Селәүсен
Селәүсен | |
---|---|
Ареал таксона | Корея Халык Демократик Республикасы, Көньяк Корея, Россия, Кытай, Монголия, Непал, Бутан, Төркия, Азәрбайҗан, Әфганстан, Пакьстан, Франция, Алмания, Польша, Финляндия, Швеция, Норвегия и Эстония |
Тәүге атамасы | Q50273844? |
Йөклелек чоры | 70 ± 3[1] |
Халыкара фәнни исем |
|
Таксон синонимы | Q50273844? |
ХТСБ саклану статусы | югалу куркынычы иң аз булган[d][4] |
Бүләкләр | |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы | endangered[d][5] |
Таксономик ранг | төр[2][3][…] |
Таксонның халык атамасы | Eurasian lynx[6][7][…], Lince[7], Lince Boreal[7], Lynx[7], Lynx Boréal[7], Eurasischer Luchsbers[8], ryś euroazjatycki, rys ostrovid[5], ilves[9], Râs eurasiatic[10], 猞猁, Râs euroasiatic, gaupe и llobu cerval[11] |
Макималь гомер озынлыгы | 23,7[12] |
Кыскача исем | L. lynx |
Югарырак таксон | рыси[d][2][3] |
Яшәү тирәлеге | урман и кустарниковая степь[d] |
SEO_description | Обыкновенная рысь — места обитания, экологическая ниша, классификация и значение — РУВИКИ: Интернет-энциклопедия |
Туклану чыганагы | Кыр куяны[d] |
Оя зурлыгы | 2 |
CITES Appendix | Appendix II of CITES[d][13] |
SEO_title | Обыкновенная рысь: ареал, рацион, размеры и вес — РУВИКИ |
Селәүсен РУВИКИ.Медиада |
Селәүсен яки Гади селәүсен, Ауразия селәүсене (латинча Lynx lynx) — имезүчеләр сыйныфына, мәчелеләр гаиләсенә караган селәүсеннәр ыругыннан ерткыч җәнлек.
Тасвир
Селәүсен тәне озынлыгы 80-130 см, биеклеге 70 см тәшкил итә, гадәттә селәүсен зурлыгы зур этнекенә тиң.
Ата селәүсен авырлыгы 18-25 кг, ана селәүсен 18 кг тәшкил итә. Гәүдәсе кыска, тыгыз.
Колакларында озын чуклар бар. Койрыгы кыска, "киселгән" очлы (20-40 см).
Башы зур түгел, түгәрәк йөзле, баш ягындагы йон "чигә сакалын" булдыра.
Ел саен ике тапкыр йон коя. Селәүсен йрны бик куе, озын, ефәксыман. Корсагында иң озын ак төстәге йон.
Аяклары зур, кышын бик йонлы, шуңа күрә селәүсен кар өстендә яхшы йөри ала.
Мәчелеләр арасында селәүсен - иң йонлы җәнлек.
Селәүсен эзләренда тырнаклары күренми, эзләре мәчелеләрнекенә хас.
Таралу
Селәүсен иң төньякта яшәгән Поляр түгәрәктән ераграк очрый.
Кайчакта селәүсен Аурупада киң таралган булган, ләкин 20 гасыр уртасында Үзәк һәм Көнбатыш Аурупада бетерелгән булган.
Россиянең кара урманнарында селәүсен Камчаткага һәм Сахалинга кадәр яши, шулай ук Карпатларда, Кавказда, Үзәк Азиядә очрый, һәр җирдә азсанлы.
Тормыш
Селәүсен кара наратлы урманнарда яшәргә ярата, ләкин кайчакта урман-далада, урман-туңдырада да килә.
Күп ашамлык булганда бер урында тора, югыйсә күчеп яши. Бер тәүлектә 30 км йөри ала.
Гадәттә селәүсен кыр кәҗәсе, кабарга, төньяк болан тотып ашый. Сирәк кенә йорт мәчеләре, этләре, төлкеләргә һөҗүм итә.
Селәүсен карангы вакытта аулый, яшеренеп урыннан һөҗүм итә, гадәттә агачтан ауламый.
Ау вакытында сикерү озынлыгы - 4 м, 60-80 м арада һөҗүм итә, аннары арый.
Селәүсен - уңышлы аучы, гадәттә аның артында коны йөри һәм тотканны тартып ала. Еш кына селәүсен үзе дә төлке тотканын тартып ала.
Селәүсен сак хайван булганга карамастан, кешеләрне курыкмый диярлек. Гадәттә кешеләргә һөҗүм итми, ләкин яралый ала, яраланган кешегә зур җәрәхәтләр ясый ала.
Мәсәлән, 35 кг-лы леопард җиңел итеп кешене үтерә ала, үсеп җиткән селәүсен яхшы күнегелгән ике тапкыр авыррак овчарканы үтерә ала, ләкин кешегә һөҗүм итми. Әлеге кызык факт тикшерелә.
Селәүсеннәр яхшы кулга өйрәтелә, кулда "мер-мер" итеп сөйләшә, сәламләшкәндә маңгае белән сөзешә - иң зур ышанычлык күрсәтү билгесе.
Йөклелек 63-70 көн сузыла, ана селәүсен 2-3 (4-5) чукрак һәм сукыр бала таба, күзләре 12 көндә ачыла.
Тормыш озынлыгы - 15-20 ел.
Сылтамалар
- Позвоночные животные России: Рысь обыкновенная 2012 елның 4 май көнендә архивланган..
- Endoparasites of the Eurasian lynx (Lynx lynx) in Finland
- Free-ranging Eurasian lynx (Lynx lynx) as host of Toxoplasma gondii in Finland
- Molecular identification of Taenia spp. in the Eurasian lynx (Lynx lynx) from Finland (a putative new species of Taenia found in Eurasian lynx)
- Рысь в Красной книге Украины
- Kindler Verlag, 1988. — Vol. 3. — S. 632.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
- ↑ Wildscreen ARKive (ингл.) — 2003.
- ↑ 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 Кызыл китап — 1964.
- ↑ Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 109. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ Popescu, Viorel; Rozylowicz, Laurențiu; Pop, Mihai; Artelle, Kyle Încorporarea surselor de incertitudine în managementul și protecția carnivorelor mari în Romania — Бүкрәш: 2016.
- ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
- ↑ Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.
- ↑ Species+ (ингл.)