Париж

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Париж
Flag of Paris with coat of arms.svg
Grandes Armes de Paris.svg
Ил Франция
Регион Иль-де-Франс
Департамент Париж
Координатлар 48°51'24"N, 2°21'8"E
Эчке бүленеш 20 округ
Мэр Ann Hidalgo
Элеккеге исемнәр Лютеция, Сите
Мәйдан 105,4 км²
Урта биеклек 33 м
Халык саны 2 233 818[1] кеше
Халык тыгызлыгы 20 909 кеше/км²
Агломерация 12 672 000 кеше
Сәгать кушагы UTC+1, җәен UTC+2
Телефон коды +33 1
почта индекслары 75001–75020 һәм 75116
Рәсми сайт paris.fr
Кардәш шәһәрләр Рим[2][3][4][…]

Пари́ж (фр. Paris [paˈʁi] (пари́)) — Франциянең башкаласы, илнең әһәмиятле икътисади һәм мәдәни үзәге. Ул Франциянең үзәк өлешенең төньягында, Иль-де-Франс төбәкында, Сена елгасы ярында урнашкан. Париж халыкара әһәмияткә ия — монда ЮНЕСКО, Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы һәм Халыкара сәүдә палатасының штаб-фатирлары урнашкан.

География

Топографика

Париж меридианының медальоны Париж урамнарының берсендә

Шәһәр Париж бассейны үзәгендә, диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән якынча 65 м биеклектә урнашкан. Парижда яшәү мәхәлләләренең чикләре 35 чакрымга сузылган әйләнмә юл беләнгән чикләнгән. Шәһәрдән көнчыгышта һәм көнбатышта (тиңдәшле рәвештә, әлбәттә) урнашкан Венсен һәм Булон урманнарын да кертеп, Парижның периметры 54, 74 км тәшкил итә[5] . Шәһәрнең мәйданы шул урман-паркларны да кертеп, 105 км², ә аларныкы исәпләмичә, 87 км², шул рәвешле ул Франция коммуналары арасында 113 нчы урында тора.

Шәһәр аркылыгы көнчыгыштан-көнбатышка 18 км, ә төньяктан көньякка 9, 5 километрга җитә[5].

Парижның иң биек ноктасы (128, 21) – Монмартр районында, 2, rue de Mont Cenis адресында урнашкан йорт коймасы һәм 4, rue de Mont Cenis адреслы бина арасындагы тротуардагы почмакта урнашкан[5].

Абсолют биеклек минимумы – иң түбән нокта (30, 5 м) 15 нче округта, Leblanc һәм St. Charles урамнары кисешкән урында[5].

Париж меридианы озак вакыт француз хариталарында нуленче меридиан булып саналган. Аның сызыгы хәзерге көндә урамнарда, тротуарларда һәм биналарда төньяктан көньяк тарафка юнәлгән 12 см диаметрлы 135 бронза билгеләре белән билгеләнгән. Ул билгеләргә 19 гасыр астрономы һәм сәясәтчесе Франсуа Арагоның исеме язылган. Бу меридиан сызыгында Париж обсерваториясе дә урнашкан[6].

Парижның антиподы Тын океан суларында, Яңа Зеландиянең көньяк-көнчыгышында, Антиподлар утравына якын урында урнашкан.

Климат

Парижда метеокүзәтүләр 1873 елдан бирле Монсури паркындагы метеостанциядан тоткарлыксыз үткәреләләр. Париж уртача климат зонасында, ике капма-каршы климат күренешләре – диңгезгә якынлык һәм шул сәбәпле җылы һәм дымлы һава массалары һәм гадәттә төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан салкын континенталь һаваның бәреп керүе - арасында урнашкан[7]. Уртача еллык һава температурасы 12,0 оС, иң салкын ай – гыйнвар (4, 7 оС), иң эссе – июль яки август (20 оС), уртача еллык явым-төшем күләме – 600 мм[7]. Иң яңгырлы ай – май (64, 9 мм), ә иң аз санда явым-төшем февральдә – 43, 7 мм[7]. Күп еллык күзәтүләр буенча, бер елда 111 яңгырлы көн була, 18 көн – яшенле көчле яңгырлар, 11 көн кар ява[7]. Парижның экологик пычрану һәм тыгыз урнашу сәбәпле үзгәргән микроклиматы һава температурасы (регион буенча 2 оС югарырак, аерма хәтта 10 оС җитәргә мөмкин), түбән дымлылык, көндезен яктылыкның азрак, ә төнлә күбрәк булуы белән аерыла. Хакимлек итүче җилнең юнәлеше, Météo-France станциясы күзәтүләре нигезендә төзелгән җилләр чәчәге буенча, көньяк-көнбатыш тарафта[7]

Парижда метеокүзәтүләр тарихында иң эссе көн fr:Tempêtes de fin décembre 1999 en Europe)[9] . Температураның 0 оСтан түбәнрәк төшүе салкын вакыт, дип санала, ә -10 оСтан түбән төшүе – экстремаль чор, бу вакытта шәһәрнең социаль хезмәтләре торыр урыннары булмаган сукбайларга ярдәм итү өчен җибәрелә.[10].

Парижның 1961-1990 елларда климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 15,3 20,3 24,7 27,8 30,2 34,4 35,4 39,3 32,7 28,0 20,3 17,1 39,3
Уртача максимум, °C 6,3 7,9 11,0 14,5 18,1 21,6 23,9 23,6 20,8 16,0 10,1 7,0 15,1
Уртача минимум, °C 2,0 2,6 4,5 6,7 10,1 13,2 15,2 14,8 12,6 9,4 5,2 2,9 8,3
Абсолют минимум, °C −13,9 −9,8 −8,6 −1,8 2,0 4,2 9,5 8,2 5,8 0,4 −4,2 −25,6 −25,6
Явым-төшем нормасы, мм 55 45 52 50 62 53 58 46 53 55 57 55 642
Чыганак: Relevés Paris-Montsouris 1961-1990


Гидрография

Сите утравы. Анда антик вакытта ук кешеләр килеп урнаша, шуңа күрә ул Парижның «бишеге» булып санала. Нәкъ менә Сите утравында күпчелек тарихи һәйкәлләр, шул исәптән, Сент-Шапель, Консьержери һ.б. урнашкан.

Гореф-гадәт нигезендә, шәһәрне уң як ярга (сәүдә, шәһәрнең эшлекле өлеше) һәм сул як ярга (мәдәни, шәһәрнең мәгърифәтле өлеше) бүләләр.

Париж эчендә Сенаның озынлыгы – 12, 78 км, ә тирәнлеге 3, 8 метрдан (Насьональ күпере тирәсендә) 5,7 метрга (Мирабо күпере янында) җитә, киңлеге Монтебелло ягында 30 метрдан – Гренель күпере янында 200 метрга җитә. Су биеклегенең иң аз дәрәҗәсе 26, 39 м булган, су биеклегенең тарихи дәрәҗәләре Изге Людовик утравы ярының диварында теркәлгән. Елганың агым тизлеге – 2 км/сәгать, агым егәрлеге – 273 м3/с, уртача температура – 14, 1 0 С.[11].

Сәнгатьләр күпере һәм Сите утравына күренеш. Уңда – Франция институты.

Тарих

Лютециянең сызымы
Төп мәкалә: Париж тарихы

Шәһәргә нигез салыну

Шәһәр б.э.к. III гасыр уртасындаСите утравы урынында паризийлар кабиләсенең Лютеция дигән кельт бистәсеннән төзелә. Шәһәрнең хәзерге исеме шул кабилә исеменнән килеп чыккан. Лютеция турында беренче тапкыр б.э.к. 53 елда Галлия белән сугышы турындагы 6-чы китапта искә алына.

Б.э.к. 52 елда римлылар шәһәрне икенче тапкыр камап алырга җыенганда, паризийлар Лютецияга ут төрткәннәр һәм күперләрне җимергәннәр. Римлылар аларга утрауны калдырганнар һәм соңрак алар Сенаның сул ярында яңа шәһәр төзегәннәр. Анда паризийлар термалар, форум һәм амфитеатр күтәрәләр. Шәһәр Рим империясендә әһәмиятле булмый.

Урта гасырлар

Париж сызымы, 1223 ел

Римлыларның идарәсе 508 елда, франклар килгәч тәмамлана.

Филипп II Август идарә иткәндә шәһәрнең ныгытылуы көчәйтелә: 1210 елда – сул ярда. Шушы чорларда ук Парижның көнбатыш кырыйларында Лувр кирмәненә нигез салына.

Латин мәхәлләсе) хәзерге Сорбоннаның «бабалары» булган «бәйсез» көллиятләр оеша.

XIV гасырда шәһәр уң ярдан, хәзерге Зур Бульварлар тирәсендә, тагын бер дивар белән уратып алына.

Яңа заман

Бастилияне алу