Исса

И́ссаПенза өлкәсе һәм Мордовия Республикасы территориясендәге елга, Мокша елгасының уң кушылдыгы.

Елга озынлыгы — 149 км (шулардан 98 км — Мордовия җиреннән), бассейн мәйданы — 2350 км² (Мордовиядә — 1790 км²). Киңлеге түбән агымында — 50 м кадәр, уртача тирәнлеге — 1—1,5 м. Исса Пенза өлкәсенең Лунин районы, Березниковский поселогы тирәсендә башлана.

Исса буендагы иң зур торак пунктлар — Инсар шәһәре һәм Исса штб.

Иссаның 3 кече кушылдыгы (Сеитьма, Инсарка, Потиж) һәм 30 бик кече кушылдыгы бар.

Кушылдыклары (тамакка кадәр)

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 10. Верхне-Волжский район / под ред. В. П. Шабан. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 528 с.

Тема буенча өстәмә