Ярмәкәй районы

Ярмәкәй районы (рус. Ермекеевский район) — Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасына керүче административ-территориаль берәмлек (район) һәм үзенең чикләрендә Ярмәкәй районы муниципаль районы (баш. Йәрмәкәй районы муниципаль районы) атамасы белән куллана торган муниципаль берәмлек (муниципаль район).

Административ үзәге — Ярмәкәй авылы, 2011 ел мәгълүматларына күрә биредә 4 226 кеше яши.

Тарих

1935 елның 31 гыйнварында Бәләбәй районының бер өлешендә төзелә. Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

География

Ярмәкәй муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында, өч төбәк (Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе) тоташкан җирдә урнашкан. Район Ыкның уң ярында ята, район аша аның кушылдыгы — Рә елгасы ага.

Мәйданы 1437 км² тәшкил итә. Туймазы, Бәләбәй, Бишбүләк районнары белән, Татарстанның Баулы һәм Ырынбур өлкәсенең Северный районнары белән чиктәш.

Район үзәге Уфадан 235 км ераклыкта урнашкан.

Район уңдырышлы җирләргә ия, каратуфрак җирнең 73,4 %-тын биләп тора. Урманнар 15 % җирне били.

Халык

51 авыл бар, иң эреләре: Ярмәкәй, Спартак (1,05 мең), Тарказы (0,84 мең), 8 март ис. (0,8 мең), Иске Турай (0,74 мең), Суыккүл (0,79 мең).

Районның төп халыклары — татарлар, чуашлар, руслар. Шулай ук мукшы һәм удмурт авыллары бар.

Ел татарлар чуашлар башкортлар руслар[1]
1939[2] 30,3 % 13,8 % 21,3 % 24 %
1970 37,6 % 24,4 %
1989 54,4 % 16 % 11,3 %
2002 20,3 % 14,5 % 46,3 % 10,6 %
2010[3] 36,4 % 14,6 % 28,6 % 11,8 %

Мукшылар (3,7 %), удмуртлар (2,9 %).

Халык саны
1939[4][5]1959[6][5]1970[7][5]1979[8][5]1989[9][5]2002[10][5]2008[11]
43 65529 91227 02422 52718 15518 20516 723
2009[12]2010[13]2012[14]2013[15]2014[16]2015[17]2016[18]
16 60417 16216 76616 52116 19316 04615 909
2017[19]1 гый 2018[20]1 гый 2019[21]2021[22]
15 73715 82815 78915 259

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 54,8 %, рус теле — 15,3 %, чуаш теле — 13,4 %, башкорт теле — 9,3 %, ар теле — 2,8 %.[23]

Административ бүленеш

  • Бикәт авыл шурасы
  • Иске Сүлле авыл шурасы
  • Иске Турай авыл шурасы
  • Кызылъяр авыл шурасы
  • Рәтамак авыл шурасы
  • Сигезенче Март авыл шурасы
  • Спартак авыл шурасы
  • Суыккүл авыл шурасы
  • Тарказы авыл шурасы
  • Түбән Олыелга авыл шурасы
  • Урта Карамалы авыл шурасы
  • Усман-Ташлы авыл шурасы
  • Ярмәкәй авыл шурасы
  • Район җирендә туган танылган кешеләр

    Сугыш геройлары

    Сәяси золым корбаннары

    Икътисад

    Авыл хуҗалыгы

    Районда 25 эре хуҗалык, 51 фермер хуҗалыгы исәпләнә.

    Авыл хуҗалыгы өчен уңышсыз килгән 2010 елда район 1178,3 млн (2009 елда 1407,2 млн) сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән. Эре хуҗалыкларга 27,8 % бәя туры килә (2009 елда — 37,2 %), шәхси хуҗалыкларда 65,5 % (57,2 %) җитештерелгән, фермерлар 6,7 % (5,6 %) җитештергәннәр.

    Районның авыл хуҗалыгына зәгыйфь матди-техник нигез, түбән уңышдырышлык, терлекчелектә түбән җитештерүчәнлек хас.

    Мәгариф өлкәсе

    2010 елның 1 июненә Ярмәкәй районында 24 мәктәп эшләде. Ул уку елын мәктәпләрдә 1 892 бала тәмамлаган. Аларның 971 — татар балалары.

    Татар телендә 8 мәктәптә һәм 2 филиалда 271 бала белем ала. Бу татар балаларының 27,9 %-тын тәшкил итә. 14 мәктәптә татар телен туган теле буларак тагын 568 бала өйрәнә (54,5 %).

    6 мәктәптә чуаш телен 288 бала өйрәнә (91,1 %). 1 мәктәптә (Күпчәнәйдә) ар теле өйрәнелә (59 бала — 77,6 %). 1 мәктәптә (Яңа Сүлле) 20 бала эрзә телен өйрәнә (32,8 %).

    Матбугат

    1935 елдан бирле татар һәм рус телләрендә «Ярмәкәй яңалыклары» / «Ермекеевские новости» дип аталган район гәҗите чыгарыла. Айга 1 тапкыр башкорт телендәге «Етегән» дигән гәҗит-кушымтасы чыгарыла.[24]

    Сылтамалар

    Искәрмәләр

    1. Рус Википедиясе
    2. demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2096
    3. Итоги Всероссийской переписи населения по Республике Башкортостан (pdf). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2013. Архивировано 9 март 2013 года.
    4. СССР җанисәбе (1939)
    5. 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
    6. СССР җанисәбе (1959)
    7. СССР җанисәбе (1970)
    8. ССҖБ җанисәбе (1979)
    9. СССР җанисәбе (1989)
    10. Бөтенроссия җанисәбе (2002)
    11. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
    12. https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
    13. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
    14. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
    15. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
    16. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
    17. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
    18. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
    19. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
    20. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
    21. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
    22. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
    23. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-27, retrieved 2015-07-20 
    24. Ермекеево.Ру (Радмир Рамазанов сайты)

    Тема буенча өстәмә

    Төркемнәр