Әкрам Галимов
Тәрҗемәи хәле
1892 елның 17 ноябрендә Дала генерал-губернаторлыгына керүче Акмола өлкәсе Акмулла округы (1868 елдан Акмулла өязе) Акмолинск (хәзерге Нурсолтан) шәһәрендә туган. Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсенең башлангыч бүлеген тәмамлаган (1905).
Хезмәт юлы
- 1905 елдан, мәдрәсәнең башлангыч бүлеген тәмамлагач, Кустанай далаларына чыгып, казакъ балаларын укыта.
- 1911-1913 Казакъ телендә чыгучы «Айкап» журналында[1] җаваплы сәркатип булып хезмәт иткән.
Иҗаты
«Шура», «Айкап», «Кармак» журналларында, «Идел» газетасында «Чала татар», «Кара туры егет» псевдонимнары белән чыгышлар ясый. Өйрәнчек шигырьләре казакъ телендә чыгучы «Айкап» журналында дөнья күргән. «Акмулла», «Шура» журналларында күпләгән үләңнәре, мәкаләләре, әңгәмәләре, фельетоннары басылган. Әсәрләрен татар һәм казакъ телләрендә язган. Казакъ халкының артта калганлыгы турында чаң суга, аны укыту-агарту зарурлыгын яклап чыга. Казакъ теленә Габдулла Тукайның шигырьләрен, Джордж Байронның әсәрләрен (мәсәлән, «Шильон тоткыны» поэмасы) тәрҗемә иткән. Сәхнә әсәрләре Кустанай шәһәренең һәвәскәр театры сәхнәсендә, соңрак Уфа, Троицк шәһәрләрендә һәвәскәр труппалар тарафыннан уйнала.
Әсәрләре
Татар телендә
- 1913 «Май мәсьәләсе, яхуд Аңгыра мулла» пьесасы
- «Бәхетсез сылу» пьесасы
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1911-1915 елларда Троицки шәһәрендә нәшер ителгән журнал