Волгоград дәүләт университеты

Волгоград дәүләт университеты (ВолДУ, рус. Волгоградский государственный университет, ВолГУ) — Волгоград өлкәсенең административ үзәге Волгоград шәһәрендә урнашкан югары уку йорты, Волгоград өлкәсенең иң эре югары уку йортларыннан берсе. 1980 елда нигезләнгән.
Югары уку йорты структурасына 11 институт, 50гә якын махсус һәм гомумуниверситет кафедрасы, 28 магистратура юнәлеше, 44 бакалаврлар әзерләү юнәлеше, 3 белгечлек; аспирантура (42 белгечлек буенча) һәм докторантура (9 белгечлек буенча) керә. Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тормышка ашыручы һәм һөнәри яңадан әзерләү программасын, ике диплом алуны, һөнәри квалификацияне күтәрүне эченә алган өстәмә һөнәри белем бирү системасы бар. Даими рәвештә вузда 12 меңнән артык студент һәм аспирант белем ала.

Тарих

undefined

1972 елда КПССның Волгоград өлкә комитеты шәһәрдә дәүләт университеты булдыру кирәклеге турында карар кабул итә.

1974 елның 21 июнендә СССР Министрлар Советының Волгоградта дәүләт университетын оештыру турында № 510 карары чыга; шул ук елның 30 октябрендә РСФСР Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгының Волгоград дәүләт университетын оештыру турында № 469 боерыгы чыга.

Ачылу 1980 елда була, шул елны табигать һәм гуманитар фәннәр факультетына 5 белгечлек буенча беренче 250 студент укырга кабул ителә. Алга таба 10 институт, фәнни китапханә, 21 фәнни-белем бирү үзәге, 182 белем бирү программасы, фәнни нәшрият һ. б. булдырыла; Волжскийда һәм Урюпинскида филиаллары ачыла.

2012 елга: вузны 40 000 студент тәмамлаган, 12 000 студент, аспирант, докторант, тыңлаучы белем алуын дәвам итә, 1 800 хезмәткәр һәм укытучы эшли [5].

Югары уку йорты — Евразия университетлары [6], Россия классик университетлары [7], Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциацияләре [8] әгъзасы.

2014 һәм 2015 елларда университет БРИКС илләренең иң яхшы университетлары исемлегенә керә (151 урын, Британиянең Quacquarelli Symonds халыкара консалтинг агентлыгы буенча)[9][10][11]. М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Кёльн (Алмания), Сорбонна (Париж), Инхолланд (Нидерланд) университетлары һәм башкалар белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә тора[12].

2015 елда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә университетка Волгоград дәүләт социаль-педагогика университеты кушылган[13], 2016 елда боерык юкка чыгарылган [14].

Структура

Университет составына тиешле факультетларның статусын үзгәртү юлы белән ясалган 9 институт керә:

  • Икътисад һәм финанс институты
  • Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты
  • Өстәмә белем бирү институты
  • Тарих, халыкара мөнәсәбәтләр һәм социаль технологияләр институты
  • Идарә һәм региональ икътисад институты
  • Хокук институты
  • Математика һәм мәгълүмати технологияләр институты
  • Табигать фәннәр институты
  • Өстенлекле технологияләр институты

Филиаллар

Университет структурасына Волжский шәһәрендә урнашкан гуманитар институт керә[15].

2015 елда Урюпинскидагы филиалы ябылган[16][17].

Читтән торып белем бирүче факультетларны ябу сәясәте нәтиҗәсендә, Калач-на-Дону, Михайловка, Фролово, Актүбә шәһәрләрендәге факультетлары ябылган.

Фәнни журнал

1996 елдан «Вестник Волгоградского государственного университета» фәнни журналы чыгарыла.

Музей

1997 елда ачылган Музей комплексы түбәндәгеләрне үз эченә ала: ВолДУ тарихы музее, курсант полклары музее, академик В. И. Борковскийның кабинет-музее, археология, антропология, этнология музее [18].

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Directory of Open Access Journals — 2003.
  2. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  3. https://apps.db.ripe.net/search/lookup.html?source=ripe&key=217.149.176.0%20-%20217.149.179.255&type=inetnum
  4. https://apps.db.ripe.net/search/lookup.html?source=ripe&key=2001:6d0:ffe0::/48&type=inet6num
  5. Об университете (рус.). Официальный сайт ВолГУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 4 сентябрь 2015 года.
  6. Список университетов — членов ассоциации (рус.). Евразийская ассоциация университетов. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015.
  7. Члены-учредители АКУР (рус.). Ассоциация классических университетов России (АКУР). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015.
  8. Члены МАПРЯЛ (рус.). Международная ассоциация преподавателей русского языка и литературы (МАПРЯЛ). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 24 октябрь 2015 года.
  9. Volgograd State University (ингл.). Top Universities. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015.
  10. В топ-200 лучших вузов стран БРИКС вошел один университет Волгограда (ингл.). «Аргументы и факты» — Волгоград (9 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015.
  11. ВолГУ попал в рейтинг двухсот лучших университетов БРИКС (ингл.). «Волга-Медиа» (18 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015.
  12. География сотрудничества (рус.). Официальный сайт ВолГУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015.
  13. Правительство. Приказ N 1558 (рус.). «Российское образование» (30 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2016.
  14. Правительство. Приказ N 1630 (рус.). «Российское образование» (21 декабрь 2016).
  15. Волжский гуманитарный институт — Информация (рус.). Официальный сайт ВГИ ВолГУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015. Архивировано 13 сентябрь 2019 года.
  16. В Урюпинске закрыли филиал Волгоградского государственного университета (рус.). «Блокнот-Волгоград» (21 август 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015.
  17. В Урюпинске закрывают филиал ВолГУ (рус.). Mail.ru (21 август 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 16 октябрь 2015 года.
  18. Музейный комплекс (рус.). Официальный сайт ВолГУ. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 сентябрь 2015.

Тема буенча өстәмә