Зиянчура районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
По дороге - panoramio (4).jpg
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил
52°11′33″ с. ш. 56°34′49″ в. д.GЯO
Статус муниципаль район
Төбәк Башкортстан
Административ үзәк Исәнгол (Зиянчура районы)
Нигезләү датасы 1930 ел
Глава Байчурин Әлфәрис
Халык саны  (2010) 30 146[1] кеше
Мәйдан
  • 3342,35 км²
Сәгать поясы +6
http://www.zianchura.ru/

Зиянчура районы (рус. Зианчуринский, баш. Ейәнсура) — Башкортстанның көньяк өлешендә урнашкан район.

Зиянчура районы Башкортстанның Күгәрчен, Җылаер, Хәйбулла районнары һәм Ырынбурның Төлген, Сарыкташ һәм Куандык районнары белән чиктәш. Районның төньяктан көньяккача 160 км сузылган, мәйданы 3342,25 км². 116 мең гектар таулардан һәм урманнардан тора, 176 мең гектар – авыл хуҗалыгы биләмәләре.

Район үзәге Исәнгол авылында урнашкан. Исәнголдан Уфага кадәр 337 км, тимер юл станцияләренә Төлгенгә – 54 км, Сарыкташка – 60 км. Зиянчура – табигый үрчем сакланган сирәк районнарның берсе.

Райондагы 81 торак ноктасы 15 административ советка буйсына. Кеше саны буенча иң зур муниципаль берәмлекләр – Исәнгол, Иделбәк, Сүрәм, Абзан авыл советлары.

Элегрәк район территориясе Салих (үзәге Күгәрчендә), Үсәргән (Зиянчура-Бакатар) һәм Бөрҗән-Кыпчак (үзәге — Яңа Чебенле) волостьларына кергән. Соңрак – Зилаир кантонына.

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Зиянчура районы барлыкка килгән. Үзәге татарлар һәм башкортлар яшәгән Зиянчура (Бакатар) авылында була. 1935 елда, СССР Үзәк башкарма комитеты карары белән җирләрне бүлгәләү оештырылган. Районның бер өлешен райүзәк һәм бер төркем башкорт, татар авыллары белән бергә яңа хасил булган Ырынбур өлкәсенә чыгаралар. Алар хәзер Куандык районына карый.[2]

Статистика численности населения с 1939 по 2021
Год Численность
1939 34 268 [3][4]
1959 29 825 [5][4]
1970 33 871 [6][4]
1979 30 103 [7][4]
1989 27 169 [8][4]
2002 30 091 [9][4]
2008 29 979 [10]
2010 27 626 [11][4]
2012 27 325 [12]
2013 26 821 [13]
2014 26 472 [14]
2015 26 019 [15]
2016 25 850 [16]
2017 25 582 [17]
2018 25 311 [18]
2019 24 980 [19]
2021 24 522 [20]
Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2008[10]
34 26829 82533 87130 10327 16930 09129 979
2010[11][4]2012[12]2013[13]2014[14]2015[15]2016[16]2017[17]
27 62627 32526 82126 47226 01925 85025 582
1 гый 2018[18]1 гый 2019[19]2021[20]
25 31124 98024 522

Зиянчура районы халкының иң зур өлешен башкортлар тәшкил итә (2002 елда – 71,5%), шулай ук руслар (15,5%) һәм татарлар (10,5%[21]) күп. Иң зур татар авыллары – Күгәрчен, Яңа Чебенле, Каргалы. 1989 елда 3511, 2002 елда – 3149 татарның яшәве мәгълүм.

Чуаш авыллары да бар – Сөләйман, Лукьяновский, Глинка. Районда 319 чуаш яши.

Район халкының милли составы, %ларда[22]

Ел башкортлар руслар татарлар
1970 58,6 12,5
1989 65,7 12,9
2002 71,5 15,5 10,5
2010 70,6 15,1 11,8

Район икътисады авыл хуҗалыгына таяна. 2010 елда районда шул өлкәдә 24 авыл хуҗалыгы предпприятиесе, 74 игенче-фермер хуҗалык, 31 шәхси эшмәкәр көчен куя. 2010 елда, корылык килүгә кармастан, районда 205 млн. сумлык продукция җитештерелгән.

Зианчура аша республика әһәмиятендәге Магнитогорски – Ира автоюлы уза. Гомиму файдалану юллары озылыгы – 510,6 км. 113 км (22,3%) юл заманча материаллар белән түшәлгән. 437 км юлга вакташ һәм чуерташ җәелгән. 73 км (14,3%) юл грунт өстеннән уза.

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011-12 уку елында Зиянчура районында 21 мөстәкыйль мәктәп, шуларның 18е – урта мәктәп, 3 төп мәктәп; 28 филиал, шулардан 21 башлангыч, 7 төп 9-еллык мәктәп эшли. Башкорт интернат-гимназиясе, һөнәри лицей бар[23].

Укучылар саны 4091, башлангычларда 223 бала, төпләрендә – 592, урта мәктәпләрдә 3276 бала укый.

Каргалы төп урта һәм Күгәрчен тулы урта (177 укучы) мәктәпләрдә укыту татар һәм «икенче туган тел»гә «әйләнгән» башкорт телендә алып барыла. Башка мәктәпләрдә татар теле укытылмый.

  1. Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года
  2. http://www.liveinternet.ru/users/3507913/blog
  3. 1 2 СССР җанисәбе (1939)
  4. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  5. 1 2 СССР җанисәбе (1959)
  6. 1 2 СССР җанисәбе (1970)
  7. 1 2 ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. 1 2 СССР җанисәбе (1989)
  9. 1 2 Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. 1 2 http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  11. 1 2 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  12. 1 2 https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  13. 1 2 https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  14. 1 2 https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  15. 1 2 https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  16. 1 2 http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  17. 1 2 http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  18. 1 2 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  19. 1 2 Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  20. 1 2 https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  21. тулы булмаган саннар
  22. Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
  23. http://www.zianchura.ru/?p=8