Иртеш
Иртеш | |
---|---|
рус. Иртыш, кит. 额尔齐斯河, каз. Ертіс | |
Тавсирлама | |
Озынлык | 4248 км |
Бассейн | 1 643 000 км² |
Водоток | |
Тамак | слияние рек: Ялгызагат-Хэ и [[|Ул-Тургэн-Хэ]] |
• Географик координаталар | 47°24′52″ с. ш. 90°12′55″ в. д.GЯO |
Тамак | Об |
• Урнашкан | Ханты-Мансийск |
• Тамакның урнашкан урыны | 17,8 м |
• Географик координаталар | 61°04′50″ с. ш. 68°49′50″ в. д.GЯO |
Код в ГВР | 14010100112115300000027[1] |
Номер в ГКГН | 0143992 |
|
|
— исток, — устье | |
Медиафайлы на РУВИКИ.Медиа |
Иртеш (рус. Иртыш, каз. Ертіс, кыт. 额尔齐斯河 — É'ěrqísī hé, себ.тат. Эяртеш) — Кытай, Казакъстан һәм Россия территориясеннән ага торган елга, Об елгасының сул кушылдыгы.
Озынлыгы 4248 км, бассейнының мәйданы 1643 мең км².
Монголия Алтае тауларыннан (Кытай) башлап, Зәйсән күленә койганга кадәр Кара Иртеш дип атала. Иртеш югары агымында тигезләрдән һәм таулар арасыннан ага. Үскәмән (Уст-Каменогорск) ГЭС вә Бухтарма ГЭС төзелеше сәбәпле елга Үскәмән шәһәренә кадәр Иртеш эре сусаклагычына әйләндерелгән; Бухтарма сусаклагычы составына Зәйсән күле керә. Үскәмәннән түбәнрәк Иртеш үзәне киңәя. Шул өлештә Иртешкә һәм аның сусаклагычларына Калжир, Курчум, Нарим, Бухтарма, Өлбе, Уба елгалары (уңнан), Кызылсу, Чар елгалары (сулдан) коялар. Ом, сулдан Ишем, Тубыл кушылалар.
Иртеш кар, боз һәм яңгыр сулардан туена. Уртача су чыгымы Тубылда 2150 м³/сек. Югары агымында ноябрь азагында, кою җирендә ноябрь башында боз белән каплана, апрельдә боз китә. Иртешдан Караганда шәһәргә кадәр озынлыгы 451 км канал төзелгән. Иртештә балык күп. Кою урыныннан 3784 км аралыгында көймәләр йөрешле. Иртеш буенда Үскәмән, Симәй, Павлодар, Омск, Тубыл, Ханты-Мансийск шәһәрләре урнашкан.
Галерея
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 15. Алтай и Западная Сибирь. Вып. 3. Нижний Иртыш и Нижняя Обь / под ред. Г. Д. Эйрих. — Л.: Гидрометеоиздат, 1964. — 432 с.