Башкорт дәүләт университеты

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Башкорт дәүләт университеты
Bashkir State University (Ufa).jpg
Эшләү еллары Ректор Николай Морозкин (1953)[d]
Тел рус теле
Сайт bashedu.ru

Башкорт дәүләт университеты (БДУ, рус. Башкирский государственный университет, баш. Башҡорт дәүләт университеты) — Уфадагы классик төрдәге югары уку йорты.

2021 елның гыйнварыннан, Башкортстан хакимияте ике мөстәкыйль югары уку йортын — БДУ белән УДАТУ (Уфа дәүләт авиация техник университеты) берләштереп, яңа югары уку йорты — Уфа фән һәм технологияләр университеты (рус. Уфимский университет науки и технологий, баш. Өфө фән һәм технологиялар университеты) оештыру фикерен алга куя, дигән мәгълүмат бар[1].

2022 елның 8 июлендә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков БДУ һәм УДАТУ (Уфа дәүләт авиация техник университеты) базасында яңа вуз – Уфа фән һәм технологияләр университеты төзү турында боерыкка кул куйган. БДУ белән УДАТУ рәсми рәвештә кушыла [2].

Тарихы

Уфада педагогик югары уку йорты ачу мәсьәләсе 1905 елда, Оренбург, Уфа, Пермь губерналарын, шулай ук Тургай һәм Җаек өлкәләрен хезмәтләндергән Оренбург уку округы үзәге Оренбургтан Уфага күчерелгәннән соң күтәрелә.

1909 елның 2 июлендә Россия империясенең халык мәгарифе министры Александр Шварц Өфедә 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өчьеллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында киңәш бирә. Бер үк вакытта Халык мәгарифе министрлыгы Оренбург уку округы попечителенә директор вазифасына тиешле кандидатура табарга куша. Нәтиҗәдә Уфа гимназиясе укытучысы Александр Николаевич Лисовкий сайлап алына.

1909 елның 4 октябрендә Уфа укытучылар институты үзенең ишекләрен ача, ул Телеграф урамының 9 нчы йортында (хәзерге вакытта Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты корпусларының берсе, Цюрупа урамы, 9) урнаша. Оренбург уку округы попечителе институтны ачык дип игълан иткәч, тантанада катнашканнарның барысы исеменнән халык мәгарифе министрына телеграмма төзелә һәм җибәрелә. Анда императорга тугрылык тойгылары белдерелә. Телеграммага Уфа губернаторы, Уфа һәм Минзәлә епискобы, преосвященный Нафанил, Оренбург уку округы попечителе, дворяннарның өяз башлыгы, губерна земство идаралыгы рәисе, Уфа укытучылар институты директоры һәм башка рәсми кешеләр кул куя. Бу телеграмма Россиянең төрле төбәкләреннән «императорга тугрылык тойгыларын, чиксез сөюләрен» белдергән 20 башка хат, мөрәҗәгатьләр арасында 1909 елның 12 ноябрендә халык мәгарифе министры тарафыннан Император Николай II тапшырыла.

1912 елда институтның беренче чыгарылышы була. Аны, тулы уку курсы үтеп, 24 кеше белем ала. Педагогик советның 1912 елның 4 июне карары белән аларга шәһәр училищесы укытучысы исеме бирелә. Институтны алтын медаль белән — Борткевич Михаил һәм Самарин Николай, көмеш медаль белән — Антонюк Иосиф, Младенцев Никита, Панков Иосиф, Проскуряков Николай һәм Толмачев Дмитрий тәмамлыйлар. Аларның барысы да Оренбург уку округынең шәһәр укуханәләренә укытучылар итеп тәгаенләнә.

1917 елның сентябрендә 2 нче курс укучыларын артабан уку өчен беренче тапкыр ике агымга бүләләр: физика-математика һәм табигый-география бүлекләре. 1 нче курска кабул итү 3 бүлекнең: тарих-әдәбият, физика-математика һәм табигый-география бүлекләренең һәрберсенә аерым үткәрелә.

1919 елда Уфа укытучылар институты «Халык мәгарифе институты» итеп үзгәртелә. 1923 елдан алып институт «Практик институт» исемен ала һәм өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы белгечләре дә әзерли башлый.

1929 елда аның базасында К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты оештырыла. 1930 елда институтның эчендә үзгәртеп корулар була, бүлекләр факультетларга әйләндерелә (физика-математика факультеты, табигый фәннәр факультеты, география факультеты, тарих-филология факультеты). Бу факультетларда 15 кафедра эшли. Шул ук елда читтән торып уку бүлеге, тагын бер елдан кичке уку бүлеге ачыла.

1957 елда ССРБ Министрлар Шурасының 1957 елның 20 июлендәге карары белән педагогия институты «Башкорт дәүләт университеты» дип үзгәртелә. 6 ноябрдә университетны ачу тантанасы үткәрелә. Илдә ул 37 нче уку йорты була. Аны оештыручы һәм университетның беренче ректоры итеп Шәйхулла Чанбарисов тәгаенләнә.

Башкорт дәүләт университеты белем көченең көчле чагылышына һәм бик күп кешеләр өчен аларның туган йортларына әйләнгән.

Фактлар шуны сөйли: башлангыч эшлекле гуманитар дисциплиналар белгечләре әзерләүдә яуланган. 1934 елда башкорт теле һәм әдәбияты факультеты студенты Һәдия Дәүләтшина ССРБ Язучылар берлегенең Беренче съездында катнаша. Анда Максим Горький, Александр Фадеев тарафыннан аның иҗаты шәхсән яклау таба һәм бәяләнә. Аннан соң нәкъ Һәдия Дәүләтшина үзенең классик реалистик «Ыргыз» романын иҗат итә. Икенче булып бөтен Союз киңлекләрендә профессор Җәлил Киекбаев танылу яулый. Төрки һәм һинд-аурупа телләренең чагыштырма-тарихи анализы тел гыйлеме өлкәсендә бөтендөнья күләмендәге фәнни ачыш дип табыла. Һәдия Дәүләтшина белән Җәлил Киекбаевның уңышлары башкорт теле һәм әдәбияты белән филология фәненең үсешендә Башкорт дәүләт университетының зур ролен раслый.

Тарих факультетында да зур уңышларга өлгәшә. Беренче чиратта XVIII гасырдагы башкорт күтәрелешләренең идеологик, социаль, милли эчтәлеген яңадан карап бәяләгән һәм Зәки Вәлидинең иҗтимагый-сәяси, гыйльми һәм әдәби-публицистик эшмәкәрлеген яңадан тергезгән хезмәтләрне әйтергә кирәк. Шул ук факультетта иң борынгы вакытлардан алып хәзерге көнгә кадәр чорны үз эченә алган, ике кисәктән торган «Башкортстан тарихы» басылып чыга.

Университет Башкортстан, шулай ук бөтен ил белән бергә үсешә. Фәнил Саяхов, Алексей Леонтьев, Карл Минскер, Евгений Журавлев, Григорий Заблуда, Юрий Кулагин, Камил Вәлиевларның исемнәрен атап үтәргә кирәк.

Бу елларда Башкорт дәүләт университеты иҗтимагый, дөньяга караш өлкәсендә чын фәнни караш формалашу үзәгенә әйләнгән. Гуманитар фәннәр өлкәсендә профессорлар Әхнәф Кирәев, Мидхәт Гайнуллин, Лев Бараг, Игорь Распопов, Ромен Нәзировлар зур абруй яуладылар. Егерме елдан артык университет белән Шәйхулла Чанбарисов җитәкчелек итә. Ул университетның матди базасын булдыру, уку бинасын педагогик кадрлар белән ныгыту, яңа белгечлекләр ачу өстендә каты эшләде. Аның ССРБ-да университет белеме үсеше турындагы гыйльми хезмәте тәүгеләрдән булып басылып чыкты, бу хезмәт югары белем буенча белгечләрнең югары бәясен алды.

Бүген Башкорт дәүләт университетының штатында 1000-дән артык югары квалификацияле укытучылар эшли, 27 меңгә якын студент укый.

2012 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының югары уку йортларны киметү һәм эреләштерү планнары буенча БДУ га Бөре дәүләт социаль-педагогия институты һәм Зәйнәб Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе кертелде.

БДУ-ның Стәрлетамак филиалы һәм Зәйнәб Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия «БДУ-ның Стәрлетамак филиалы» булып эшли башлады.

2012 елда Рөстәм Хәмитов РФ Мәгариф һәм фән министры белән очрашуда БДУ, М. Акмулла исемендәге БДПУ һәм Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты нигезендә «Уфа федераль университеты» оештырырга тәкъдим итә.

2017 елның мартында Өфенең Тукай урамында Башкорт дәүләт университетының тугыз катлы яңа уку корпусы ачылды, аның мәйданы – 14395,20 квадрат метр. Биредә география, тарих, фәлсәфә һәм социология факультетлары, шулай ук Икътисад, финанс һәм бизнес институты урнаша.

2023 елның 10 маенда Башкорт дәүләт университетының төп корпусы (Зәки Вәлиди урамы, 32) төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган.[3]

Ректорлар

Структура

Университет 12 факультет, 2 институт һәм 1 академядән тора. кафедра алып бара.

Институтлар

  • Физика-техника институты
  • Хокук институты

Факультетлар

  • Математика һәм мәгълүмат технологияләр
  • Химия
  • Биология
  • География
  • Тарих
  • Икътисад
  • Филология
  • Романо-герман филологиясе
  • Башкорт әдәбияты һәм журналистика
  • Инженерлар әзерли торган
  • Философия һәм социология
  • Психология
  • Эшкуарлыкның гомуми иминлеге Академиясе.

Бүген вузда 27 меңнән ким талиб укый. Аларга меңнән артык укытучы белем бирә. Шулар исәбендә 161 фән докторы, 477 фәннәр кандидаты, 111 профессор, 283 доцент.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

(башк.)