Наталья Комарова

РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Комарова.

Наталья Комарова (Наталья Владимир кызы Комарова, рус. Наталья Владимировна Комарова, 1955 елның 21 октябре, Псков өлк., Язво авылы) — Россия дәүләт эшлеклесе, Югра — Хант-Манси автономияле округы губернаторы (2010-2015). Россия Дәүләт думасының III (2001–2003), IV (2003–2007), V (2007–2010) чакырылыш депутаты.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1955 елның 21 октябренда Псков өлкәсе Язво авылында туа. Урта мәктәпне Болгариядә, Коммунарск (Украинада: Алчевск)[2] тау-металлургия институтын «инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлый (1978). 1980 елдан Яңа Уренгойда яши.

Хезмәт юлы

  • 1978 — Коммунарск металлургия заводында хезмәт буенча техник, икътисадчы.
  • 1980–1988 — Яңа Уренгой шәһәр шурасы башкарма комитетында эшли.
  • 1988–1992 — шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары, шәһәр план комиссиясе рәисе.
  • 1992–1994 — Яңа Уренгой шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
  • 1994–1997 — Яңа Уренгой хакимияте башлыгы.
  • 1997–2000 — Яңа Уренгой мэры.
  • 2000–2001 — Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының беренче урынбасары.
  • Төп административ эше белән беррәттән Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты социаль менеджмент кафедрасы доценты булып эшли.
  • 2010–2015 — Хант-Манси автономияле округы губернаторы. 2015 елның 27 февраленнән губернатор вазифаларын башкаручы.[3]

Иҗтимагый эшчәнлеге

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә