Табигый газ чыганаклар бар. Көнчыгыш өлешендә нефть, тауларда бакыр һәм кургашын, тутыя, полиметалл чыганаклар, ташкүмер, барит, утка чыдамлы балчык, доломит, мәрмәр, шифалы пычрак, төрле минераль һәм термаль чыганаклар бар.
Тигезлекнең климаты — континенталь дала климаты. Гыйнварның уртача температурасы -3,4°…-4,9°, июльнеке +22°…+25°. Еллык явым 300–600 мм, вегетация дәвере 207—220 көн.
Туфраклары нигездә кара туфрак һәм кәстәнә. Урманнар күбесенчә таулы урыннарда. Киң яфраклы, югарырак ылыслы урманнар, аннан югары субальп болыннары бар.
Кыргый хайваннардан, далада кимерүчеләр, керпе, төлке, бүре, ләтчә, сайгак, Кума елгасы буендагы камышлыкларда кыргый мәче, кабан, Маныч үзәнендәге күл һәм сазлыкларда су кошлары, тауларда болан, коралай, көрән аю, селәүсен, алтай тиене яши. Кошлар күп. Тау кәҗәсе, тур очрый.
Ставрополь крае — эре авыл хуҗалыгы районы. Бодай, көнбагыш, шикәр чөгендеге һ. б. игелә. Мәйвачылык, йөземчелек үсеш алган. Нәзек йонлы сарыкчылык, ит-сөт терлекчелеге бар. Зур Ставрополь, Невинномысск һ.б. каналлар, сугару системалары бар.
Затеречный — Грозный нефтьүткәрегече, Ставрополь — Украина — Мәскәү — Санкт-Петербург газүткәргечләре бар. Тимер юллар озынлыгы 944 км. Каты өслекле автомобиль юллары озынлыгы 17 059 км.[11] Минеральные Воды һәм Ставрополь халыкара аэропортлары бар.