Минусинск

Минусинск (рус. Минусинск) — Россиянең Красноярск краенда шәһәр, Минусинск районының үзәге.

Халык саны — 71 171 кеше.[2]

География

Минусинск Енисей елгасында, Минусинск казанлыгында, Красноярскидан 661 километр көньяктарак урнаша. Красноярск тимер юлында Минусинск станциясе.

Шәһәр аша Р257 «Енисей» (Красноярск — Абакан — Кызыл) автоюлы уза.

Климат

Минусинск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 5,9 7,8 24,2 33,0 37,7 37,4 38,9 37,7 32,6 25,8 15,3 6,7 38,9
Уртача максимум, °C −13,5 −10,4 −1,2 10,1 18,2 24,5 26,4 23,8 17,2 8,1 −3,3 −11,3 7,6
Уртача температура, °C −19,5 −17,8 −8,1 3,1 10,9 17,4 19,8 16,8 9,8 1,9 −8,6 −16,7 0,9
Уртача минимум, °C −26 −25,4 −15,1 −3,4 3,2 9,9 12,9 10,2 3,6 −3,1 −13,8 −23 −5,7
Абсолют минимум, °C −49,5 −47,6 −46,7 −32,3 −10,9 −3,5 2,7 −2,8 −10,2 −24 −42,9 −49,4 −49,5
Явым-төшем нормасы, мм 326
Чыганак: [1] [2]

Тарих

Минусинск 1739 елда Минус елгасының Енисейгә коя торган җирендә нигезләнә.

1822 елдан — Енисей губернасының округ шәһәре. 1898 елдан, Минусинск округы өязенә үзгәртеп кору сәбәпле, өяз шәһәре була.

1856 елда Минусинск шәһәрендә 1 чиркәү, 432 йорт һәм 20 лавка (кибет) булган.

XIX—XX гасырның башында Минусинск сәяси сөрген урыны буларак таныш булган.

1924 елдан — Минусинск районы һәм Минусинск округы (1930 елга хәтле) үзәге.

Халык

1840[3] 1856[4] 1897[5] 1926[4] 1931[4] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[2]
~2 200 10 231 ~20 400 ~19 900 38 318 40 763 56 237 72 942 72 561 71 171

Милли состав (2002): руслар — 92,7%, алманнар — 1,4%, украиннар — 1,4%, татарлар — 1,3%.[11]

Икътисад

«Электрокомплекс» заводы, кабельләр, югары вольтлы аппаратура, электроҗылыткыч приборларны ясау заодлары.

Сөт, кондитер-макарон фабрикалары, сыра кайнату, ликёр-аракы, яшелчә-консерв заводлары.

Югары уку йортлары

  • Красноярск дәүләт педагогика университетының филиалы

Галерея

Искәрмәләр

  1. ↑ ОКТМО. 179/2016. Сибирский ФО — 2016.
  2. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-27 
  3. ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  4. ↑ 1 2 3 http://www.mojgorod.ru/krsnjar_kraj/minusinsk/index.html
  5. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=610
  6. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-01-27 

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә