Терек
Терек (рус. Терек, гөрҗ. თერგი Тэрги, осет. Терк, кабард.-чирк. Тэрч, карач.-балк. Терк суу, чеч. Терк, ком. Терек сув) — Төньяк Кавказдагы елга.
Озынлыгы 623 км. Бассейнының мәйданы 43,2 мең км². Зур Кавказның төньяк битләүләреннән башлана; түбәнрәк, Дарьял тарлавыгында Ян тезмәне кисеп үтә. Таулардан чыкканнан соң тигезлек буйлап агып, Каспий диңгезенә дельта (мәйданы 4000 км²) хасил итеп коя.
Кар, яңгыр, грунт суларыннан туена. Кышын кыска вакытка боз белән каплана. Суы сугаруга сарыфлана. Төп кушылдыклары: сул — Ардон, Урух, Малка (Баксан белән); уңда — Сунжа. Мәздәк шәһәреннән югарырак Теректан Терек-Кума каналы башлана.
Таулы өлешендә Терек һәм аның кушылдыклардан электр энергиясе алу өчен Баксан, Гизелдон ГЭСлары төзелгән. Елга балыкка бай. Терек буенда Мәздәк, Кизләр шәһәрләре урнашкан.
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 8. Северный Кавказ / под ред. Д. Д. Мордухай-Болтовского. — Л.: Гидрометеоиздат, 1964. — 309 с.