Урта Идел өлкәсе
Урта Идел өлкәсе (рус. Средневолжская область, Средне-Волжская область) — 1928—1929 елларда булган РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.
Административ үзәге — Самар шәһәре.
Тарих
Урта Идел өлкәсе 1928 елның 14 майдагы БҮБК карары нигезендә оештырыла. Аның составына Самар, Оренбург, Сембер, Пенза губерналары һәм Сарытау, Рязань һәм Түбән Новгород губерналары өлешләре кертеләләр.
1929 елның 20 октябрендә ул Урта Идел краена үзгәртеп корыла.