Зөһрә Буракаева
Зөһрә Дикъкать кызы Буракаева (баш. Зөһрә Диҡҡәт ҡыҙы Бураҡаева, рус. Зухра Диккатовна Буракаева; 1973, Уфа) ― прозаик, тәрҗемәче, публицист, драматург. Россия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы (2009), Россия һәм Башкортстан Кинематографистлар берлекләре әгъзасы (2016). Шәехзадә Бабич (2008) һәм Салават Юлаев исемендәге (2022) дәүләт премияләре лауреаты[1][2][3][4].
2021 елның 22 гыйнварында Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе итеп сайланган[5].
Тормыш юлы
1973 елның 16 сентябрендә[6] Уфада галим-геолог һәм журналист Дикъкать Буракаев һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе, педагог Мәрьям Сабирҗан кызы Буракаеваның күп балалы гаиләсендә туган. Бертуганнары: Таңчулпан – кинорежиссер, Илгизәр белән Гөлнур ― язучылар.[7]
М. Горький исемендәге Әдәбият институтының сәнгати тәрҗемә бүлеген башкорт тәрҗемәчеләре төркеме составында (Әхияр Хәкимов остаханәсе) тәмамлый; Мәскәүдә ВИППК каршындагы сценаристлар курсларын (А. Леонтьев, М. Туманишвили остаханәсе) «кинодраматург» белгечлеге буенча тәмамлый.
1995-2016 елларда «Башкортстан» киностудиясе мөхәррире, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының әдәби бүлеге мөдире булып эшли.
Мостай Кәрим исемендәге фонд хезмәткәре (фондның оештыручылары – шагыйрьнең оныгы, Россия эшмәкәре Тимербулат Кәримов, балалары – Әлфия Мостафа кызы Кәримова, Илгиз Мостафа улы Кәримов (1942―2019)) .
Иҗтимагый тормышта актив катнаша. «Башкортстанның хатын-кызлар киносы» фестивальләрен оештыручы (2017, 2018), «Җир сүзе» I Халыкара кинофорумының программа директоры (2018), «Көмеш Акбүзат» IV халыкара кинофестиваленең башкарма директоры (2019),[8] аларда даими рәвештә РФнең 30дан артык субъектыннан кинематографистлар һәм башка илләрнең 30га якын вәкиле катнаша.
Иҗаты
Аның әсәрләре һәм сценарийлары буенча республика театрларында куелган: «Дәдә Коркытның соңгы җыры» (З. Буракаева сәхнәләштерүендә, режиссер З. Сөләйманов), «Оҗмах сулышы» (сценарий авторлары З. Буракаева һәм И. Казакбаев, режиссер И. Казакбаев),[9] «Рух иле» (режиссер А. Имаметдинов), «Их, өч егет, өч егет...» (режиссер Р. Хәкимов), «Февраль. Буран» — Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гарипов турында (режиссеры Х. Үтәшев) [10]
Сәхнәләштерүләр: Н. Носов повесте буенча («Белмәмеш маҗаралары», режиссер З. Сөләйманов), төрек язучысы Решат Нури Гүнтекинның «Чалы кошы» романы буенча (режиссер И. Гыйләҗев),[11] урта гасырлар төрек – угызлар дастаны «Китаби дәдә Коркыт» (режиссер З. Сөләйманов, ТЮРКСОЙ халыкара премиясенә һәм төрки телле театрларның VIII Халыкара «Мең сулыш — бер тавыш» фестивале (Төркия, Конья шәһәре, 1916) дипломына лаек булган).
Пьесалар авторы: балалар өчен «Маймыл Бьянка маҗаралары» пьесасы, пьеса буенча спектакль куелган, режиссер Р. Хәкимов. Башкорт дәүләт курчак театрында башкорт телен өйрәтүче «Җиде тылсымлы теләк» квест-спектакле куелган (2017).
