Троицк (Чиләбе өлкәсе)
Троицк, Троицк[3] (каз. Мұнанай[4][5][6]) – Россиядә, Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр (1784 елдан), Троицк районы административ үзәге.
Шәһәргә 1743 елда Иван Неплюев – Оренбург төбәге наместнигы нигез сала.
Шәһәр Уй (Тобол кушылдыгы) һәм Өял елгалары кушылган урында, Чиләбедән 121 чакрым ераклыкта урнашкан.
Шәһәр берничә райончыкка бүленгән. Татарлар башлыча «Амур»да яшиләр. Бу микрорайонда Тукай урамы да бар. Мемориаль тактасы булмаса да, бер йорт «Тукай тукталган йорт» буларак мәгълүм.
Уку йортларыннан Чиләбе ДУ филиалы, медучилище, педучилище, авиация колледжы эшли.
Кызыклы фактлар
Шәһәр халкының күпчелеге үз йортлары белән яши. Дөрес, шәһәр читендә тугыз катлы йортлар да төзелгән. Ләкин алар бармак белән генә санарлык. Хакимият, уку йортлары, тәртип саклау органнары, гомумән, барлык учреждениеләр дә диярлек шундый борынгы йортларда урнашкан.[7]
Танылган шәхесләр
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 ОКТМО (рус.)
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ «Jaꞑalif» журналы, 1929
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-07-28, retrieved 2019-08-07
- ↑ https://e-history.kz/ru/publications/view/4176
- ↑ http://tobyl-torgai.kz/2016/02/09/50
- ↑ Бүгенге Троицк