Ак куян

Ак куян (лат. Lepus timidus) — куяннар ыругы куянсыманнар отрядына керүче хайван.

Ак куян — чагыштырмача эре хайван. Аның киң табаннары куе йон белән каймалап алынган, бу аңа кар өстендә батмыйча чабарга ярдәм итә. Төсе сезонга карап үзгәрә: җәен — мехы коңгырт-көрән, корсак асты ак; кышын ап-ак төскә керә, колак очлары гына кара кала. Күбрәк вакытын урман буйларында, сирәк агачлыкларда, куаклыклар һәм яшь агач араларында уздыра. Азыкны, нигездә төнлә эзли, көндезен куак астына качып яки әрәмәлекләрдә посып ята.

Үр куяныннан кечерәк. Һәр ике төре елына 2—3 тапкыр үрчем бирә. Куян балалары җитлегеп туа: күзләре ачык, тәне йон белән капланган була. Ана куян үз балаларын гына түгел, читләрне дә имезә. Сөте бик куе (майлылыгы 15 % ка җитә) һәм куян баласына, ныгып китү өчен, берничә тапкыр имү җитә, аннан ул үзе үлән белән туклана башлый.

Куяннар ау объекты булып тора, ите ашарга яраклы, ә тиресеннән төрле мех әйберләр тегәләр.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит 190.
  1. 1 2 3 4 Кызыл китап — 1964.
  2. 1 2 3 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 105. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  3. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  4. Wildscreen ARKive (ингл.) — 2003.
  5. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  6. Grzimeks Enzyklopädie (нем.) — 1 — München: Kindler Verlag, 1988. — Vol. 4. — S. 306.
  7. 1 2 3 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  8. 1 2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
  9. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.

Төркемнәр