Аскын районы
Аскын районы (рус. Аскинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Аскын авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
75 торак урыны исәпләнә, алар 15 авыл советына берләшкән.
География
Аскын муниципаль районы республиканың төньягында, Пермь крае чигендә урнашкан. Мәйданы 2542 км² тәшкил итә.
63% өлешен урманнар каплап тора. Агач ташу өчен су юллары файдалана: аеруча Тере Танып һәм Төй елгалары.
Халык
2010 елда районда 23337 кеше яши. Иң эре торак урыннары: Аскын, Көбияз.
Төрле еллардагы сан алу буенча милли состав[1]
| Год | башкортлар | татарлар | руслар |
|---|---|---|---|
| 1970 | 57,6 % | 19,5 % | |
| 1979 | 74,3 % | 17,8 % | |
| 1989 | 63,3 % | 23,9 % | |
| 2002 | 70,9 % | 17,6 % | 10,5 % |
| 2010 | 68,9% | 19,4% | 10,6% |
Туган тел буенча халык (2010): башкорт теле — 54,2%, татар теле — 33,3%, рус теле — 11,7%.
Демография
Тел
Район халкының күпчелеге татар телен туган теле итеп таный, 87% халыкның, татарларның һәм башкортларның, татарча белүе теркәлгән. Аскын районының төньяк-көнчыгышында - пермь, көнчыгышында златоуст сөйләшләре, көнбатышында бөре сөйләше, ә көньягында мишәр диалектының байкыбаш сөйләше таралган. Башкорт теленә хас, татар теленә хас булмаган бер генә үзенчәлек тә юк.[19]
Район җирендә туган танылган кешеләр
- Мәсгудә Шәмсетдинова — композитор,
- Госман Садә – язучы,
- Нурулла Сафин, Сәлимҗан Галимҗанов — Сугыш геройлары
- Мәшһар Гомәров — балалар язучысы.
- Әлфис Гаязов, БР ФА президенты
- Марат Шәйбәков (1973, Билгеш), җырчы, БР атказанган артисты (2018).
Икътисад
Район шактый ярлы булып исәпләнә, үз керемнәр район бюджетнының бары 22%ын каплый. Биредә советы чорында эшләгән предпприятиеләр күбесе бөлгенлеккә төшеп юкка чыктылар.
Районның икътисады авыл хуҗалыгы һәм урман-агач юнәлешле. Авыл хуҗалыгы биләмәләре районның 36,7% (92,8 мең га) җирен алып тора. Алардан 66,7 мең га – игеннәр, 18,7 мең га – көтүлекләр. 60 фермер хуҗалыгы.
Урман хуҗалыгы белән ДУП (дәүләт унитар) “Аскинский лес” шөгыльләнә (елына 1,5 млн сумлык продукция).
Транспорт
Мәгариф
2009/10 уку елында 45 уку йорты эшләгән, шул исәптән 17 – урта, 13 – төп, 15 башлангыч мәктәпләр. Спорт мәктәбе бар. Аларда 3196 бала укый.
Башлангыч һөнәри уку йорты – Аскын һөнәри лицее (96№).
Медицина
Яңа Казанчы авылы янында минераль сулар белән дәвалаучы “Танып” санаторие ачылган. Пермь крае Чернушка бистәсеннән автобуслар йөри. Санаторий — районда иң эре эш бирүче – 200 кеше эшли, ел да 4 мең кеше сәләмәтләнеп чыга.
Матбугат
1931 елдан бирле татар һәм рус телләрендә район газеталары чыгарыла: «Ышаныч» һәм «Аскинская новь» 2014 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.. 2002 елдан башлап газета редакциясе каршында мәҗбүри рәвештә башкорт телендәге “Янтөягем” газеты чыгарыла.
Искәрмәләр
Программа развития муниципального района [рус.]
- ↑ Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенроссия җанисәбе (2002)
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ Р. Әхмәтьянов. «Аскын татарлары» (авторы Ф. Нуретдинов, Казан 2002 ел) китабына кереш сүз, archived from the original on 2016-03-09, retrieved 2011-07-05