Псков өлкәсе
Псков өлкәсе (рус. Псковская область) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә.
Административ үзәге — Псков шәһәре.
Псков өлкәсе төньякта Ленинград өлкәсе белән, көнчыгышта Новгород һәм Тверь өлкәләре белән, көньякта Смоленск өлкәсе һәм Беларус белән, көнбатышта Европа Берлеге дәүләтләре — Эстония һәм Латвия белән чиктәш.
География
Күбесенчә тигезлекләрдән гыйбарәт. Луга (төньяк-көнчыгышта), Судома (көнбатышта), Бежаницы (көньяк-көнчыгышта) калкулыклары бар. Акшар, доломит, мергел, гипс, балчык, торф бар.
Климат уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы -7°С, июльнеке +17°С. Еллык явым 650 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 120—130 көн.
Эре елгалар: Великая һәм аның кушылдыклары: Сорот, Череха, Пскова, Исса һәм башкалар. Эре күлләр: Псков, Чудь; 1,5 меңнән артык вак күл бар. Псков өлкәсе көньяк тайга һәм катнаш урманнар зонасында урнашкан. Туфраклары, нигездә, көлсу һәм сазлы. Урманнар өлкә территориясенең 38% өлешен алып тора. Поши, кабан, ак куян, төлке, урман сусары яши.
Себеж милли паркы бар.
Халык
Административ бүленеш
- Шәһәр округләре
| № | Герб | Шәһәр округы | Халык саны |
|---|---|---|---|
| I | Великие Луки ш. | ↘95 606[7] | |
| II | Псков ш. | ↗207 571[7] |
- Районнар
Псков өлкәсендә туган танылган кешеләр
- Наталья Комарова (1955, Лядский районы) - Ханты-Манси АО-Югра губернаторы (2010-2015).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 Оценка численности постоянного населения по муниципальным образованиям Псковской области на 1 января 2015 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 апрель 2015. Архивировано 10 апрель 2015 года.