Үр куяны
Үр куяны (лат. Lepus europaeus) — куяннар ыругы куянсыманнар отрядына керүче хайван.
Yp куяны ак куяннан эрерәк һәм аннан колаклары озынрак һәм койрыгының өске ягы кара төстә булуы белән аерыла. Төсе сезонга карап үзгәрә, ләкин бик кискен үзгәрми. Җәен ул көрәнсу-җирән төстә, ә кышын арка ягы ачыграк була.
Yp куяны азыкны ачык урыннарда эзли, аны көндез дә очратып була. Һәр ике төре елына 2—3 тапкыр үрчем бирә. Куян балалары җитлегеп туа: күзләре ачык, тәне йон белән капланган була. Ана куян үз балаларын гына түгел, читләрне дә имезә. Сөте бик куе (майлылыгы 15 % ка җитә) һәм куян баласына, ныгып китү өчен, берничә тапкыр имү җитә, аннан ул үзе үлән белән туклана башлый.
Куяннар ау объекты булып тора, ите ашарга яраклы, ә тиресеннән төрле мех әйберләр тегәләр.
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит190.
- ↑ 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1998.
- ↑ 1 2 3 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ 1 2 Portál informačního systému ochrany přírody (чеш.) — Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
- ↑ 1 2 3 4 5 Кызыл китап — 1964.
- ↑ 1 2 3 4 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 105. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
- ↑ 1 2 3 4 Бельгийский список видов
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ Wildscreen ARKive (ингл.) — 2003.
- ↑ Grzimeks Enzyklopädie (нем.) — 1 — München: Kindler Verlag, 1988. — Vol. 4. — S. 306.
- ↑ Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.