Әгъла Кучумов

Әгъла Кучумов (Әгъла Җәмгытдин улы Кучумов) — спортчы (спорт йөрүе), ветераннар арасында спорт йөрүе буенча 7 тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкырлар Европа, Россия чемпионы. ССРБ спорт остасы. Галим Рәшит Кучумовның абыйсы.

Тәрҗемәи хәле

undefined

1938 елның 9 гыйнварында БАССР Бакалы районы Яңа Катай авылында туган.

«Математика» белгечлеге буенча уку йортын тәмамлагач, БР статистика идарәсендә икътисадчы булып эшләгән. Башкорт дәүләт университетында эшләгән: лаборанттан уку бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә кадәр үсә. Лаеклы ялга киткәнче 7 ел Уфада Балалар иҗат йорты директоры була[1].

Спорт карьерасы

Уфада укыганда сары авыруы белән авырый башлый. Табиблар аңа климатны алмаштырырга киңәш итәләр[2]

Дүшәнбедә яшәгәндә, халыкара класслы спорт остасы, спорт йөрүе буенча 5 тапкыр дөнья чемпионы Григорий Панечкин белән таныша, аның кул астында тренировкалар башлый. Хәзер Ә. Кучумов – 100 медаль иясе.

Нәтиҗәләре

  • 1993 дөнья чемпионы (М40) — Спорт йөрүе (20 км) — 5:13:02
  • 2003 дөнья чемпионы (М65) — Спорт йөрүе (5 км) — 28:38:54
  • 2003 дөнья чемпионы (М65) — Спорт йөрүе (20 км) — 2:03:40
  • 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (5 км) — 31:22:97
  • 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (10 км) — 1:06:58:00
  • 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (10 км) (команда зачеты) — 3:52:42
  • 2013 дөнья чемпионы (М75) — Спорт йөрүе (20 км) (команда зачеты) — 2:18:42[3]

Кызыклы факт

  • 1999 елда 61 яшендә ветераннар өчен куйган рекорды — 5 км араны 20:22:50 дә үтә — 15 ел саклана. Элекке рекорд ССРБ атказанган спорт мастеры Владимир Голубничийныкы – 22:44:80[4].
  • 50 еллык спорт тормышында кызу адым белән 2 такыр экваторны урарлык җир йөргән.

Чыганаклар

  1. Бакалинская земля: история и люди. Уфа, 2010. ISBN 978-5-85051-512-6

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ «Истоки», 27.07.2011, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-07-28 
  2. ↑ Люди сайтында
  3. ↑ Ветераны.Ру сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-28 
  4. ↑ Вечерняя Уфа, 09.11.2013