тарала. Өйрәнүләр уздыру фактын ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында таныйлар, хезмәт тикшерүе башлана[4][5]. Шуңа бәйле, 24 декабрьдә РФ Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев карары белән хезмәткә тулысынча туры килмәве турындгы кисәтү белән дисциплинар җаваплылыкка тартыла[6][7][8].

2023 елның 28 декабрендә үз теләге белән отставкага бирә һәм чираттагы ялга чыга. 2024 елның 1 гыйнварыннан министр вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп беренче урынбасары Алексей Соколов билгеләнә[9][10]. Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн хәбәр иткәнчә, 2023 елның декабрендә Татарстан Республикасының элеккеге эчке эшләр министры Артём Хохоринны эштән азат итү өчен министрның наркотик матдәләр ташуда гаепләнеп тоткарланган туганын акларга тырышуы сәбәп булган[11][12].

Дәрәҗәләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Өйләнгән, өч улы һәм бер кызы бар.

Искәрмәләр

  1. Заместитель Асгата Сафарова стал министром внутренних дел. "БИЗНЕС Online, 2.09.2008 [рус.]
  2. Выходец из Казани генерал-майор Артем Хохорин возглавил организационно-аналитический департамент МВД РФ. «БИЗНЕС Online», 22.06.2011 [рус.]
  3. Хохорин Артем Валерьевич. Деловой центр РТ — интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру) [рус.]
  4. Дмитрий Дризе. «Подходы из прошлого века остаются определяющими». Дмитрий Дризе — об учениях полиции в Новотроицкой средней школе. Коммерсантъ FM (23 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019.
  5. Кирилл Антонов. Татарского министра наказали за учения с детьми. Глава МВД России Владимир Колокольцев отреагировал на скандал в республике. Коммерсантъ (24 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019.
  6. Главу МВД Татарстана наказали после учений со школьниками. РИА Новости (24 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019.
  7. Артема Хохорина привлекли к дисциплинарной ответственности за учения с участием школьников. Коммерсантъ (24 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019.
  8. Колокольцев наказал Хохорина за «разгон митинга» в школе. Бизнес Online (24 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019.
  9. Ралина Рафикова. Глава МВД Татарстана Артем Хохорин подал рапорт об отставке. Татар-информ (30 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2023.
  10. Артем Кузнецов, Максим Кирилов, Мария Новикевич. Таинственный рапорт Артема Хохорина: что стоит за отставкой главы МВД по Татарстану? Бизнес Online (30 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 декабрь 2023.
  11. Прокуратура требует проверить Артема Хохорина (2024-08-22). 9 октябрь 2025 тикшерелде.
  12. Полина Петрова. Хинштейн: Хохорина уволили после попытки «отмазать» племянника с наркотиками (2024-03-28). 9 октябрь 2025 тикшерелде.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр