Бакалы районы
|
|||||
Ил | Русия | ||||
---|---|---|---|---|---|
55°10′35″ с. ш. 53°48′10″ в. д.GЯO | |||||
Статус | Район | ||||
Республика | Башкортстан | ||||
Административ үзәк | Бакалы | ||||
Нигезләү датасы | 1930 | ||||
Район башлыгы | Андреев Александр Георгий улы[1] | ||||
Рәсми телләр | башкорт теле, рус теле | ||||
Халык саны (2010) | 31 886 кеше | ||||
Мәйдан |
|
||||
Биеклек | 137 | ||||
Сәгать поясы | MSK+2 (UTC+6) | ||||
Автомобиль номерлар коды | 02, 102 | ||||
http://www.bakaly.ru/ | |||||
Бакалы районы (баш. Баҡалы районы, рус. Бакалинский район) — Башкортстанның көнбатышында, Татарстан чигендә урнашкан муниципаль район. Административ үзәге – Бакалы авылы.
Ык һәм Сөн буйларында урнашкан районның гомум мәйданы 1951 квадрат километр тәшкил итә. 96 торак пунктын 17 авыл биләмәсе берләштерә, шуларда барлыгы 32 меңнән артык кеше яши.
Район 1930 елның 20 августында төзелә.
Сыйфатлама
Бакалы районы Башкортостанның көнбатышында урнашкан. Ул республиканың Илеш, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Татарстанның Азнакай, Актаныш районнары белән чиктәш. Бакалы районы чуар, шулай да, татар-керәшен җире дип санала. 1989 елда уздырылган исәпкә алу мәгълүматларына караганда, татарларның саны – 20 093 кеше, ягъни район халкының 62,2 %ы (1979 елдагы мәгълүматлар буенча, татарлар 20 305 кеше булган).
2002 ел халык исәбен алу мәгълүматларыннан күренүенчә, биредә күпчелекне татарлар тәшкил итә. Алар районда 51,7 процент, 16 700 кеше исәпләнәләр. Татарлар составындагы этнотөркем – керәшеннәр 13,3 процент. Руслар – 21,3, башкортлар 19,4, чуашлар 3,2, чирмешләр 2,9 процент.
Татарлар саны нык киметелгән дип санала, галимнәр, журналистлар районда башкортлар санын татарлар хисабына күбәйтелде дип әйтәләр[2][3]. Аерым алганда районда яшәгән керәшеннәрне башкортлаштыру күренеше урын ала[4].
Фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган, Бөек Ватан сугышында каһарманлыгы өчен «Кара генерал» кушаматын алган легендар шәхес Даян Мурзин Бакалы районында туган. Еш кына аны башкорт дип күрсәтергә тырышалар, ләкин Даян ага милләтне алмаштыру мөртәтлек сыйфаты дип саный. Әмма ул туып-үскән Балыклы, аннары мәктәпне тәмамлаган Иске Корыч авыллары хәзер башкортныкы дип атала.
Демография
1939[5][6] | 1959[7][6] | 1970[8][6] | 1979[9][6] | 1989[10][6] | 2002[11][6] | 2008[12] |
---|---|---|---|---|---|---|
59 850 | ↘46 928 | ↗47 648 | ↘39 302 | ↘32 286 | ↗32 327 | ↘31 961 |
2009[13] | 2010[14][6] | 2012[15] | 2013[16] | 2014[17] | 2015[18] | 2016[19] |
↘31 869 | ↘28 776 | ↘28 224 | ↘27 811 | ↘27 609 | ↘27 227 | ↘26 772 |
1 гый 2019[20] | 2021[21] | |||||
↘25 957 | ↘25 682 |
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 64,3%, , рус теле — 26,3%, башкорт теле — 3,8%, чуаш теле — 2,5%, чирмеш теле — 2,3%.[22]
Районда туган танылган кешеләр
- Михаил Петров (1904, Иске Шәрәшле – 1967) – Советлар Союзы Герое, полковник.
- Даян Мурзин («Кара генерал», 1921, Иске Балыклы - 2012)
- Талип Нуркаев (1925, Үстем – 1997) – Советлар Союзы Герое.
- Нәҗип Асанбаев (1921, Акман—2013) – Башкортстанның халык язучысы, драматург
- Фәиз Зөлкәрнәев (1951, Сөендек – 1997) — язучы, журналист
- Мияссәр Басыйров (1930, Иске Балыклы – 1983) – язучы.
- Заһид Фәйзи (1933, Иске Балыклы—2013) — татар язучысы.
- Фәһим Ситдиков, (1953, Наратъелга – 2012).
- Рәис Мөхәммәдиев (1946, Сазанлы) — татар язучысы, фантаст.
- Айрат Шаммазов (1947; Урманай) — галим, Уфа нефть институты ректоры, "Бакалы якташлары" оешмасы җитәкчесе
- Равил Кәримов (1952, Мостафа) — полковник, янгыннан саклаучы; "Бакалы якташлары" оешмасының башкарма комитеты рәисе.
- Урал Латыйпов (1951, Катай) – Беларусия дәүләт эшлеклесе.
- Равил Зарипов (1954, Яңа Тымытык) — Татарстан премьер-министры урынбасары, министр
- Илдар Сәетов (1957, Бакалы) — драма актеры, РФ атказанган, БР халык артисты.
- Ләис Харрасов (1962, Бишкаен) — татар шагыйре.
- Рәшит Кучумов (1946, Яңа Катай) — техник фәннәр докторы, профессор.
- Әгъла Кучумов (1938, Яңа Катай) — спортчы, ветераннар арасында 7 тапкыр дөнья чемпионы.
- Римма Кучумова (1954, Яңа Катай) — шагыйрә, журналист, «Авангард» (2003-2005), «Сәлам» газеталарының баш мөхәррире.
- Марина Карпова 1989, Яңа Шәрәшле) — җырчы, М.Е Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры солисты.
Матбугат
1931 елдан татар телендә «Авыл таңнары» газеты чыга. Элекке исемнәре – “Ударчы”, “Коммунизмга”, “Коммунизм әләме”.
Мөхәррире - Башкортстанның атказанган матбугат һәм гаммәви мәгълүмат хезмәткәре, Казан дәүләт университетын тәмамлаган журналист Валентина Николай кызы Шакирова.
Чыганаклар
«Татар түгел, башкорт сез». Р. Бикмөхәммәтова
Искәрмәләр
- ↑ http://www.bakaly.ru/administratsiya/struktura/glava/
- ↑ Җанисәп: саннар белән шаяртмаска! I
- ↑ http://www.azatliq.org/content/article/1959293.html
- ↑ «Башкортстанда керәшеннәрне бетерә алмаслар»
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml?invalidSession=true&reason=Session+not+established. 2010 ел җанисәп алу базасы]