Александр Прядко
Александр Прядко, Александр Александр улы Прядко (рус. Александр Александрович Прядко, 1964 елның 28 марты, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Коркино районы, Коркино) ― эчке эшләр хезмәткәре, полиция генерал-майоры (2019 елдан), 2023 елның 6 мартыннан Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе. Россия Эчке эшләр министрлыгының Архангельск өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы (2019-2022), Самар өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары (2018-2019).
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 28 мартында Чиләбе өлкәсенең Коркино районы үзәге Коркино шәһәрендә эшче гаиләдә туган, әтисе – слесарь, әнисе – нормировщица булып эшләгән.[1] Ростов өлкәсендә урта мәктәп һәм төзелеш техникумын тәмамлаган һәм шунда ук армия сафларына алынган, аннан соң укуын РФ Эчке эшләр министрлыгының Ростов югары мәктәбендә дәвам итә. 1994 елдан эчке эшләр органнарында хезмәт итә башлаган – карьерасын Новочеркасск полициясендә башлый, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные вазифасында эшли.[2]
1997 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Ростов югары мәктәбен (1998 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Ростов юридик институты, рус. Ростовский юридический институт МВД РФ, РЮИ МВД РФ) тәмамлаган. Җинаятьләрне тикшерү бүлеге оперуполномоченныеннан алып оператив подразделениеләрдә җитәкче вазифаларга күтәрелгән.[1]
Хезмәт юлы
2011 елның июненнән ― Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсенең полиция башлыгы урынбасары (оператив эш буенча) вазифасында.
2018 елның 2 октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары – полиция башлыгы итеп билгеләнә.[3]
2019 елның 25 декабреннән ― Россия Эчке эшләр министрлыгының Архангельск өлкәсе буенча идарәсе башлыгы вазифасында.[4]
2023 елның 6 мартыннан ― Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе.[5]
Берничә тапкыр Төньяк Кавказ федераль округы территориясенә махсус командировкага барган. Генерал Чечняда үзен яхшы яктан күрсәтә алган.[6]
Махсус дәрәҗәләре
2019 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты указы белән «полиция генерал-майоры» махсус дәрәҗәсе бирелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Җәмәгать тәртибен саклаудагы хезмәте өчен» медале,
- «Хезмәттәге батырлык өчен» медале,
- өч дәрәҗә «Хезмәттә фидакарьлек өчен» медале,
- «Хәрби берлек өчен»,
- 3нче дәрәҗә «Идарә итү эшчәнлегендә казанышлары өчен» медале,
- бүләк итеп бирелгән «Макаров пистолеты»,
- Россия Эчке эшләр министрлыгының «И. Д. Путилин» медале
- һәм башкалар.
Гаиләсе
Өйләнгән, ике баласы бар.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Что известно об Александре Прядко, который вероятно возглавит МВД по Башкирии. Медиакорсеть, 17.01.2023 [рус.]
- ↑ Артем Супонькин. Прядко Александр в полиции: что известно о новом главе МВД Башкирии. ufa1.ru, 9.03.2023 [рус.]
- ↑ Александр Хинштейн: Пост замначальника самарского ГУ МВД займет полицейский из Волгограда. KP.RU, 5.10.2018 [рус.]
- ↑ Прядко Александр Александрович - Начальник УМВД по Архангельской области - Биография [рус.]
- ↑ Силовой прием. Новый башкирский полицейский приехал в Уфу из Архангельска. ВКонтакте, 12.03.2023
- ↑ Анастасия Андреева. Главой МВД Башкирии назначен генерал-майор полиции Александр Прядко. РБК, 09.03.2023 [рус.]
Сылтамалар
- МВД по Башкирии возглавил Александр Прядко. ИА «Башинформ», 10.03.2023 [рус.]
- Александр Прядко возглавил МВД по Башкортостану.(үле сылтама) Глава Республики Башкортостан, 10.03.2022 [рус.]
Моны да карагыз
| Элгәре: Рафаил Диваев (1996-2008) Игор Алешкин (2008-2011) Михаил Закомалдин (2011-2017) Роман Деев (2017-2022) Артур Сәйфуллин (в.б.) |
БР буенча эчке эшләр министры 2023—2026 |
Алмашка килүче: ? |