Исхак Илялов
Исхак Илялов, Исхак Гобәйдулла улы Илялов (Һилялов)[1] (1899–1966) — драма артисты, театр режиссеры, театр педагогы, татар һәм үзбәк дәүләт театрларында эшләгән. Виртуоз мандолиначы Исмәгыйль Иляловның бертуган энесе. 1946 елдан КПСС әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1899 елның 22 октябренда Чиләбе губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә рус ирләр гимназиясен тәмамлаган (1918).
Хезмәт юлы
- 1912 елдан «Сәйяр» театр төркеме чыгышларында катнаша[2].
- 1918 елдан Троицкида Троицк татар театрында, аннары Урал татар-башкорт театрында[3] эшли башлый. Театр Ватандашлар сугышы елларында да ябылмыйча эшли[4].
- 1920 елда хатыны артистка Һаҗәр Илялова белән Уфага күченә. Уфа татар-башкорт театрында (хәзерге Гафури театры) режиссер буларак таныла. 1930 елда спектакле белән Мәскәүдә милли театрлар олимпиадасында катнашып, уңыш казана.
- Аннары яңадан Троицк татар театрында эшли. Театр труппасында 18 артист (рус театрында 26) була. Айга 5 спектакль әзерләп чыгаралар. Чиләбе, Свердловск, Ижау, Магнитогорски һ. б. шәһәрләргә гастрольләргә йөриләр, үз сәхнәләрендә Камал театрын кабул итәләр. Театр Свердловскга күчерелгәч, гаиләсе белән шунда күченә[5].
- 1931-1933 — Урал өлкә татар-башкорт күчмә эшче театрында (Свердловск) артист, сәнгать җитәкчесе һәм директор [6].
- 1933–1934 — Казан яшьләр театрында директор булып эшли.
- 1934–1935 — Г. Камал исемендәге Татар академия театрында.
- 1935-1942 — Ташкентта Хәмзә исемендәге Үзбәк академия театрында режиссер.
- 1942-1948 — Харәзм үзбәк музыка-драма театры сәнгать җитәкчесе.
- 1946-1963 — Ташкент театр институтында укыта, актер осталыгы буенча дәрес алып бара.
- 1963 елдан Казанда.
Иҗаты
Куйган спектакльләре
- «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
- «Фәрхәд һәм Ширин» Алишер Нәваи
- «Егор Булычев и другие» Максим Горький һ.б.
Уйнаган рольләре
- Шәрәфи — «Асылъяр» Мирхәйдәр Фәйзи
- Таһир — «Таһир-Зөһрә» Фәтхи Бурнаш
- Шиһабетдинов — «Мятеж» Дмитрий Фурманов, С. Поливанов
- Исмәгыйль — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- Сөләйман — «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков
- Бобчинский — Ревизор Николай Гоголь
- Кассио — «Отелло» Уильям Шекспир һ. б.
Әдәбият
- Театральная энциклопедия. Том 2. Глав. ред. П. А. Марков . М.: «Советская энциклопедия», 1963.
- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Кызы Ильтани Илялова китабында шулай язган
- ↑ Театр белешмәлеге(үле сылтама)
- ↑ 1910 елда «Троицкое общество поощрения театрально-музыкального искусства» исеме астында оеша, 1919 елдан һөнәри театр, 1931 елда Свердловскга күчерелә
- ↑ Татар артистларының Урал тамырлары(үле сылтама)
- ↑ Троицк шәһәре сайтында
- ↑ Постановление Уралобкома от 15 июля 1932 года