Сценарий авторы: күп кенә документаль фильмнарның, «Урал һәм Шүлген маҗаралары» анимацион сериалының (режиссер А. Бәйрәмгулова), «Рәхмәт» комедиясенең (Таңчулпан Буракаева белән берлектә, режиссер — А. Райбаев), «Йолдызым минем» яшьләр мелодрамасы (режиссер Т. Буракаева, нәфис фильм төшерелгән); «Карусель», «Яфрак», «Урман сукмагы», «Кар ява» кыска метражлы фильмнарының, «Күршеләр» комедия сериалының (режиссер Р. Пожидаев; документаль фильмнар: «Заһир Исмәгыйлев», «Тауга күтәрелү» (фронтовик шагыйрь Хәниф Кәримнең 100 еллыгына), «Гөлли Мөбәрәкова турында» («Нәни Гөлли турында әкият», СССР халык артисты Г. А. Мөбәрәкова турында), «Җир эшкәртүче» (Башкортстанның Зиянчура районы Ибрай авылыннан Хөсәен Колмөхәммәтов турында).
Шагыйрь Рәми Гариповның көндәлекләрен һәм «Киләчәккә юл салам»,«Очучы язмалары», «Мәктәп укучысы океаны» кебек кулъязмаларын бастыруга әзерли, аларның мөхәррире һәм кереш сүз авторы була.
Башкортстан телевидениесендә даими рәвештә чыга торган, «Тамыр» балалар телеканалының «Бирешмә!» телесериалы автордашы. «Мин башкорт телен өйрәнәм» проектының һәм «Мин башкорт телен өйрәнәм» җырының авторы.
Республика матбугатында,[12][13] «Дружба народов», «Крещатик» (Алмания) әдәби журналларында, шигырьләр җыентыкларында тәрҗемәче Айдар Хөсәенов белән бергә [14] башкорт язучыларының әсәрләрен һәм үз әсәрләрен даими бастырып чыгара.[15][16]
Айгиз Баймөхәммәтовның «Россия мәдәнияте (2012-2018)» федераль программасы кысаларында басылып чыккан «Урам балалары» китабын рус теленә тәрҗемә иткән.[17][18]
Әсәрләре
- «Хыялый япраҡ» (Очарованный листик) хикәяләр җыентыгы («Китап», 2005);
- «Донъя әҙәбиәте ҡиммәттәре башҡорт телендә» сериясе өчен дөнья халыклары әкиятләре тәрҗемәләре[19]: Герберт Уэллсның «Война миров», Проспер Мерименың ике новелласы; «Әңгер-кәңгер, кәңгерләк» (инглиз шаян лимериклары), «Белоснежка и семь гномов», «Орёл и пустыня», «Красная шапочка»; Гөлсирә Гыйззәтуллина белән хезмәттәшлектә «Гуси-лебеди» әкиятләре һ.б. («Инеш», 2010);
- «Донъя әҙәбиәте ҡиммәттәре башҡорт телендә» сериясе өчен — сыйныфтан тыш уку өчен дөнья балалар әдәбияты әсәрләре тәрҗемәләре («Инеш», 2010—2013).
Зөһрә Буракаева сүзләренә язылган җырлар
- «Уяу бул, башҡортом» (У. Иделбаев музыкасы)
- «Мы вместе — Башкортостан» (У. Иделбаев музыкасы)
- «Рәхмәт» комедиясе өчен: «Рәхмәт һиңә» (Г. Юламанов музыкасы)
- «Ышанмаһаң әкиәткә, ышанма» (У. Иделбаев музыкасы)
- «Звезда моя» нәфис фильмы өчен: «Звезда моя» (И. Абдуллин музыкасы)
- «Артур и Нэнси» спектакле өчен (реж. З. Сөләйманов): «Песня короля», «Встреча» (И. Абдуллин музыкасы)
- «Маугли», «Душевная страна», «Семь волшебных желаний» спектакльләре өчен (У. Иделбаев музыкасы)
- «Соседи» спектакле өчен: «Рок умер» (Р. Пожидаев музыкасы)
- «Не сдавайся!» телесериалы өчен: «Вдребезги», «Не сдавайся» (Айдар Хәмзин музыкасы).
