Астана

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Астана
Astana, capital of Kazakhstan 01.jpg
Flag of Astana, Kazakhstan (latin).svg
Emblem of Astana (latin).svg
Ил Казакъстан
Регион Акмола өлкәсе
Координатлар 51°8'N, 71°26'E
Башлык Алтай Кульгинов[d]
Беренче телгә алу 1832
Элеккеге исемнәр 1961 елга кадәр — Акмолинск,
1992 елга кадәр — Целиноград,
1998 елга кадәр — Акмола,
2019 — 2022 Нур-Солтан
Мәйдан 797,33 км²
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 1 350 228 [1] кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 7172
Рәсми сайт astana.gov.kz/ru//ru/

Астана (каз. Астана ; 1961 елга кадәр — Акмолинск, 19611992Целиноград, 19921998Акмола, 1998-2019Астана — «башкала»[2], 2019 елдан — 2022 елның 17 сентябренә кадәр —Нур-Солтан[3], 2022 елның 17 сентябреннән ― Астана[4]) — Казакъстан җɵᴍһүриятенең башкаласы (1997 елның 10 декабреннән). Шәһәрнең халык исәбе 1 350 228 кеше тәшкил итә (2022), халык саны буенча Казакъстанның икенче шәһәре (Алматыдан соң). 2017 елның июнендә Астана миллионер-шәһәр статыcына җитә.

Илнең төньягында урнашкан, шәһәр 4 районга бүленгән.

Шәһәрнең мәйданы 722 км² тәшкил итә. Шәһәр даладагы тигезлектә урнашкан. Нур-Солтан шәһәре Ишем елгасы ике ярында тора.

Тарих

1830 елда Акмола шәһәре (русча Акмолинск) рус казаклары форпосты буларак нигезләнә. Форпост тирәсендәге торак урынына Бородино бәрелешендә катнашкан пaлкаyник Федор Кузьма улы Шубин нигез сала.

Себер Кыргызлары Өлкәсендә керә.

1868 елда Акмола өлкәсе нигезләнә.

1961 елда төньяк Казакъстанда чирәмне үзләштерү бөтенсоюз үзәге буларак Целиноград дигән яңа атама бирелә.

1979 елда Төньяк Казакъстанда алман автономиясен булдыруга каршы чыгулар уза, нәтиҗәдә проект тормышка ашмый.

Абылай-ханның тарафдары танылган җирле кыпчак Нияз-би күмелгән. Акмола - Аккабер тәрҗемәсе булганга күрә 1998 елда шәһәргә Астана (тәрҗемәсе башкала) исеме бирелә.

1994 елда РК Югары Шурасы, ә 1997 елда Нурсолтан Назарбаев Алматыдан Астанага башкаланы күчерү турында ахыргы карар кабул итә.

1998 елда Астанага аерым икътисади зона статыcы бирелә, бөтен илдән шәһәрне төзүгә бик күп акча сарыф ителә.

2017 елда Астанада Expo 2017 халыкара күргәзмәсе уздырыла.

2019 елның 20 мартында Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәннән соң Казакъстан парламенты, президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Касыйм-Юмарт Тукаев (каз. Қасым-Жомарт Тоқаев) тәкъдимен хуплап, шәһәргә Нур-Солтан исемен бирү турында канунны кабул итә,

2022 елның 17 сентябреннән шәһәргә кире Астана атамасы кайтарыла. Казакъстан Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Токаев Конституциягә төзәтмәләр кертү (шул исәптән, башкалага элеккеге Астана исемен кире кайтару, дәүләт башлыгы вәкаләтләре вакытын җиде еллык чор белән чикләү һәм яңадан сайлану хокукы бирелмәү) турындагы законга имза куйган[4].

Күренешләре

Кардәш шәһәрләр

Шәһәр Ел Ил
Анкара - Төркия
Стамбул - Төркия
Измир - Төркия
Мәскәү - Россия
Питырбyр - Россия
Казан 2004 Татарстан, РФ
Амман - Үрдүн
Рига - Латвия
Ташкәнт - Үзбәкстан[5]
Гданьск 1996 Πүᴫшə
Варшава 2002 Πүᴫшə
Киев 1998 Украина
Сеул 2004 Көньяк Корея
Дөбәй - БГӘ
Пекин - Кытай
Манила - Филипин
Тбилиси 2005 Гөрҗистан[6]
Бишкәк 2011 Кыргызстан[7]
Ханой - Вьетнам
Ницца 2013 Фpанcа
Оулу 2013 Фиʜләʜдия[8]
Белград 2016 Сербия[9]
Ɵфә 2017 РФ[10]

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр

Казаклар

Татарлар, башкортлар

Искәрмәләр

  1. изменении численности населения Республики Казакъстан с начала 2018 года до 1 октәбрә 2018 года|publisher=Министерство национальной экономики Республики Казакъстан. Комитет по статистике|accessdate=2018-11-07
  2. Астанә (фар. آستانه) — 1) бусага; 2) сарай ишеге төбе. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 19.
  3. Парламент Казакъстана одобрил переименование Астаны в Нурсултан. РИА Новости, 20.03.2019(рус.)
  4. 4,0 4,1 Нур-Солтан шәһәре рәсми рәвештә Астана дип үзгәртелә. Татар-информ, 17.09.2022
  5. Ташкәнт, города-побратимы
  6. Соглашение о партнерстве с Тбилиси 2012 елның 9 апрель көнендә архивланган.
  7. Соглашение об установлении побратимских свәзей между Бишкеком и Астаной 2012 елның 7 ноябрь көнендә архивланган.(недоступная ссылка)
  8. [1]
  9. Столица Сербии стала 45 городом в списке городов-побратимов и партнеров Астаны. Дата обращения: 16 ноябрь 2016.
  10. Ɵфә и Астана стали городами-побратимами - «Хабар» | Последние новости Казакъстана, телепроекты(неопр.). khabar.kz. Дата обращения: 25 март 2017.