Әчинск

Әчинск (рус. Ачинск) — Россиядә шәһәр, Красноярск краенда халык саны буенча округының өченче шәһәр.

Халык саны — 109 156 кеше.[2]

География

Әчинск Чулым елгасында, Красноярскидан 160 километр көнбатыштарак урнаша. Красноярск тимер юлында станция.

Климат

  • Уртача еллык температура — 0,8 °C
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 66,2 %
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,0 м/с
Әчинск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −11,9 −10 −4 3,1 14,8 20,6 24,1 21,0 12,3 3,8 −5,6 −10,5 4,9
Уртача температура, °C −15 −13,6 −8,5 −1,2 9,8 15,7 19,1 16,1 8,5 1,0 −8,7 −14 0,8
Уртача минимум, °C −18,7 −17,7 −13,8 −6,1 4,7 10,3 13,9 11,5 4,8 −1,7 −12 −17,4 −3,4
Чыганак: [1]

Тарих

Әчинск Ак Июс елгасында 1641 елда острог буларак нигезләнә. 1683 елдагы янгыннан соң острог Ачинка елгасының Чулымга коя торган җиренә күчерелә.

1782 елдан — Тубыл наместниклыгында (1796 елдан — Тубыл губернасы) өяз шәһәре. 1822 елдан — Енисей губернасы составында.

1856 елда Әчинск шәһәрендә 3 чиркәү, 466 йорт һәм 46 лавка (кибет) булган.

1924 елдан — Әчинск районы үзәге.

Халык

1840[3] 1856[4] 1897[5] 1931[4] 1939[4] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[2]
2 158 ~2 300 6 699 ~18 800 ~32 500 50 323 97 001 116 854 121 572 118 744 109 156

Милли состав (2002): руслар — 92,1%, украиннар — 1,5%, татарлар — 1,1%.[11]

Икътисад

Шәһәрнең төп предприятиесе — глинозём комбинаты, шулай ук нефть эшкәртү заводы, һөм төзелеш материалларын ясый торган ширкәтләр бар.

Югары уку йортлары

  • Красноярск дәүләт аграр университетының филиалы
  • Красноярск дәүләт педагогика университетының филиалы
  • Заманча һуманитар академиясенең филиалы

Танылган шәхесләр

Галерея

Искәрмәләр

  1. ↑ ОКТМО. 179/2016. Сибирский ФО — 2016.
  2. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-26 
  3. ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  4. ↑ 1 2 3 http://www.mojgorod.ru/krsnjar_kraj/achinsk/index.html
  5. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=601
  6. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-01-26 

Тема буенча өстәмә