Себер федераль университеты
Себер федераль университеты (СДУ, рус. Сибирский федеральный университет) — Красноярскида урнашкан федераль университет.
Тарих
СДУ 2006 елда Красноярск шәһәренең 4 югары уку йорты (Красноярск дәүләт университеты, Красноярск архитектура-төзелеш академиясе, Красноярск дәүләт техника университеты һәм Төсле металлар һәм алтын дәүләт университеты) берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.[3]
2012 елда СДУ составына Красноярск дәүләт сәүдә-икътисади институты һәм «Кристалл» фәнни-тикшеренү инженер үзәге кертелгәннәр.[4]
Структура
Университет 20 институттан тора; вузда 36 500[5] студент укый, аларга якынча 3 300 укытучы белем бирә.
Шуның өстенә, Әчинскидә, Железногорскида, Минусинскида, Шарыпта, Лесосибирскида (педагогика институты), Абаканда (Хакас техника институты) филиаллар, ә Мәскәүдә, Санкт-Петербургда, Томскида, Дивногорскида, Заозёрныйда һәм Канскида вәкиллекләр эшлиләр.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
- Рәсми сайт 2012 елның 30 апрель көнендә архивланган.