Башкорт дәүләт академия драма театры

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры (рус. Башкирский академический театр драмы имени Мажита Гафури) — Уфада урнашкан мәдәният оешмасы. 1919 елның 4 декабрендә Башкортстан Халык мәгарифе комиссариаты коллегиясе карары белән Стәрлетамакта оештырыла. Эшчәнлеге кечкенә күчмә театр төркеме белән башлана.

undefined

Тарихы

Башкорт дәүләт академия драма театры рәсми рәвештә 1919 елның 4 декабрендә Стәрлетамак татар театры нигезендә оештырыла. Аңа 1 нче Башкорт дәүләт театры исеме бирелә. Беренче сәнгать җитәкчесе һәм директоры — режиссёр Вәлиулла Мортазин-Иманский билгеләнә.

Театр төрле сәхнә оешмалары, «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт», «Фәҗига вә мөсәккин исламия», Кызыл Армия, һәм беренче башкорт драматурглары эшчәнлеге базасында үсә. 1924 елга кадәр барлык спектакльләр татар телендә бара.

Театр эшчәнлегенең башлангыч чорындагы репертуар башкорт тарихы темаларына һәм яңа тормышны сурәтләүгә багышлана:

  • Ф. Сөләйманов: «Салават батыр», «Акшан батыр» (1920);
    Ф. Туйкин: «Ватан батырлары» (1920);
    М. Бурангулов: «Ашкадар», «Алпамыш»;
    Д. Юлтый: «Мактымсылу», «Карагол»;
    Х. Ибраһимов: «Башмагым», «Зөлхәбирә» (1922).

Татар драматурглары (Г. Камал, Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш), рус (Н. В. Гоголь, А. Н. Островский) һәм чит ил (Софокл, Мольер) классикларының сәхнә әсәрләре куела.

Беренче труппа составында А. Әбҗәлилов, М. Иманская, Г. Карамышев, Х. Сабитов, Ф. Сәмитова кебек артистлар була, музыкаль бүлек мөдире — композитор, драматург һәм актёр Х. К. Ибраһимов.

1922 елда театр Уфага күчерелә һәм Уфа дәүләт күрсәтмә театрының татар труппасы белән берләшә. Театрга «Башкорт дәүләт драма театры» исеме бирелә. 1935 елда театр академия статусын  [рус.] ала.

1930—1940 еллар театрда түбәндәге тарихи әсәрләр сәхнәләштерелә:

  • «Салават һәм Пугачёв» (Инан, Д. Юлтый, Мортазин-Иманский);
    «Энҗекәй һәм Юлдыйкай» (Х. Габитов);
    «Башкорт туе», «Шәүре килен» (М. Бурангулов);
    «Карлыгач» (Б. Бикбай).

Шулай ук совет дәвере темаларына багышланган спектакльләр («Соңлап килгән боерык», «Бронепоезд 14-69») һәм дөнья классикасы (Шекспир, Лопе де Вега, А. С. Пушкин, М. Горький) әсәрләре куела.

Театрның үсешенә А. К. Мөбәрәков, Т. Г. Имашев, Х. Г. Галимов-Бохарский һ. б. җитәкче режиссёрлар, К. Й. Рәхимов, М. М. Вәлиев кебек композиторлар зур өлеш кертә.

1981—1996 елларда театрны Рифкать Исрафилов җитәкли, аның чорында коллективның иҗади эшчәнлеге яңа үрләргә күтәрелә. Алга таба театрның җитәкчеләре: Г. Мөбәрәкова, А. Нәдергулов.

2000 елда янгыннан соң театр бинасына киңәйтелгән реконструкция  [рус.] үткәрелә.

2005—2012 елларда баш режиссёр булып Айрат Әбүшахманов эшли.

2007 елда театр бинасында «Кече сәхнә» ачыла.

2012 елдан сәнгать җитәкчесе итеп режиссёр һәм педагог, Дәүләт премиясе лауреаты Олег Ханов билгеләнә.

