Шаран районы
|
|||||
Ил | Русия | ||||
---|---|---|---|---|---|
54°49′09″ с. ш. 53°59′35″ в. д.GЯO | |||||
Статус | Район | ||||
Республика | Башкортстан | ||||
Административ үзәк | Шаран | ||||
Нигезләү датасы | 1935 | ||||
Район башлыгы | Сәмигуллин Илгиз Мәгдән улы[1] | ||||
Рәсми телләр | башкорт теле, рус теле | ||||
Халык саны (2010) | 23 620 кеше | ||||
Мәйдан |
|
||||
Сәгать поясы | MSK+2 (UTC+6) | ||||
Автомобиль номерлар коды | 02, 102 | ||||
http://www.sharanrb.ru | |||||
Шаран районы (рус. Шаранский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Шаран авылы Уфадан 180 км еракта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Туймазыда (35 км).
Географик сыйфатлама
Шаран районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көнчыгыш өлешендә, Ык елгасының уң ягына урнашкан. Ыкның кушылдыгы Сөн елгасы районны урталай бүлә.
Авыл хуҗалыгы биләмәләре – 97 500 га (70,5%), ш.и. игеннәр – 52 655 га, көтүлекләр – 21 975, печәнлекләр – 22 603 га. Урманнар – 33075 га (24%).
Халык
12 авыл советына берләшкән 104 авыл бар. Иң эреләре – Шаран (5,54 мең), Наратасты (0,86 мең), Зирекле (0,94 мең), Түбән Зәет (0,79 мең).
2002 елгы сан алу буенча районда халык саны буенча беренче урында башкортлар (31,1 %), татарлар (27,3 %), 24 авылда чирмешләр (20,2 %), руслар (10,65%), чуашлар (10,2%) яши. Ләкин район хакимиятенең мәгариф бүлеге үк бу саннарның ялганлыгын исбатлый.
Сан алганда милли состав[2]
Ел | татарлар | чирмешләр | башкортлар |
---|---|---|---|
1939 | 34,1% | 14,5% | 13,3% |
1970 | 38,9% | 13,5% | |
1989 | 51,0% | 6,4% | |
2002 | 27,3% | 20,2% | 31,1% |
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 49,3%, чирмеш теле — 18,8%, рус теле — 15,2%, чуаш теле — 7,8%, башкорт теле — 7,0%.[3]
1939[4][5] | 1959[6][5] | 1970[7][5] | 1979[8][5] | 1989[9][5] | 2002[10][5] | 2008[11] |
---|---|---|---|---|---|---|
51 981 | ↘36 024 | ↘33 812 | ↘28 885 | ↘23 838 | ↗24 494 | ↗49 205 |
2009[12] | 2010[13] | 2012[14] | 2013[15] | 2014[16] | 2015[17] | 2016[18] |
↘23 790 | ↘22 514 | ↘22 111 | ↘21 843 | ↘21 536 | ↘21 244 | ↘20 832 |
2017[19] | 1 гый 2018[20] | 1 гый 2019[21] | 2021[22] | |||
↘20 518 | ↘20 303 | ↘19 901 | ↘19 795 |
Административ бүленеш
Танылган кешеләр
- Ибраһим Абдуллин (1920, Зирекле—2005), драматург, Салават Юлаев премиясе лауреаты.
- Марат Абдуллин (1948, Шаран), БДУ профессоры, химия фәннәре докторы.
- Зарема Әхмәтҗанова (1945, Зирекле—1992), шагыйрә, журналист.
- Рима Батталова (1964, Сакты), җиңел атлетика буенча 15 тапкыр дөнья чемпионы.
- Фән Вәлиәхмәтов (1951, Хафиз), җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты.
- Ринат Гатауллин (1953, Түбән Зәет), икътисадчы, профессор (2007), фән докторы (2001).
- Йосыф Гәрәй (1901, Базгыя – 1988, Уфа), татар шагыйре.
- Рауис Гәрәев (1949, Түбән Зәет—2004), галим-агроном, фән докторы.
- Павел Глезденёв (Исламгәрәй Миндияров, 1867-1923, Иске Тумбагыш) — мари мәгърифәтчесе, әдип һәм этнограф.
- Өлфәт Мәганов (1928—2018), Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе.
- Дмитрий Михайлов (1919, Шаран—2008), нефтьче, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- Зәйнулла Мөстәкыймов (1924, Юмадыбаш—1945), Советлар Союзы Герое.
- Мирхәй Фәрхетдинов (1915, Яңа Каръяуды—1944), Советлар Союзы Герое.
- Закир Һади (1863, Ярәмкә—1933), XX гасыр башы татар язучысы.
Мәгариф өлкәсе
Урта белем
2009-10 уку елында 18 урта, 9 төп, 12 башлангыч мәктәп эшләгән. Аларда 3203 бала укыган. Шулар арасында татар балалары – 1624, чирмеш балалары – 692, рус балалары – 392, чуаш балалары – 333.
Шаран районы башкортлары балаларына туган телләрен өйрәнүнең барча мөмкинлекләре тудырылган. 6 мәктәптә 39 башкорт баласы телен өйрәнә, моңа өстәп башка милләт балаларына ул дәүләт теле буларак керә.
23 мәктәптә 1145 бала татар телен өйрәнә. Бу – татар балаларының 70,5% туган телен өйрәнә дигән сүз.
16 мәктәптә 466 чирмеш баласы туган телен өйрәнә (67,3%). 4 мәктәптә 194 бала чуаш телен өйрәнә (58,3%).
Район мәгариф бүлеге биргән мәгълүмат буенча Шаран районында рус балаларының 238 проценты (!) рус телен 11 мәктәптә туган тел буларак өйрәнә.[23]
Икътисад
Районда төрле юридик формалы 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, шуларның 7се – кооператив, 6 ҖЧҖ, 3 муниципаль унитар предпприятие, 4 зур фермер хуҗалыгы (КФХ), 3 авыл хуҗалыгы предпприятиесе, 1 хосусый эшмәкәр. Шәхси хуҗалыклар – 7922.
Эшмәкәрләр саны – 543. Шуларның 36 – кече предприятие, 391 шәхси эшмәкәр, 116 КФХ. Кече эшмәкәрлек 3891 кешене эш белән тәэмин итә.
Район җиреннән ел да 0,2 млн т нефть суыртыла.
Матбугат
- «Шаран киңлекләре» газетасы
- “Ленин юлы” (“Ленинский путь”) (Авыл таңнары гәҗитенең элгәресе)
Искәрмәләр
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-11-26, retrieved 2013-11-22
- ↑ Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-27, retrieved 2015-07-20
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2011-08-23
Сылтамалар
- Рәсми сайт 2020 елның 26 февраль көнендә архивланган. (рус.)