Лесосибирск

Лесосибирск (рус. Лесосибирск) — Россиянең Красноярск краенда шәһәр, Лесосибирск районының үзәге.

Халык саны — 61 146 кеше.[2]

География

Лесосибирск Енисей елгасында, Ангара арты платосында, Красноярскидан 270 километр төньяктарак урнаша. Красноярск тимер юлында Лесосибирск станциясе, эре елга порты.

Климат

Лесосибирск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 3,1 7,1 16,5 25,3 33,2 35,4 35,6 33,6 29,2 23,7 9,5 6,1
Уртача максимум, °C −10,1 −9,8 −1,2 6,7 12,8 19,3 21,9 17,9 10,8 4,2 −4,1 −10,5
Уртача температура, °C −21,6 −19 −9 0,4 8,0 15,4 18,3 14,7 8,9 −0,1 −10,7 −18,8
Уртача минимум, °C −32,5 −32,6 −18,3 −5,6 3,6 10,2 16,1 11,8 3,8 −5,6 −23,5 −34
Абсолют минимум, °C −58,8 −53,3 −47,1 −35,6 −17,1 −3,9 1,2 −3,1 −8,9 −33,6 −49 −54,5

Тарих

Лесосибирск урынында 1640 елдан Маклаков Луг авылы бар булган.

1940-1950-елларда Маклаково тирәсендә такта яру заводлары төзеләләр, Новомаклаково һәм Новоенисейск бистәләре корылалар.

1975 елда Маклаково һәм Новомаклаково шәһәр тибындагы бистәләре Лесосибирск шәһәренә берләштереләләр. 1989 елда шәһәр составына Новоенисейск штб-ы кертелә.

Халык

1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[2]
38 625 68 349 65 374 61 146

Милли состав (2002): руслар — 83,9%, татарлар — 7,4%, украиннар — 2,5%, алманнар — 1,3%, чуашлар — 1,1%.[6]

Икътисад

Лесосибирск сәнәгатенең төп тармаклары — агач һәм лесохимия тармаклары.

Мачталар сеңдерү, канифоль-экстракция заводлары. Агачларны күчереп төяү, агач эшкәртү, һ. б. комбинатлары.

Югары уку йортлары

Галерея

Тема буенча өстәмә