Николай Носов

Николай Носов, Николай Николай улы Носов, рус. Носов Николай Николаевич (1908-1976) — рус совет балалар язучысы. Белмәмеш (рус. Незнайка) турында язган китаплары белән танылу алган. 3 нче дәрәҗә Сталин премиясе (1952), Н.К. Крупская исемендәге РСФСР дәүләт премиясе (1969) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1908 елның 10 (23) ноябрендә Киевта цирк артисты гаиләсендә туган. Киев өлкәсенең Ирпень шәһәрендә гимназия (1917 елдан соң җидееллык мәктәп) (1924), Киев сәнгать институтының 2 курсын, аннан Мәскәүгә күчеп, Мәскәү кинематография институтын (ВГИК, 1932) тәмамлаган.

Ирпень шәһәрендә бетон заводында, Буча шәһәрендә кирпеч заводында эшләгән.

1932-1951 Мәскәүдә фәнни, уку-укыту һәм мультипликацион фильмнар режиссеры булып эшли.
Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армия өчен хәрби-техник фильмнар әзерләүдә катнаша.

Иҗаты

1938 елдан «Мурзилка» журналында балалар өчен беренче «Затейники» хикәясе басыла. Иҗат белән ныклап сугыштан соңгы елларда шөгыльләнә башлый. 1945 елда «Детгиз» нәшрияты «Тук-тук» исемле беренче хикәя җыентыгын чыгара. 1952 елда «Витя Малеев мәктәптә һәм өйдә» китабы (1951) 3 нче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүләкләнә. Балалар өчен язган әсәрләре буенча нәфис фильмнар һәм мультфильмнар төшерелгән.

Белмәмеш маҗаралары

undefined

Белмәмеш турында язган китаплары белән танылу ала.

  • «Винтик, Шпунтик һәм тузан суырткыч»
  • 1953 «Белмәмеш маҗаралары»
  • 1958 «Белмәмеш Йолдызлы шәһәрендә»
  • 1964 «Белмәмешнең Айга сәяхәте»

Белмәмешнең һәркемгә таныш сурәтен рәссам Алексей Лаптев (19051965) иҗат итә[1].
«Белмәмешнең яңа маҗаралары»н язучының оныгы Игорь Петрович Носов дәвам итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2008 елда язучының 100 яшенә багышлап, РФ Үзәк банкы 2 сумлык көмеш юбилей акчасы чыгарган[2]

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр