Абакан
Абака́н (хак. Ағбан) — Хакасия Республикасы башкаласы. Халык саны — 163,4 мең кеше. Халык тыгызлыгы — 1452 кеше/км². Шәһәр мәйданы — 112,38 км². Элекеге исемнәр: 1870 елга кадәр — Абакан острогы, 1925 елга кадәр — Усть-Абакан, 1931 елга кадәр — Хакасск.
Географик мәгълүмат
Шәһәр Енисейга коя торган Абакан елгасы тамагында урнашкан. Минусинск казанлыкның үзәк өлешендә, диңгез өсте тигезлегеннән 250 м биеклектә табыла.
Климат
Кискен континенталь климат. Казанлыкларның климаты әйләнә-тирәдәге тауларга караганда йомшаграк. Кайбер елларда кар яву июнь һәм август айларында була. Сезон аралары кыска, салкын. Зур тәүлеклек температураның чайкалу.
| Абакана климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Абсолют максимум, °C | 2 | 7 | 15 | 26 | 32 | 36 | 35 | 32 | 31 | 22 | 16 | 3 | 36 |
| Уртача максимум, °C | −13 | −9 | 1 | 9 | 18 | 23 | 26 | 23 | 16 | 6 | −5 | −13 | 7 |
| Уртача температура, °C | −18,4 | −16 | −6,2 | 3,5 | 11,4 | 17,5 | 19,9 | 16,8 | 10 | 3 | −7,9 | −15,6 | 1,4 |
| Уртача минимум, °C | −22 | −21 | −10 | −3 | 5 | 11 | 13 | 11 | 4 | −2 | −12 | −20 | −3 |
| Абсолют минимум, °C | −40 | −38 | −32 | −22 | −7 | −2 | 6 | 1 | −7 | −20 | −32 | −42 | −42 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 311,2 | ||||||||||||
Сылтамалар
- Рәсми сайт
- Абакан мэриясе 2010 елның 16 июнь көнендә архивланган.
- Абакан шәһәр порталы 2010 елның 28 март көнендә архивланган.
- Абакан шәһәренең урам күренешләре