Истәлекле даталар

Агымдагы репертуар

  • «Килен», драма, премьерасы 2023 елның 4 октябрендә була. Сценарий авторы — Зөһрә Буракаева, куючы режиссёр — Фиргать Гарипов, куючы рәссам — Алинә Нуриманова, хореограф — Чулпан Әскарова, композитор — Шәүрә Сәгыйтова, яктырту буенча рәссам — Таһир Акманов. Рольләрне башкаручылар: Лилия Галина (Акйолдыз), Азалия Килмөхәммәтова (кечкенә Акйолдыз, Җәмилә), Милена Рафикова һәм Асыят Гарипова (кечкенә Чулпан, Самира), Сара Буранбаева (Мәдинә), Айнур Габитов (Хәйдәр), Гүзәл Маликова (Галия), Эльвира Юнысова (Фәридә Җәмил кызы), Морат Рафиков (Булат), Айсылу Йомагулова (Минзифа), Ирек Булатов (Самат), Гөлфия Рафикова (Әсма), Айдар Шәмсетдинов (Фуат).
  • «Кияү» музыкаль комедиясе премьерасы 2023 елның 20 апрелендә уза. Сәхнә мөхәррирләре — Илсур Казаков һәм Динара Каюмова, куючы режиссёр — Илсур Казаков, куючы рәссам — Рөстәм Баймөхәммәтов, композиторлар — Шамил Колбарисов, Ришат Рәхимов, Ринат Өметкуҗин, вокал педагогы — Нурия Мортазина, хореограф — Ольга Даукаева, яктырту буенча рәссам — Илшат Сәяхов, Абдулхак Игебаев һәм Диана Каюмова сүзләренә язылган җырлар башкарыла. Рольләрне башкаручылар: Алмаз Йосыпов (Гыйззәт), Гүзәл Хәсәнова (Саҗидә), Линар Баитов (Сафи), Хөрмәтулла Үтәшев (Әхсән бай), Илсөяр Гадәтдинова (Сафия), Минзәлә Хәйруллина (Нәфисә), Артур Кунакбаев (Низами), Алмас Әмиров (Гәни бай), Светлана Хәкимова (Ямал), Зилә Ситдыйкова (Шәмсия), Илсур Баемов (Нурый), Урал Әминов (Миһри). Шәһәр халкын сурәтләүче күмәк рольләрдә Айнур Габитов, Әлфирә Заһидуллина, Илүзә Итикәева, Артур Кәбиров, Сабина Кирәева, Фәнис Рәхмәтов, Айнур Ситдыйков, Аим Сөләйманова, Гөлназ Хайсарова, Таң Хөсәенов.

Гастрольләре

Башкортстаннан читтәге гастрольләре

Шулай ук театр элекке союздаш республикаларга һәм чит илләргә гастрольләргә чыга.

Казанышлары

  • Театр Башкортстан, Россия дәрәҗәсендәге һәм халыкара театр фестивальләрендә катнаша, лауреат һәм дипломант исемнәрен яулый.
  • Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрының «Кара йөзләр» спектакле Россиянең «Алтын битлек» театр премиясе бәйгесендә катнаша. «Кара йөзләр» спектакле дүрт номинациядә  [рус.] «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә: «Иң яхшы режиссёр эше» (Айрат Әбүшахманов), «Иң яхшы рәссам эше» (Альберт Нестеров), «Иң яхшы костюмнар остасы эше» һәм «Иң яхшы хатын-кыз роле»[1].

Шәхесләр

Сәнгать җитәкчеләре һәм директорлар

  • 1919—1937 — Мортазин-Иманский Вәлиулла Гайназар улы;
  • 1937—1938 — Мөбәрәков Арыслан Котләхмәт улы;
  • 1933—1938 — Мәһәдиев Мәкәрим Әдһәм улы;
  • 1939—1940 — Галимов Хаҗиәхмәт Гыйрфәнетдин улы;
  • 1940—1941 — Витт В. С.;
  • 1942—1948 — Галимов Вәлиәхмәт Гыйрфәнетдин улы;
  • 1948—?? — Бәкеров Кадыйр Гади улы;
  • 1987—1996 — Исрафилов Рифкать Вәкил улы;
  • 1997—2012 — Гөлли Мөбәрәкова; Азат Нәдергулов;
  • 2012—2019 — Ханов Олег Закир улы[2];
  • 04.2019—10.2025 — вазифаны вакытлыча башкаручы — театр директоры Иршат Фәйзуллин;
  • 10.2025 — Сөләйманов Зиннур Фәрит улы.

Режиссёрлар

  • Бәкеров Кадыйр Гади улы;
  • Вәлиев Лек Вәли улы;
  • Витт В. С.;
  • Галимов Хаҗиәхмәт Гыйрфәнетдин улы, Хаҗи Бохарский;
  • Гаделшин Кәшфелгыйлем Фәйруша улы;
  • Галимов Вәлиәхмәт Гыйрфәнетдин улы;
  • Гыйләҗев Габдулла Габдрахман улы;
  • Имашев Булат Гобәйдулла улы;
  • Исрафилов Рифкать Вәкил улы;
  • Мәһәдиев Мәкәрим Әдһәм улы;
  • Мөбәрәков Арыслан Котләхмәт улы;
  • Мөбәрәкова Гөлли Арыслан кызы;
  • Мортазин Вәлиулла Гайназар улы (Вәлиулла Мортазин-Иманский);
  • Мортазина Шәүрә Муса кызы;
  • Мутин Мөхтәр Исхак улы;
  • Нәдергулов Азат Әхмәдулла улы;
  • Сәйфуллин Вәзих Кашап улы;
  • Әюпов Рафаэль Мөхәммәт улы.

