Бүре

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бүре
Төшләү көче коэффициенты 136
Файл:Die Sinne des Wolfs.webm
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы critically endangered[d][1]
Таксономик ранг төр[2][3][…]
Йөклелек чоры 62 ± 1[4]
Халыкара фәнни исем
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][5]
Бүләкләр
Ареал таксона Канада, Россия, Финляндия, Казакъстан, Монголия, Иран, Төркия, Әфганстан, Пакьстан, Гренландия[d], Америка Кушма Штатлары, Испания, Греция, Эстония, Белоруссия, Латвия, Йәмән, Согуд Гарәбстаны, Италия, Франция, Алмания, Польша, Бельгия и Нидерланд
SEO_description Волк — места обитания, экологическая ниша, повадки, классификация, изучение и значение — РУВИКИ: Интернет-энциклопедия
Сурәт
SEO_title Волк: ареал, рацион, размеры и вес, поведение — РУВИКИ
Туклану чыганагы Кыр куяны[d], Үр куяны, поши, бизон[d], үләксә[d], төньяк боланы[d], боланнар, Сарыкбозау[d], кабан дуңгызы, Ovis orientalis[d], Q912026?, ibex[d], Лемминг[d], Кыр тычканнары[d], Кондызлар[d], Сарык, сыер, эт, мәче, җиләк[d], алма, армут[d], йөзем[d], үлән[d], Сөләйман балыклары[d], Кара койрыклы болан[d], Аурупа кыр кәҗәсе[d], зәвыклы болан[d], Руч, Нутрия[d], Янутсыман эт[d], кошлар, балыклар, Аурупа муфлон[d], Вапити[d] и Ризык калдыклары[d]
Йөрәк тибеше ешлыгы 90 и 200
Оя зурлыгы 6
Макималь гомер озынлыгы 20,6[6]
Кыскача исем C. lupus
Югарырак таксон Бүреләр[d][2][3]
CITES Appendix Appendix I of CITES[d] и Appendix II of CITES[d]
Таксонның халык атамасы grey wolf[7][8][…], gray wolf[7][8][…], common wolf[7][8], loup[9][2][…], vlk obecný[1], Loup gris[7], Loup vulgaire[7], Lobo[7], timber wolf[7][8][…], wolf[7][8][…], Wolfe[8][9], varg, gråvarg, ulv, Loup commun, wolf[9], susi[10], Lobo, Lobo gris[2], wilk[11], wilk szary[11], и ulv
Файл:Grey wolf distribution with subdivisions.PNG
Тәүлек циклы катемерально[d][12]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Логотип РУВИКИ.Медиа Бүре РУВИКИ.Медиада

Бүре́ (Canis lupus) — этсыманнар гаиләлегеннән имезүче хайван. Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада очрый. ТР территориясендә зур урманнарда яши.

Гәүдә озынлыгы 160 см га кадәр, ата бүреләр ана бүреләргә караганда зуррак. Башы һәм муены куәтле, сузынкы танаулы, казналыгы нык үскән, казык тешләре озын. Койрыгы йөнтәс, озынлыгы 50 см га кадәр һәм, этнекеннән аермалы буларак, һәрвакыт туры. Мехы кабарынкы һәм куе, җәйге вакытта - кыска, тупас һәм каты. Соргылт, соргылт-җирән яки кара кыллар катыш саргылт төстә. Бүре - актив ерткыч, яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам. Су эчә торган урын тирәсендәге, аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Оясын табигый ышык урыннарда, уентыларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда ясый. Оясында даими рәвештә бары тик язын һәм җәен, балаларын тудыру һәм тәрбияләү чорында гына яши. Күбесенчә кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар белән туена. Авыру һәм үлгән хайваннарны ашап, табигатьтә санитар ролен үти. Табигый биоценозларда тояклыларның санын көйләп тора. Ач бүре кайвакыт кешеләргә дә һөҗүм итә. Бүре күбесенчә төнлә ауга чыга. Терлекчелек һәм сунарчылык хуҗалыкларына зыян китерергә мөмкин. Бүреләр - моногамик хайваннар. Гомер буе парлашып яшиләр, ләкин кышын кечкенә көтүләр булын оешалар, гадәттә, төркемгә узган елның яшь бүреләре килеп кушыла. Аталану вакыты - кыш. Гадәттә 4-6 баласы була.


Гадәти шартларда 15 елга кадәр яши. Аларның санын исәпкә алу бик мөһим. Татарстанда бүре аз санда һәм шуңа күрә бу ерткычның һәр җирдәге зыяны турында сөйләргә туры килми. Бу төр этләрнең йорт токымнарына башлангыч биргән һәм шуңа күрә алар белән җиңел кушыла. Кайбер районнарда эт-бүре гибридлары очрый.[13]

Ау ел дәвамында рөхсәт ителә. Котыру авыруы вирусын йөртергә дә мөмкин. Бүре йорт этенең (Canis familiaris) ыруг башлангычы булып тора.

Искәрмәләр

  1. Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
  3. 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  4. Kindler Verlag, 1988. — Vol. 4. — S. 60.
  5. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  6. Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 7,7 Кызыл китап — 1964.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 29. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  9. 9,0 9,1 9,2 Бельгийский список видов
  10. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  11. 11,0 11,1 https://encyklopedia.pwn.pl/haslo/wilk;3996310.html
  12. Anderson S. R., Wiens J. J. Out of the dark: 350 million years of conservatism and evolution in diel activity patterns in vertebrates (ингл.) // Evolution / M. NoorWiley, 2017. — Vol. 71, Iss. 8. — P. 1944—1959. — 16 p. — ISSN 0014-3820; 1558-5646doi:10.1111/EVO.13284PMID:28636789
  13. Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит192, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-01-11 

Чыганаклар