Ростов өлкәсе

Росто́в өлкәсе́Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты, Көньяк федераль округына керә.

Өлкә үзәге – Тындагы Ростов шәһәре.

Географик мәгълүмат

Ростов өлкәсе Россия Европа өлешенең көньягында урнашкан. Көньяк-көнбатышта Азак диңгезенең Таганрог култыгы сулары белән юыла. Рельеф күбесенчә тигезлекләрдән гыйбарәт. Көнбатышта Донецк тәбәнәк таулар тезмәсенең көнчыгыш битләүләр (биеклек 253 мга кадәр), төньякта Дон тезмәсе, көньяк-көнчыгышта Ерген калкулыгы, көньякта Кума-Маныч иңкүлеге урнашкан. Файдалы казылмалар: тимер мәгъдәне, антрацит, коксланучы күмер, кварцит, акшар, төзелеш материаллары, аш тозы, табигый газ һ.б.

Климат уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы -5°…-9°, июльнең уртача температурасы +22°…+24°С. Уртача еллык явым — 400–650 мм. Вегетация дәвере 165—180 көн. Төп елгалар — Тын һәм аның кушылдыклары (Северский Донец, Сал, Маныч һ.б.).

Каратуфрак, каштан, тозлак туфраклар таралган. Төлек, сайгак, көзән, йомран, кушаяк, бүдәнә, кыр тавыгы яши.

Халык

2002 ел

Эре шәһәрләр


Танылган шәхесләр

Административ бүленеш

Шәһәр округлары

  1. Ростов-на-Дону
  2. Азак
  3. Батайск
  4. Волгодонск
  5. Гуково
  6. Донецк
  7. Зверево
  8. Каменск-Шахтинский
  9. Новочеркасск
  10. Новошахтинск
  11. Таганрог
  12. Шахты

Районнар

Файл:Rostov Oblast Administrative Numbered.png
Ростов өлкәсенең административ-территориаль бүленеше
  1. Азак районы
  2. Аксай районы
  3. Багаевская районы
  4. Белая Калитва районы
  5. Боковская районы
  6. Югары Тын районы
  7. Весёлый районы
  8. Волгодонск районы
  9. Дубовское районы
  10. Егорлыкская районы
  11. Заветное районы
  12. Зерноград районы
  13. Зимовники районы
  14. Кагальницкая районы
  15. Каменск районы
  16. Кашары районы
  17. Константиновск районы
  18. Красный Сулин районы
  19. Куйбышево районы
  20. Мартыновка районы
  21. Матвеев-Курган районы
  22. Миллерово районы
  23. Милютинская районы
  24. Морозовск районы
  25. Мясников районы
  26. Неклиновка районы
  27. Обливская районы
  28. Октябрь районы
  29. Орловский районы
  30. Песчанокопский
  31. Пролетарск районы
  32. Ремонтное районы
  33. Родионово-Несветайская районы
  34. Сальск районы
  35. Семикаракорск районы
  36. Советская район
  37. Тарасовский районы
  38. Тацинская районы
  39. Усть-Донецкий районы
  40. Целина районы
  41. Цимлянск районы
  42. Чертковсо районы
  43. Шолохов районы

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр