Павлодар өлкәсе
|
|||
Ил | |||
---|---|---|---|
52°18′ с. ш. 76°57′ в. д.GЯO | |||
Статус | области Казахстана[d] | ||
Административ үзәк | Павлодар | ||
Нигезләү датасы | 15 гыйнвар 1938 | ||
Башлык | Бакауов, Булат Жумабекович[d] и Скаков, Абылкаир Бактыбаевич[d][1] | ||
Халык саны | |||
Мәйдан |
|
||
ISO 3166-2 коды | KZ-55 | ||
pavlodar.gov.kz | |||
Павлодар өлкәсе (каз. Павлодар облысы, Pavlodar oblysy) ― Казакъстандагы административ берәмлек (өлкә). Административ үзәге ― Павлодар шәһәре.
Төньякта – Россия Федерациясенең Омск, төньяк-көнчыгышта – Новосибирск өлкәләре, көнчыгышта – Алтай крае белән, көньякта – Казакъстан Республикасының Абай һәм Караганды, көнбатышта – Акмола һәм Төньяк Казакъстан өлкәләре белән чиктәш[3][4].
Физик-географик тасвирлама
Урыны
Өлкә Казакъстанның төньяк-көнчыгышында, Көнбатыш Себер тигезлегенең көньягында, Иртеш елгасының урта агымында урнашкан, һәм хәзерге вакытта 127,5 мең кв. км. мәйданны били.
Климат
Төньяк Казакъстанның башка өлкәләре кебек, Павлодар өлкәсе территориясе кискен континенталь климатлы уртача поясның Көнбатыш Себер климат өлкәсенә карый. Салкын озын кыш (5,5 ай), эссе һәм кыска җәй (3 ай) белән аерылып тора[3].
Рельеф һәм гидрография
Өлкәнең зур өлеше Җир шарының иң зур тигезлеге булган Көнбатыш Себер тигезлегенең көньягында урнашкан. Төбәкнең көньяк-көнбатыш өлешенең рельефы бик кызыклы. Үсемлекләргә ярлы, сары-коңгырт төстәге ярымчүл-дала һәм вак таулык арасында таулы-урманлы оазисны күрергә мөмкин[5].
Өлкә территориясе буенча 140тан артык елга ага. Бердәнбер эре елга – Иртеш көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба якынча 500 км арада ага, аның берничә ермак-тугай күле һәм утраулары бар. Вак таулыкта Тундык, Ащису, Шидерты, Оленты һ. б. елгалар башлана, алар Иртешкә барып җитмичә, агышы булмаган күлләрдә югала. Иртыштан Иртыш-Караганды каналы төзелгән, анда берничә буа һәм сусаклагыч төзелгән. Өлкәдә күлләр күп, алар, нигездә, тозлы күлләр: Селететеңиз, Кызылкак, Жалаулы, Шурексор, Карасор, Жамантуз, Калкаман һ. б. — сул ярда; Маралды, Моилде, Зур Аҗбулат һ. б. — уң ярда.
Павлодар өлкәсендә 1200 кечкенә күл бар. Аларның йөзгә якыны төче сулы, калганнары – тозлы. Өлкә территориясендә тәүлегенә 3,8 миллион куб метр эксплуатация запаслары булган унбер җир асты сулары ятмасы бар. Алар барысы да эчәргә һәм җирне сугарырга яраклы[6].
Файдалы казылмалар
Павлодар өлкәсендә Казакъстанның барлык күмер запасларының өчтән бер өлеше тупланган. Иң зур чыганаклар — 10,5 миллиард һәм 2,2 миллиард тонна энергия чималы саклаучы барит бар. Бу металллар, нигездә, Майкаин чыганагында чыгарыла (елына 300 мең тонна руда, аның 300 килограммы алтын, биш тоннасы көмеш һәм 500 тоннасы цинк (2004 елга).
Флора һәм фауна
Өлкәдә төп усак, арча, Алтай боярышнигы, гади балан, Себер көзәне, сасы көзән очрый. Кошлардан тургай, үрдәкләр, куликлар һ. б. оя корган. Күлләрдә һәм Иртышта балыкның күп төрләре таралган. Казакъстанда тау тәкәсенең бер төре – архар Казакъстанның Кызыл китабына кертелгән.
Экология
Павлодар өлкәсе югары техноген пычратуга дучар була, чөнки тау сәнәгате, нефть эшкәртү, химия сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, энергетика икътисадта төп тармаклар булып тора. Һаваны пычратуның төп өлеше Экибастуз (46%), Аксу (26,5 %) һәм Павлодар (25,5%) шәһәрләрендә урнашкан сәнәгать предприятиеләренә туры килә[8].
Тарих
Урта гасырларда хәзерге Павлодар өлкәсе Кимәк каһанлыгы, Кыпчак дәүләте, Алтын Урда һәм Казакъ ханлыгы составына керә. Хәзерге Павлодар территориясендә казакъ ханнары һәм солтаннары ставкалары торган.
1720 елда Иртыш ярында Коряковский почта-хәрби форпосты төзелгән. 1838 елда форпост шул ук исемдәге станицага үзгәртелә, 1861 елда шәһәр статусы ала.
Павлодар өлкәсе территориясендә XIX гасырда Урта Җүз кабиләләре: аргыннар (Басентиын, Суйиндик, Канҗыгалы, Бегендык нәселләре), найманнар (бура, теристанбалы), керейләр, кыпшаклар (Колан), болтын-кыпшаклар, уаклар яшәгән[9].
1897 елгы җанисәп буенча Павлодар өязенең хәзерге Павлодар өлкәсенә туры килүче территориясендә 142 562 кыргыз-кайсак (хәзерге терминологиядә казакълар), 749 татар яшәгән. Европа халыкларыннан руслар – 13 844, украиннар – 121 кеше булган[10].
Өлкә 1938 елның 15 гыйнварында ВКП(б) ҮК карары белән Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең 9, Караганды өлкәсенең 1 районын алып төзелгән.
Бөек Ватан сугышы елларында 23 павлодарлы Советлар Союзы Герое исемен алган, 8 кеше Дан орденының тулы кавалеры булган.
1949 елдан 1962 елга кадәр Павлодар өлкәсе территориясенең көньягы Симәй атом полигоны составына керә.
1957 елда Павлодар-Экибастуз территориаль-сәнәгать комплексы төзелә, аның составына Павлодар, Экибастуз, Аксу шәһәрләре керә.
Бүген Павлодар өлкәсе Казакъстанның барлык өлкәләре арасында югары сәнәгать потенциалы белән аерылып тора, күп тармаклы авыл хуҗалыгына ия, үзен тулысынча авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итә. Монда диңгезнекеннән кала барлык транспорт төрләре дә, җитештерү өлкәсенең барлык тармаклары да үсеш алган.
Административ бүленеш
Өлкә 10 районны, 3 өлкә карамагындагы шәһәрне [11], 7 бистәне, 165 авыл округын үз эченә ала
- Актогай районы – Актогай авылы
- Баянавыл райлны – Баянавыл авылы
- Железинка районы – Железинка авылы
- Ертес районы – Ертес авылы
- Тереңкүл районы – Тереңкүл авылы
- Аккулы районы – Аккулы авылы
- Май районы – Күктүбе авылы
- Павлодар районы – үзәге Павлодар шәһәре (район составына керми)
- Успен районы – Успенка авылы
- Шарбакты районы – Шарбакты авылы (элекке штб)
- Аксу шәһәре
- Павлодар шәһәре
- Экибастуз шәһәре
Халык саны
Павлодар өлкәсенең халык саны[12] [13]:
1970 | 1979 | 1989 | 1999 | 2003 | 2004 | 2005 | 2006 | 2007 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
697 947 | 805 660 | 943 745 | 806 983 | 748 651 | 745 238 | 743 826 | 742 911 | 744 860 |
2008 | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 | 2014 | 2015 | 2016 | 2017 | |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
746 454 | 742 276 | 744 363 | 746 163 | 747 055 | 749 154 | 752 793 | 755 778 | 758 479 | 757 014 |
2012 елның 1 гыйнварына өлкә халкы 747,1 мең кеше тәшкил иткән. Өлкә буенча халыкның тыгызлыгы уртача (1 кв. км территориягә) 6 кеше. Шәһәр һәм авыл халкының саны 514,4 мең һәм 232,7 мең кешегә тигез. Шәһәр халкы өлеше — 64 %[3].
Милли состав
2012 ел башына барлык этник төркемнәр арасында казакълар өлкә халкының — 48,8% һәм руслар — 37,9% башка милләтләр — 13,3% тәшкил иткән. 2016 елның 1 гыйнварына казакълар саны — 385,9 мең кеше, руслар — 276,4 мең, украиннар — 37,9 мең, алманнар — 21,1 мең, татарлар — 14,2 мең, белоруслар — 5,1 мең, башка милләт вәкилләре ― 19,3 мең кеше булган.
1959, кеше.[14] |
% | 1970, кеше.[15] |
% | 1979, кеше.[16] |
% | 1989, кеше.[17] |
% | 1999, кеше.[18] |
% | 2009, кеше.[19] |
% | 2019, кеше |
% | |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
барлыгы | 455013 | 100,00 % | 697947 | 100,00 % | 807224 | 100,00 % | 942313 | 100,00 % | 806983 | 100,00 % | 742475 | 100,00 % | 753853 | 100,00 % |
Казакълар | 116444 | 25,59 % | 175691 | 25,17 % | 216113 | 26,77 % | 268512 | 28,49 % | 311862 | 38,65 % | 353711 | 47,64 % | 394674 | 52,35 % |
Руслар | 178760 | 39,29 % | 310004 | 44,42 % | 370916 | 45,95 % | 427658 | 45,38 % | 337924 | 41,87 % | 287970 | 38,79 % | 267142 | 35,44 % |
Украиннар | 65888 | 14,48 % | 85839 | 12,30 % | 83185 | 10,31 % | 86651 | 9,20 % | 62585 | 7,76 % | 40145 | 5,41 % | 32373 | 4,29 % |
Алманнар | 55100 | 12,11 % | 73614 | 10,55 % | 81487 | 10,09 % | 95342 | 10,12 % | 43835 | 5,43 % | 20708 | 2,79 % | 20297 | 2,69 % |
Татарлар | 7218 | 1,59 % | 13972 | 2,00 % | 16801 | 2,08 % | 20152 | 2,14 % | 17064 | 2,11 % | 14209 | 1,91 % | 13946 | 1,85 % |
Белоруслар | 6957 | 1,53 % | 12618 | 1,81 % | 11511 | 1,43 % | 12293 | 1,30 % | 8781 | 1,09 % | 5419 | 0,73 % | 4365 | 0,58 % |
Молдаваннар | 2304 | 0,51 % | 4641 | 0,66 % | 4381 | 0,54 % | 4631 | 0,49 % | 3391 | 0,42 % | 2411 | 0,32 % | 2284 | 0,30 % |
Азәрбайҗаннар | 326 | 0,07 % | 596 | 0,09 % | 939 | 0,12 % | 2038 | 0,22 % | 1847 | 0,23 % | 1823 | 0,25 % | 2191 | 0,29 % |
Чеченнар | 4077 | 0,90 % | 1394 | 0,20 % | 1298 | 0,16 % | 1945 | 0,21 % | 1767 | 0,22 % | 1710 | 0,23 % | 1821 | 0,24 % |
Ингушлар | 7540 | 1,66 % | 2032 | 0,29 % | 2013 | 0,25 % | 2088 | 0,22 % | 1891 | 0,23 % | 1728 | 0,23 % | 1747 | 0,23 % |
Башкортлар | 317 | 0,07 % | 1276 | 0,18 % | 1686 | 0,21 % | 2334 | 0,25 % | 1738 | 0,22 % | 1333 | 0,18 % | 1295 | 0,17 % |
Үзбәкләр | 331 | 0,07 % | 366 | 0,05 % | 883 | 0,11 % | 1029 | 0,11 % | 767 | 0,10 % | 1092 | 0,15 % | ||
Кореялеләр | 307 | 0,07 % | 525 | 0,08 % | 706 | 0,09 % | 924 | 0,10 % | 1013 | 0,13 % | 1029 | 0,14 % | 1078 | 0,14 % |
Поляклар | 732 | 0,16 % | 1350 | 0,19 % | 1422 | 0,18 % | 1608 | 0,17 % | 1447 | 0,18 % | 999 | 0,13 % | 881 | 0,12 % |
Болгарлар | 1365 | 0,30 % | 1510 | 0,22 % | 1419 | 0,18 % | 1544 | 0,16 % | 1300 | 0,16 % | 907 | 0,12 % | 901 | 0,12 % |
Чуашлар | 663 | 0,15 % | 1691 | 0,24 % | 1678 | 0,21 % | 1906 | 0,20 % | 1218 | 0,15 % | 762 | 0,10 % | 606 | 0,08 % |
Мордвалар | 1226 | 0,27 % | 2067 | 0,30 % | 1996 | 0,25 % | 1951 | 0,21 % | 1304 | 0,16 % | 659 | 0,09 % | 470 | 0,06 % |
Удмуртлар | 320 | 0,07 % | 1636 | 0,23 % | 1508 | 0,19 % | 1431 | 0,15 % | 975 | 0,12 % | 631 | 0,08 % | 509 | 0,07 % |
Әрмәннәр | 238 | 0,05 % | 295 | 0,04 % | 512 | 0,06 % | 634 | 0,07 % | 666 | 0,08 % | 594 | 0,08 % | ||
Литвалылар | 395 | 0,09 % | 1040 | 0,15 % | 804 | 0,10 % | 794 | 0,08 % | 595 | 0,07 % | 400 | 0,05 % | ||
башкалар | 4505 | 0,99 % | 5790 | 0,83 % | 5966 | 0,74 % | 6848 | 0,73 % | 5013 | 0,62 % | 4235 | 0,57 % | 7273 | 0,96 % |
Шәхесләр
- Даниал Әхмәтов (каз. Даниа́л Ахме́тов, 1954, Павлодар), Казакъстан премьер-министры (2003—2007), Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе хакиме (2014). Фән докторы.
- Маһирә Шәмсетдинова (1890, Павлодар―1927), халык җырчысы, копмпозитор.
Искәрмәләр
- ↑ https://www.zakon.kz/5003479-kto-stal-novym-akimom-pavlodarskoy.html
- ↑ 2,0 2,1 http://stat.gov.kz/api/getFile/?docId=ESTAT305821
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Об области(недоступная ссылка — история) . Официальный сайт акимата Павлодарской области (июнь 2009). Дата обращения: 2 октябрь 2009. Архивировано 1 июнь 2012 года.
- ↑ Регионы Казакъстана . kz.all.biz. Дата обращения: 23 апрель 2022. Архивировано 14 май 2021 года.
- ↑ Общая информация о Павлодарской области / Портал visitkazakhstan.nur.kz(недоступная ссылка — история) .(үле сылтама)
- ↑ Регионы Казакъстана : ALL.BIZ: Казакъстан . kz.all.biz. Дата обращения: 23 апрель 2022. Архивировано 14 май 2021 года.
- ↑ http://bse.sci-lib.com/article086155.html Павлодарская область // БСЭ, издание 3-е
- ↑ Главная страница . Дата обращения: 5 июль 2012. Архивировано из оригинала 5 август 2012 года.
- ↑ Востров В. В. Муканов М. С. Родоплеменной состав и расселение казахов [Текст]: (конец XIX — начало XX).- Алма-Ата «Издательство „Наука“ Казахской ССР», 1968.- 255 с.
- ↑ Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Распределение населения по родному языку и уездам Российской Империи кроме губерний Европейской России . www.demoscope.ru. Дата обращения: 23 апрель 2022.
- ↑ Павлодарская область. История АТД(недоступная ссылка — история) .(үле сылтама)
- ↑ Division of Kazakhstan (ингл.). pop-stat.mashke.org. Дата обращения: 29 март 2016.
- ↑ Қазақстан Республикасының облыстары, қалалары және аудандары бойынша халық саны, 2003-2012
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР . www.demoscope.ru. Дата обращения: 23 апрель 2022.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР . pop-stat.mashke.org. Дата обращения: 23 апрель 2022.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР . pop-stat.mashke.org. Дата обращения: 23 апрель 2022.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам Казахской ССР . pop-stat.mashke.org. Дата обращения: 23 апрель 2022.
- ↑ Перепись населения 1999 года. Национальный состав населения по регионам Казакъстана . pop-stat.mashke.org. Дата обращения: 23 апрель 2022.
- ↑ Перепись населения 2009 года. Национальный состав населения по регионам Казакъстана . pop-stat.mashke.org. Дата обращения: 23 апрель 2022.
Сылтамалар
- Акимат Павлодарской области 2019 елның 6 август көнендә архивланган.
- Новости Павлодарской области