Пенза өлкәсе
Пе́нза өлкәсе́ – Рәсәй Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль бүлгесенә керә.
Өлкә үзәге – Пенза шәһәре.
Сембер, Сарытау, Тамбов, Рязань өлкәләре һәм Мордовия белән чикләнә.
Тарих
Өлкә үзәге (Пенза шәһәре) 1663 елда ныгытма буларак нигезләнә.
1718 елда Казан губернасы составында Пенза провинциясе оештырыла.
1780 елның 15 сентябрендә Пенза губернасы барлыкка килә. 1797 елның 5 мартында Пенза губернасы бетерелә, территориясе Сарытау, Тамбов, Түбән Новгород һәм Сембер губерналары арасында бүленә.
1801 елның 9 сентябрьдә Пенза губернасы яңадан оештырыла. 1928 елда ул бетерелә, аның территориясе Урта Идел өлкәсенә кертелә. 1935—1936 елларда — Куйбышев крае составында, 1937—1939 елларда — Тамбов өлкәсе составында.
1939 елның 4 февралендә, ССРБ Югары Советы Президиумы указы буенча, Тамбов өлкәсе Тамбов һәм Пенза өлкәсенә бүленә. Шул ук указ буенча, Пенза өлкәсе составына Куйбышев (7 район) һәм Сарытау өлкәләрнең (7 район) өлешләре кертелә.
1943 елның 19 гыйнварында Пенза өлкәсенең Барановка һәм Николаевка районнары Сембер өлкәсе составына кертеләләр.
География
Чиктәшлек
| Як | Рәсәй субъекты |
|---|---|
| Төньяк | Мордовия республикасы |
| Төньяк-көнбатыш | Рязань өлкәсе |
| Көнчыгыш | Сембер өлкәсе |
| Көньяк | Сарытау өлкәсе |
| Көнбатыш | Тамбов өлкәсе |
Өлкә күбесенчә Идел буе калкулыгында урнаша; кырый көнбатыш өлеше Ока-Дон тигезлегендә урнаша. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 330 км, төньяктан көньякка — 204 км.
Климат
Климат — уртача континенталь; гыйнварның урта температурасы — -11,3...-13,3 °С, июльнең урта температурасы — +18,8...+20,5 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 550 (көньяк)-680 мм (төньяк-көнчыгыш).
Халык
Милли состав
| Народ | 1939 ел[1] | 1959 ел[2] | 1970 ел[3] | 1979 ел[4] | 1989 ел[5] | 2002 ел[6] | 2010 ел[7] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| руслар | 1 484 913 (86,8 %) | 1 311 909 (86,9 %) | 1 323 489 (86,2 %) | 1 306 093 (86,5 %) | 1 296 143 (86,1 %) | 1 254 680 (86,4 %) | 1 165 668 (86,8 %) |
| мордвалар | 132 752 (7,8 %) | 109 442 (7,2 %) | 106 485 (6,9 %) | 95 718 (6,3 %) | 86 370 (5,7 %) | 70 739 (4,9 %) | 54 703 (4,1 %) |
| татарлар | 64 660 (3,8 %) | 62 224 (4,2 %) | 74 835 (4,9 %) | 78 236 (5,2 %) | 81 307 (5,4 %) | 86 805 (6,0 %) | 86 431 (6,4 %) |
| чуашлар | 7 535 (0,4 %) | 6 050 (0,4 %) | 7 433 (0,5 %) | 7 121 (0,5 %) | 7 075 (0,5 %) | 6 738 (0,5 %) | 8 595 (0,7 %) |
Торак пунктлар
Пенза өлкәсенең эре торак пунктлары
Административ-территориаль бүленеш
Районнар
Танылган шәхесләр
Татарлар
Руслар
- Виктор Несмелов (1863, Бәк районы, Вертуновка - 1937, Казан), фәлсәфәче, илаһиятчы, Казан руханилар академиясе профессоры, ректоры.
- Виктор Скумин (1948- ), профессоры, Скумин синдромы.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-06-01, retrieved 2012-05-25