Рус телендә язган шигырьләре
- Проснуться на твоем плече… (2016)
- Старшая (2016)
- Сквозь серость моросящего дождя… (2016)
- Вино (2015)
- Покорение столицы (2014)
- Одноклассник (2014)
- Аквариум любви (2014)
- Весна (2014)
- Улетаю (2014)
- Долгое настоящее (2014)
- Части (2014)
- Товарный состав (2014)
- Глаза волка (2014)
- Дикий зверь (2014)[20]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2008 ― Башкортстанның Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе ― «милли әдәбиятны пропагандалауга һәм әдәби әсәрләрне тәрҗемә итүгә зур өлеш керткәне өчен»
- 2015 ― рус телле авторлар өчен «Новые писатели-2015» премиясе (Мәскәү) [21]
- 2022 ― Салават Юлаев премиясе ― «Ат уйнатып алдан бара... » спектакле өчен [22]
Гаиләсе
Өч баласы.[7]
Искәрмәләр
- ↑ Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1
- ↑ Буракаева Зухра. Мама. От переводчика и благодарной дочери 2018 елның 4 май көнендә архивланган., Журнал «Бельские просторы»
- ↑ Члены Гильдии продюсеров и организаторов кинопроцесса Союза кинематографистов России(үле сылтама)
- ↑ Жизнь как компромисс: писательница Зухра Буракаева о хулиганстве, подвигах и Мике Джаггере. Надежда ВАЛИТОВА. Интернет-издание ProUfu.ru. 17 Августа 2015. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2020. Архивировано 16 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Лейла Аралбаева. Председателем Союза кинематографистов Башкортостана стала Зухра Буракаева [неопр.]. Башинформ (22 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2021. Архивировано 4 март 2021 года.
- ↑ Зухра Буракаева ВКонтакте
- ↑ 1 2 Надежда Валитова. Жизнь как компромисс: писательница Зухра Буракаева о хулиганстве, подвигах и Мике Джаггере. prufy.ru, 17.08.2015 [рус.]
- ↑ Фестиваль «Серебряный Акбузат»
- ↑ Дыхание рая
- ↑ Февраль. Буран. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2020. Архивировано 27 февраль 2020 года.
- ↑ Птичка певчая. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2020. Архивировано 28 февраль 2020 года.
- ↑ Рождён для песни. О Ханифе Кариме. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2020. Архивировано 8 май 2021 года.
- ↑ Алексей Клёнов. Ирония судьбы, или С новым годом! Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2020. Архивировано 1 март 2013 года.
- ↑ Айдар Хусаинов о переводчике Зухре Буракаевой
- ↑ Змей. Рассказы З.Буракаевой. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2020. Архивировано 25 февраль 2020 года.
- ↑ .Красивая. З.Буракаева 2020 елның 17 февраль көнендә архивланган.
- ↑ По книге башкирского писателя в Казахтане снимут фильм. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2020. Архивировано 10 сентябрь 2019 года.
- ↑ Дети улицы. А.Баймухаметов. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2020. Архивировано 6 февраль 2020 года.
- ↑ Мировая литература на башкирском языке. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2020. Архивировано 24 февраль 2020 года.
- ↑ Стихи.ру. Произведения.
- ↑ Новые писатели 2015. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2020. Архивировано 13 март 2020 года.
- ↑ 2022 йылда Салауат Юлаев исемендәге дәүләт премияһы лауреаттары билдәле булды. «Башинформ» МА, 11.10.2022 [башк.]
Сылтамалар
- Надежда Валитова. Жизнь как компромисс: писательница Зухра Буракаева о хулиганстве, подвигах и Мике Джаггере. prufy.ru, 17.08.2015 [рус.]
- Зухра Буракаева. Произведения. Стихи.ру [рус.]