Рәис Мөхәммәдиев
Рәис Гатаулла улы Мөхәммәдиев (01.09.1946, Башкортстан, Бакалы районы, Сазанлы) — Башкортстанда яшәп иҗат иткән фантаст татар язучысы.
Тәрҗемәи хәле
Рәис Гатаулла улы Мөхәммәдиев 1946 елның 1 сентябрендә[1] Башкортстанның Бакалы районы Сазанлы авылында туа. Татарстанның Мөслим районы Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач хәрби хезмәттә була, Себер якларында эшләп йөри.
Хәзерге вакытта Башкортстанның Чишмә районы Ибраһим авылында яши.
Иҗаты
Файл:Билгесез планета.jpg
"Билгесез планета" китабы тышлыгы
Р. Мөхәммәдиевнең каләме исә, 3. Мәхмүдидән аермалы буларак, галәми фантастикада көчлерәк. Ул чит-ят планеталар белән бәйле, үтә дә гаҗәеп маҗаралар хакында яза, оригиналь образлар, ситуацияләр уйлап таба. Аның әсәрләре укучының аның, хисләрен баштан ахыргача киеренкелектә тота, конфликт исә иң соңгы юлларда гына чишелеп китә. Бу үзенчәлек Р. Мехәммәдиев әсәрләрен мавыктыргыч һәм кызыклы итә. Рәис Мөхәммәдиев — Галәмнең ерак чикләрендә яңадан-яңа әхлакый сынаулар белән очрашкан астронавтлар турында кыска, сeрәтләмә хикәяләр остасы.[2]
Әсәрләре
Дистәләгән фантастик хикәя һәм повесть авторы. Татар телендә «Билгесез планетада: фантастик hәм маҗаралы повестьлар hәм хикәяләр» җыентыгын чыгара.
- "Билгесез планетада"
- "Дөньяда ниләр юк"
- "Хөкем"
- "Әүл ия"
- "Җәүһәр планета"
- һ.б.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татар электрон китапханәсе. 2010 елның 17 июль көнендә архивланган.