Төньяк Осетия
Төньяк Осетия — Алания Җɵмһүрияте (Төньяк Осетия — Алания; рус. Республика Северная Осетия — Алания, осет. Республикæ Цæгат Ирыстон — Алани) — Россия Федерациясе әгъзасы булган җөмһүрият, Россия Федерациясе субъекты. 1924 елның 7 июлендә барлыкка килгән. Башкаласы — Владикавказ шәһәре.
Мәйданы — 8 мең км². Халык саны — 701 мең кеше (2010): осетиннар (60,7 %), руслар (23,2 %), ингушлар (5 %), әрмәннәр (2,4 %), комыклар (1,8 %) һ.б. Шәһәрдә — 64,3 %. Төсле металлургия, машиналар төзү, химия, азык тәмлеткеч, җиңел, агач эшкәртү, пыяла сәнәгате үскән. Терек елгасында ГЭСлар каскады. Җирләр сугарулы. Сөт-ит юнәлешендәге терлекчелек алга киткән.
Мәдәният
- «Алан» — Төньяк Осетиянең Халыклар дуслыгы орденлы «Алан» дәүләт академия бию ансамбле.
Дин
Республикада дин тотучылар арасында осетиннарның үз диннәрен тотучылар, христианлык тарафдарлары, ислам тарафдарлары күпчелекне тәшкил итә. 2012 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, республика халкының 29 % ы үз динен тотуын, 49 % христиан динендә (православие) булуын белдергән. Ислам тарафдарлары халыкның 4 % ын тәшкил итә.[2][3]
Сылтамалар
- Төньяк Осетия — Алания Җɵмһүрᴎяте хөкүмәте рәсми сайты 2008 елның 13 апрель көнендә архивланган.