Кабан дуңгызы
Кабан дуңгызы | |
---|---|
Ареал таксона | Бразилия |
Файл:0 A.D. animal boar smooth.stl | |
Таксономик ранг | төр[1][2][…] |
Йөклелек чоры | 121 ± 10[3] |
...өчен инвазион төр | Австралия кыйтгасы[4][5] и Аустралия[6] |
SEO_description | Кабан — места обитания, экологическая ниша, повадки, классификация, изучение и значение — РУВИКИ: Интернет-энциклопедия |
Халыкара фәнни исем |
|
ХТСБ саклану статусы | югалу куркынычы иң аз булган[d][7] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Файл:Wild Boar Habbitat 3.jpg | |
Файл:Boar.Grwls(1).ogg | |
Ссылка на авторов таксона | Linnaeus, 1758[8] |
SEO_title | Кабан: ареал, рацион, размеры и вес, поведение — РУВИКИ |
Таксонның халык атамасы | Wild boar[9], Sanglier[10], Jabalí[10], Sanglier d'Eurasie[10], Eurasian Wild Pig[10], Ryukyu Islands Wild Pig[10], Wild Boar[10][11], European Wild Pig[11], Wildschwein[11][12], Eurasisches Wildschwein[11], Europäisches Wildschwein[11], Sanglier d'Europe, everzwijn, wild zwijn[12], sanglier[12], wild boar, eurasian wild boar[12], villisika[13], イノシシ, 멧돼지, 野猪, villsvin и xabaril[14] |
Нәрсәнең чыганагы | Q11571934?, Q68186345? и Q111045710? |
Кыскача исем | S. scrofa |
Макималь гомер озынлыгы | 27[15] |
Югарырак таксон | кабаны[d][1][2] |
Тәүлек циклы | дневной образ жизни животных[d][16] |
Геном төзелеше URL-ы | ensembl.org/Sus_scrofa |
Кабан дуңгызы РУВИКИ.Медиада |
Кабан дуңгызы (лат. Sus scrofa), дуңгызлар семьялыгыннан күшәми торган партояклы имезүче хайван. Евразия һәм Төньяк Африкада таралган, Америкада климатлаштырылган. Йорт дуңгызының нәсел башы.
Эре хайван: ана затларның озынлыгы 1,7 м, ата затларның 2 м тирәсе, биеклеге җилкә калкымында 1 м га кадәр; ана затларның авырлыгы 150 кг га, аталарның 250–300 кг га җитә. Башы зур, чөйсыман озынча, күзләре кечкенә, батынкы. Кискеч тешләре алга, өске һәм аскы казналыкның казык тешләре өскә һәм ян-якка юнәлгән. Кабан дуңгызының тешләре гомер буе үсә, зур ата затларда (ата кабаннарда) 8–10 см озынлыкка җитә. Олы хайваннар куе сорыдан көрән яки кара төскә кадәр.
4 айга кадәр балаларының ян-ягында аксыл саргылт төстәге буй сызыклар була. 3–10 арлап (кайвакыт берничә дистә), көтү булып яшиләр. Көтүдәге аерым затлар һәм аерым көтүләр арасында билгеле бер иерархия мөнәсәбәтләре урнашкан. Җенси активлык чоры ноябрь–гыйнварда. Буазлык чоры якынча 115 көн. Гадәттә, 4–5 (кайвакыт 12 гә кадәр) бала китерә. Балалары тиз үсә, җәй ахырына аларның авырлыгы 20 кг һәм күбрәк тә була, кышка кадәр аналары белән яшиләр. Җенси яктан ана затлар 8–10 айлык вакытта, ата затлар яшәешенең 2 нче елында җитлегә. 10–12 (сирәк кенә 20) ел яши.
Төрле азык белән туклана. Туклануында үсемлекләр өстенлек итә: үсемлек тамырлары һәм бүлбеләре, үлән, имән чикләвеге, чикләвекләр, агач һәм куак җимешләре. Хайван азыгын яңгыр суалчаннары, туфрак бөҗәкләре һәм аларның личинкалары, төче су һәм җир өсте моллюсклары, тычкансыман кәлтә, еланнар, кайвакыт үләксәләр тәшкил итә. Кышын кипкән үлән, агач кайрысы һәм ботаклары, агач гөмбәләре, кырда калган иген уңышы белән туклана.
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- Kindler Verlag, 1988. — Vol. 5. — S. 46.
- ↑ http://www.environment.gov.au/biodiversity/invasive-species/feral-animals-australia/feral-pigs
- ↑ https://www.dpi.nsw.gov.au/biosecurity/vertebrate-pests/pest-animals-in-nsw/feral-pigs/feral-pig-biology
- ↑ Seebens H. SInAS database of alien species occurrences — 2021. — doi:10.5281/ZENODO.5562892
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ https://biodiversity.org.au/afd/taxa/Sus_scrofa
- ↑ Wildscreen ARKive (ингл.) — 2003.
- ↑ 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 11,0 11,1 11,2 11,3 11,4 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 226. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
- ↑ 12,0 12,1 12,2 12,3 Бельгийский список видов
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.
- ↑ Anderson S. R., Wiens J. J. Out of the dark: 350 million years of conservatism and evolution in diel activity patterns in vertebrates (ингл.) // Evolution / M. Noor — Wiley, 2017. — Vol. 71, Iss. 8. — P. 1944—1959. — 16 p. — ISSN 0014-3820; 1558-5646 — doi:10.1111/EVO.13284 — PMID:28636789