Артистлар

  • Арыслан Мөбәрәков;
  • Зәйни Игъдәүләтов;
  • Фәридә Камалетдинова;
  • Хөсәен Кодашев;
  • Рәгыйдә Янбулатова;
  • Зинира Атнабаева;
  • Гөлли Мөбәрәкова;
  • Шамил Рәхмәтуллин;
  • Хәмит Яруллин;
  • Әбүшахманов Әхтәм Әхәт улы;
  • Заһир Вәлитов;
  • Фидан Гафаров;
  • Нурия Ирсаева;
  • Савия Сираева;

Композиторлар

  • Заһир Исмәгыйлев;
  • Шамил Колбарисов;
  • Роберт Газизов;
  • Рим Хәсәнов;
  • Хөсәен Әхмәтов;
  • Нур Даутов;
  • Салават Низаметдинов;
  • Ришат Рәхимов;
  • Ринат Өметкуҗин;
  • Урал Иделбаев;
  • Юлай Үзәнбаев.

Рәссамнар

  • Альберт Нестеров;
  • Алинә Нуриманова;
  • Рөстәм Баймөхәммәтов.

Мөһим яңалыклар

  • 2020 елның декабрендә театрда төзекләндерү һәм кайтадан кору эшләре уңышлы тәмамлана. Мәдәният учагының көндәлек эшчәнлеге өчен кирәкле системалар — җилләтү, кондиционер, янгын сүндерү, җылыту һәм өлешчә су белән тәэмин итү — яңартыла. Төзекләндерү тамашачы зонасына да кагыла: фойе, Зур һәм Кече заллар яңартыла, яңа креслолар куела. Сәхнә җиһазлары — яктырту һәм тавыш системалары, механик корылмалар алмаштырыла. Театрның урамдагы биләмәсе өлешчә төзекләндерелә, начар күрүчеләргә йөрү өчен махсус плиткалар салына. Театр фасадының яктыртылышы баетыла, төп ишекләр өстенә диодлы яңа экран эленә[3].

Театрның техник параметрлары

  • Зур сәхнә:
    • Тамаша залында урыннар саны — 620;
    • сәхнәнең киңлеге — 22,0 м;
    • сәхнә тирәнлеге — 17,0 м;
    • биеклеге — 20,0 м.
  • Трюм:
    • трюмның тирәнлеге — 6,3 м;
  • Түгәрәк;
  • түгәрәкнең диаметры — 9,0 м;
  • Оркестр мәйданы:
    • оркестр мәйданының киңлеге — 3,2 м;
    • тамаша залының күчәре буенча киңлеге — 11,0 м;
    • оркестр мәйданының тирәнлеге — 2,1 м.

Искәрмәләр

  1. Ләйлә Аралбаева. «Кара йөзләр» спектакле дүрт номинациядә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы (5 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  2. Лейла Аралбаева. Олег Ханов покинул должность художественного руководителя Башкирского драмтеатра (рус.). ИА «Башинформ» (11 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
  3. Лейла Аралбаева. В Уфе после реконструкции открылся Башкирский академический театр имени Мажита Гафури (рус.). ИА «Башинформ» (29 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026. [рус.]

Әдәбият

  • Башкирский государственный академический театр драмы. Сост. В. Г. Галимов, С. С. Саитов. Уфа, 1969.
  • Мәһәдиев. М. Театр турында. Мәкаләләр җыентыгы. Уфа, 1962. // Магадиев М. О театре. Сборник статей. Уфа, 1962.
  • Кусимова С. Башкирскому академическому 75 лет. — Уфа, 1995.
  • Репертуар Башкирского государственного академического театра драмы имени Мажита Гафури 1919—2009 гг. / Сост. А. А. Балгазина, М. А. Валитова. — Уфа: Китап, 2009. — 88 с.: ил. ISBN 978-5-295-04626-1
  • Зөбәеров Ә. Ф. Башкорт дәүләт күчмә театры авылларда. Уфа, 1928;
  • Кусимова С. Театр юлы=Путь театра. Уфа, 2004;
  • Мортазин В., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. М., 1926.