Равил Мотыйгулла улы Кәримов


Банкир белән бутамагыз

Равил Кәримов, Равил Мотыйгулла улы Кәримов (1952 елның 19 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Бакалы районы, Мостафа) ― Башкортстанның Уфа шәһәре шәһәр округы Янгыннан саклану идарәсе МБУ начальнигы, полковник. Россия Федерациясенең атказанган янгын сагы хезмәткәре (2021).

Тәрҗемәи хәле

1952 елның 19 маенда Башкортстан АССРның Бакалы районы Мостафа авылында туа. Мостафа мәктәбендә 8 сыйныфны бетергәч, Бакалыда техник училищеда тракторчы – машинист һөнәренә укый. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын, Свердловск янгынга каршы тору техник училищесын тәмамлый.

1970 - 1972 елларда хәрби хезмәтне үти.

Хезмәт юлы

Янгыннан саклану буенча хезмәтләренә патентлары бар[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Бакалы якташлыгы оешмасында

Оешкан көненнән алып (1999), якташлыкның башкарма комитеты рәисе.

  • Бакалы районының социаль – икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертә.
  • Чәкәт - Урманай юлын сафка кертүне тәэмин итә.
  • Туган авылы Мостафада һәм Иске Корычта янгын бүлеге һәм депосы ачуда ярдәм итә.
  • Бакалы районы яшьләренең Уфаның дәрәҗәле югары уку йортларына, шул исәптән янгыннан саклану кафедрасына[4], керүен тәэмин итү өчен, районда вузларның әзерлек курсларын оештыруда катнаша.
  • Якташларын Уфага мәдәни чараларга китертүне даими оештыра.

Үзенең “Мостафа чишмәләре” китабында туган авылының табигате, хөрмәтле шәхесләре турында олы мәхәббәт белән сөйли[5].

Чыганаклар

  1. Андреев А.Г., Латыпова А.А. идр. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6
  2. Каримов Р.М., Шокурова С.П.,Кусырева Ю.А.15 лет землячеству. Бакалы, 2014.

Искәрмәләр