Мияссәр Басыйров
Мияссәр Мәсәгуть улы Басыйров (25 ноябрь 1930, Иске Балыклы — 18 февраль 1983, Уфа) — СССР башкорт шагыйре һәм журналисты. 1968 елдан — СССР Язучылар берлеге әгъзасы[1][2].
Тәрҗемәи хәле
1930 елның 25 ноябрендә Башкорт АССРның Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа[3]. Бөек Ватан сугышы елларында җирле күмәк хуҗалыкта эшли. 1948 елда фабрика-завод укыту училищесында укырга Иркутскка китә, аннары шахтада эшли. Башкортстанга кайткач, Башкорт театр-сәнгать училищесында укый. 1959 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый[1][2].
1952—1963 елларда республика радио һәм телевидение комитетында әдәби хезмәткәр, 1964—1980 елларда «Совет Башкортостаны» газетында һәм «Хэнэк» журналында, шул исәптән бүлек мөдире булып эшли.
Иҗаты
«Мин — һинеке, тормош» («Мин — синеке, тормыш!») исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1965 елда басылып чыга. Аннан соң «Бөркөт күтәрелер үргенәм» («Бөркет күтәрелер биеклек»; 1968), «Йөрәгем — ғүмер сәғәтем» («Йөрәгем — гомер сәгатем»; 1976) һәм «Бағышлау» («Багышлау»; 1980) җыентыклары нәшер ителә. Мияссәр Басыйров шигырьләрендә туган як, мәхәббәт һәм яшьлек темалары чагылыш таба. Шагыйрь вафатыннан соң «Йылдарым — елкәндәрем» (1997) һәм «Һағынғандыр мине ҡайындар…» (2005) җыентыклары басыла[2][1].
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Патриот бакалинской земли. К 80-летию писателя Миассара Басырова. Башинформ (25 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Басыров (Басиров) Миассар Магасумович (1930—1983). Национальная библиотека имени А.-З. Валиди Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.
- ↑ Он был истинным патриотом родной земли (К 90-летию со дня рождения писателя Миассара Басырова). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2021. Архивировано 24 сентябрь 2021 года.
- ↑ Басиров Миәссәр Мәғәсүм улы (башк.). bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2026.