Новосибирск өлкәсе

Новосибирск өлкәсе (рус. Новосибирская область) — Россия Федерациясенең субъекты.

Өлкә үзәге – Новосибирск шәһәре.

Җәгърафия

Чиктәшлек

Як Россия субъекты яки дәүләт
Төньяк Тум өлкәсе
Көнбатыш Омск өлкәсе
Көньяк-көнбатыш Казакъстан
Көньяк Алтай крае
Көнчыгыш Кемерово өлкәсе

Новосибирск өлкәсе Көнбатыш Себер тигезлегенең көньяк-көнбатышында өлешендә, башлыча Об һәм Иртеш елгалар арасында урнаша, Васүган тигезлегенең көньякны һәм Бараба түбәнлекне бләп тора.

Гидрография

Төп елгалар — Об, Омь һәм Тара. Өлкәнең үзәгендә һәм көньяк-көнбатышында эре күлләр урнашалар: Чаны, Сартлан, Убинское, Урүм. Сазлыклар өлкә мәйданының 28% өлешен биләп торалар.

Климат

Кискен континенталь климаты; июльнең урта температурасы — +18…+20 °С, гыйнварның урта температурасы — -16…-20 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 450-500 мм.

Сәгать поясы

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Навасебeр өлкәсе халыкара стандарт буенча Omsk Time Zone (OMST) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +7:00 гә тигез.

Тарих

Асаба халыклар — бараба татарлары һәм чатлар. yрыcлар XVII гасыр ахырында төпләнергә башлыйлар.

XVIII гасыр башында Бердск острогы нигезләнә, 1722 елда Себер саклану сызыгы (Усть-Тартас, Каинск, Убинское ныгытмалары) корыла.

1921 елга кадәр Новосибирск өлкәсе территориясе Тум губернасы, 19211925 елларда — Новониколаевск губернасы, 19251930 елларда — Себер крае, 19301937 елларда — Көнбатыш Себер крае кергән. 1937 елда ССРБ ҮБК карары белән Көнбатыш Себер крае Алтай краена һәм Новосибирск өлкәсенә бүленә.

1943 елда өлкә cаcтафыннан Кемерово өлкәсе, ә 1944 елдаТум өлкәсе чыгарыла.

Халык

Торак пунктлар

Новосибирск өлкәсенең эре торак пунктлары

Милли cаcтаф

Халык 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 2 056 945 89,5% 2 286 554 91,3% 2 407 183 91,9% 2 556 934 92,0% 2 504 147 93,0% 2 365 845 88,7%
алманнар 78 769 3,4% 67 931 2,7% 64 895 2,5% 61 479 2,2% 47 275 1,8% 30 924 1,2%
татарлар 24 925 1,1% 28 823 1,2% 28 547 1,1% 29 428 1,1% 27 874 1,0% 24 158 0,9%
украиннар 62 261 2,7% 47 583 1,9% 46 997 1,8% 51 027 1,8% 33 793 1,3% 22 098 0,8%
башкалар 124 990 3,3% 143 694 2,9% 137 338 2,7% 52 485 2,9% 48 421 2,9% 222 828 8,4%
барлык 2 298 481 100,0% 2 505 249 100,0% 2 620 130 100,0% 2 778 724 100,0% 2 692 251 100,0% 2 665 853 100,0%

Новосибирск өлкәсе татарлары

Шулай ук карагыз: Бараба татарлары

Татарлар күпләп Чан (халкының 11,1% өлеше, 2002), Куйбышев (7,1%), Кыштау (6,9%), Бараба (4,7%), һәм Уба (4,5%) районнарында торалар.

Икътисад

undefined

Сәнәгать

җɵᴍһүриятның сәнәгате күбесенчә Новосибирск агломерациясендә урнаша (монда өлкә сәнәгый продукциясенең якынча 82% өлеше җитештерелгән).[7]

Өлкә икътсадында бөртек җитештерүгә һәм ит-сөт терлекчегенә махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы зур ролен уйный.

Транспорт

Авиация транспорты: «Толмачөво» халыкара аэропорты

Тимер юл транспорты: Транссебер магистрале; тимер юлларның гомуми озынлыгы — 1530 км (Көнбатыш Себер тимер юлы белән хезмәтләндерелә).

aфтамабᴎᴫ транспорты: Өлкә территориясе аша М51 (ЧиләбеКурганПетропавелОмскНовосибирск), М53 (НовосибирскБийскМонголия белән чиге), М53 (Новосибирск — (Тум —) КемеровоКрасноярскӨpкет), Р380 (НовосибирскКамень-на-ОбиБарнавыл), Р384 (НовосибирскЛенинск-КузнецкийКемерово), автоюллар баралар.

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр