Благовещен

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
1941
Благовещен
Благовещенский Арматурный Завод 03.JPG
Байрак Герб
Байрак Герб
55°02′00″ с. ш. 55°59′00″ в. д.GЯO
Ил  Русия
Башлык Рөстәм Бадыйкшанов
Тарих һәм география
Нигез салына 1756
Беренче телгә алыну 1756
Мәйдан 65 км²
Мәркәз биеклеге 120
Климат төре уртача
Сәгать кушагы UTC+05:00
Халык саны
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 34 239 кеше
Милли состав руслар, татарлар, чирмешләр, башкортлар
Санлы идентификатор
Телефон коды 34784
Почта индекслары 453430, 453431

[http://adm-blagrb.ru]
Показать/скрыть карты
Благовещен на карте
Благовещен
Благовещен

БлаговещенБашкортстан республикасындагы шәһәр, Благовещен районының административ үзәге (1930 елдан алып). Уфадан төньякка 42 км һәм Загородная тимер юл станциясеннән төньяк көнбатышка таба 18 км ерактагы Потеха елгасы тамагында (аның Агыйдел елгасы кушылган урынында) урнашкан. Мәйданы — 65 км². Халкы (мең кеше): 1920 елда — 6,4; 1939 — 11,1; 1959 — 12,6; 1989 — 27,7; 2002 — 33,0; 2010 — 34,2. Милли составы (2002): руслар — 63,6%, башкортлар — 19,3%, татарлар — 10,0%, чирмешләр — 4,3%.

Тарихи белешмә

Чиркәү, чиркәү училищесы, Благовещен укытучылар семинариясе, су тегермәне, 10 сәүдә кибете булган. Ярминкәләр үткәрелгән.[1]

1930 елдан алып шәһәр тибындагы бистә, 1941 елда шәһәр статусын ала.

Россиянең яңа тарихына Благовещен кыйналуы (2004 елның декабрь ае) белән кереп калды.[2]

Истәлекле урыннар

Благовещенда 10 дан артык мәдәни мирас объекты урнашкан: Благовещен бакыр кою заводыдының төп корпусы (1864 елда төзелгән), Благовещен укытучылар семинариясе бинасы (1873), Кирилл һәм Мефодий чиркәве (1894—97) һ.б.

Халык

1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
~11 700 12 876 14 801 21 127 27 705 32 989 34 239

Икътисад

Благовещен арматура заводы, фурнитура заводы, Благовещен тимер бетон, полимер эшләнмәләр заводы, “Полиэф”ААЙ сы, “Эколес” ЯАЙ сы һ.б. эшли. Благовещенск аша Павловка—Кызылъяр автомобиль юллары үтә.

Социаль-мәдәни өлкә

Шәһәрдә Благовещен күппрофильле һөнәри көллияте, Башкортстан төзелеш колледжы филиалы, ПУ, 6 гомуми белем бирү мәктәбе (ш. ис. Благовещен гимназиясе №1), балалар йорты, 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 2 сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, балалар һәм үсмерләр туризмы үзәге, ДЮСШ; үзәк район хастаханәсе; мәдәният сарае, 2 китапханә, тарих туган якны өйрәнү музее, чиркәү, мәчет бар; 5 халык һәм 2 үрнәкле үзешчән сәнгать коллективы эшли. Рус телендә “Панорама” гәз. чыга.

Шәһәрдә туган танылган кешеләр

Искәрмәләр

Чыганаклар

Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)