Закир Һади
Закир Һади (тулы исеме — Закир Һади улы Һадиев; 15 март 1892, Ярәмкә, Шаран районы, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы яисә Оренбург губернасы — 1932, Касыйм районы[d], Мәскәү өлкәсе, Рязань өлкәсе яисә Биемсала, Мәскәү өлкәсе) — татар язучысы, мәгърифәтче, педагог[1].
Тормыш юлы
Закир Һади улы Һадиев 1863 елның 15 мартында Оренбург губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Шаран районы) Ярәмкә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа[2]. Башлангыч белемне әтисеннән ала.
1875–1885 елларда Самара губернасы Бөгелмә өязе Тымытык авылы мәдрәсәсендә укый. 1885 елда Түбән Новгородта берничә ай күн җитештерү предприятиесендә эшли.
Рязань губернасы Касыйм шәһәрендәге Кастров мәдрәсәсен тәмамлый. Касыймнан 5–6 чакрым ераклыктагы Татар бае дип исемләнгән авылда укытучылар хәзерләүче курсларны тәмамлый[3].
Авылда укытучылык эше алып бару белән беррәттән, үз белемен күтәрү өстендә эшли һәм әдәби иҗатка тартыла. Җәйге ялларда, Касыймда фатир яллап, рус телен өйрәнүен дәвам итә, сәяхәткә чыга: Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфада була. Төрек һәм гарәп телләрендә камил сөйләшә.
1905 елда Одессага китә, анда татар җәдит мәктәбендә укытучы булып эшли. 1908 елда берникадәр вакыт Казанда була.
1914–1918 елларда Харьковда укыта; ул елларда анда Пенза губернасыннан чыккан кешеләрдән, шулай ук касыйм татарларыннан торган күпсанлы татар җәмгыяте оешкан була. Кабат Ярәмкәгә кайта. 1919–1920 елларда Шаран районы Бурсык авылында укытучы булып эшли.
1922 елдан соң яңадан Касыйм районына китә һәм татар авылы Биемсалага килеп урнаша, анда укытучылык эшен дәвам итә.
1933 елда (башка мәгълүматлар буенча — 1932 елда[2]) вафат була, Рязань өлкәсе, Касыйм районының Биемсала авылында җирләнгән.
Иҗаты
Аның беренче хикәясе «Бәхетле кыз» 1903 елда языла һәм 1904 елда Оренбургта басылып чыга. Хикәянең төп героинясы Гайшә, ирексезләп тагылган никахтан катгый баш тартып, хатын-кызга кеше һәм дус дип карый белгән укымышлы Габбас муллага кияүгә чыга, үз язмышын мәгърифәтче мулла белән бәйләп, укытучы булып китә. Аннары «Официант» (1904), «Хәер дога» (1905) хикәяләре дөнья күрә.
Закир Һади — татар авылы тормышы реалистик рухта сурәтләнгән мәгърифәтчелек характердагы повестьлар һәм хикәяләр авторы. Аның әсәрләренең төп проблематикасы — хатын-кызларның тигез хокуклылыгы мәсьәләсе һәм искергән укыту методларын тәнкыйтьләү. «Хәер дога» һәм «Мәгъсүм» (1906) әсәрләрендә Һади кадимче мәдрәсәләрне борынгы мәгарәләргә, ә шәкертләрне мәгарәдә яшәүчеләргә тиңләп тәнкыйтьли[3].
«Җиһанша хәзрәт» (1908) повесте — язучының иң зур әсәрләренең берсе; анда комсыз кадимче ишан Җиһаншага авыл халкына мәгърифәт тарату тарафдары Хәсән мулла каршы куела.
Кайбер әсәрләрнең кулъязмалары югалган: Одесса шәһәрендә яһүдләрне талау-җәберләүләр тәэсирендә язылган повесте (1905), рус-япон сугышы турындагы поэмасы, берничә хикәясе кулъязмалары билгесез.
Закир Һади иҗаты XIX гасыр татар мәгърифәтчелек реалистик әдәбиятын йомгаклый һәм 1905–1907 еллардагы Революция чорының демократик әдәбиятына нигез сала[4].
Повесте һәм сайланма хикәяләре кириллицада беренче тапкыр 1957 елда Казанда басылып чыга. «Җиһанша хәзрәт» повесте 2001 елда Казанда яңадан нәшер ителә[5].
Библиографиясе
- Бәхетле кыз: хикәя. — Оренбург, 1904. — 100 б.
- Официант: хикәя. — Оренбург, 1904. — 40 б.
- Бәхетсез кыз: хикәя. — Оренбург, 1905.
- Мәгъсүм: хикәя. — Оренбург, 1906. — 40 б.
- Хәер дога: хикәя. — Оренбург, 1906.
- Яңа Әсхабе кяһәф: хикәя. — Казан, 1908. — 20 б.
- Җиһанша хәзрәт: повесть. — Казан, 1908. — 64 б.
- Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1957.
Тәрҗемәләре
- 2018 елда Уфада Закир Һадиның башкорт теленә тәрҗемә ителгән сайланма әсәрләр җыентыгы чыга[6].
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ Закир Хади. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2024. Архивировано 11 май 2021 года.
- ↑ 1 2 3 Надергулов М. Х. Закир Хади. Башкирская энциклопедия. ГАУН «Башкирская энциклопедия» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2024.
- ↑ 1 2 Хади Закир Хадиулла угылы. Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2024.
- ↑ Сафаров М. А. Роль татарских медресе в жизни и творчестве Закира Хади (1863–1933). Казанский федеральный университет (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2024.
- ↑ Сафаров М. А. Роль татарских медресе в жизни и творчестве Закира Хади (1863–1933). Казанский федеральный университет (2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2024.
- ↑ Һаҙи З. Һайланма әҫәрҙәр / Автор-төҙөүсе Г. Х. Абрафиҡова. — Өфө: Матбуғат донъяһы, 2018. — 175 с.
- ↑ Его творчество - наше культурное наследие (рус.). Шаранские просторы (24 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
Әдәбият
- Гайнуллин, М. Закир Һади [Закир Хади] // Совет әдәбияты [Советская литература] : журнал. — 1963. — № 6. — С. 138.
- Гайнетдинов, М. Бишенче ел әдибе [Писатель пятого года] // Казан утлары [Огни Казани] : журнал. — 1983. — № 11. — С. 166—169.
- Әхмәтов, Р. Закир Һади // Татар әдәбияты тарихы [История татарской литературы]. — Казань: Татар. кит. нәшр. [Татарское книжное изд-во], 1985. — Т. 2. — С. 362—376.
- Гайнуллин, М. Закир Хади // Совет Татария [Советская Татария] : газета. — 1963. — 21 ноябрь.
- Башҡорт әҙәбиәте. ХХ быуат башы [Башкирская литература. Начало XX века]. — Уфа, 1984. — Т. 2 (Проза. Драматургия).
- Гайнуллин, М. Х. Татарская литература XIX в.. — Казань, 1975.
Сылтамалар
- Хади Закир Хадиулла угылы. Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2024.
- Надергулов М. Х. Закир Хади. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2024.