Ырынбур

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
шәһәр (1780 елдан)
Оренбург
Мечеть с минаретом.JPG
Байрак Герб
Байрак Герб
51°46′ с. ш. 55°06′ в. д.GЯO
Ил  Русия
Шәһәр округы Оренбург
Авыл советы рәисе Сергей Панчин[d]
Тарих һәм география
Нигез салына 1743
Беренче телгә алыну 1735
Элеккеге исемнәр 19381957 елларда: Чкалов 1735 елга кадәр "АкТүбә"
Мәйдан 259 км²
Мәркәз биеклеге 110 м
Сәгать кушагы UTC+05:00
Халык саны
Халык саны 562 569 кеше
Санлы идентификатор
Телефон коды +7 3532
Почта индекслары 460000—460056
Прочее
Кардәш шәһәрләр Хуҗант, Җаек, Бланьяк и Орландо[1]

[http://orenburg.ru/ (рус.)]
Ырынбур на карте
Ырынбур
Ырынбур

Оренбург (Оренбург районының үзәге (составына инми). Көньяк Уралда, Сакмар белән Җаек кушылган урында урнаша.

Халык саны — 562 569 кеше[2] (2016).

Тарих

Шәһәр Оренбург исеме белән төзелә, ә Валерий Чкалов хөрмәтенә Чкалов исемен йөртә, гәрчә аның Оренбургка бер катнашы булмаса да.

Орь елгасының тамагында Оренбург ныгытмасы корыла башлый. Әмма бу урын кала өчен яраксыз дип табыла. Каланы Җаек буендагы Кызыл тау янына күчереп карыйлар. Бу урын да кала өчен уңышсыз булып чыга.

Орь елгасы тамагындагы Оренбург ныгытмасының исеме монда күчеп килә. Борыңгы урындагы калган каланы Орск дип атыйлар.Шулай итеп, Оренбург атамасы Орь елгасының исеменән һәм алманча «бург» (кала) сүзеннән алынган.

1744-1919 елларда Оренбург губернасы үзәге. 1919 елга кадәр Россиянең Оренбург көнчыгышындагы иң эре шәһәре.

1842 елда шәһәрдә башкорт-мишәр гаскәрләре идаралыгы йорты Карвансарай төзелә.

1877 елда Ырымбурга кадәр тимер юлы салына, Оренбург тимер юл вокзалы ачыла.

1899 елда шәһәрдә беренче электр станциясе ындыр бирә.

1890-1906 елларда Урта Азия тимер юлы төзелә.

1891-1920 елларда шәһәрдә Хөсәения мәдрәсәсе эшләгән. Анда Сәгыйт Агиш, Габдулла Амантай, Авзал Таһиров һәм башка искәрмәләр укыган.

1906 елда Оренбург-Ташкент тимер юлы сафка индерелә.

1905 елда Урта Азия тимер юлы остаханасе zone (хәзерге "Россия тимер юллары" ААҖ Локомотив эшкәртү заводы) төзелә.

1905 елда Татар театры ачыла.

1918 елның 18 гыйнварында гына Василий Блюхер җитәкчелегендә кызыл корлары Оренбургны алганнар.

Совет чоры

1920 елда шәһәрдә Кыргыз Автономияле Социалистик Совет Республикасы төзү турында Декретка имзалана.

1920-1925 елларда Казакъстанның беренче башкаласы була.

1917 елның 20-27 июлендә Оренбург шәһәрендә I бөтендөнья башкортлары корылтае үтә.

1917 елның 8-20 декабрендә Оренбург шәһәрендә III бөтендөнья башкортлары корылтае үтә. I һәм II Бөтен башкорт корылтае Башкорт мәйдан (үзәк) шурасын (советын) төзү һәм "Башкорт" гәзитен чыгару турында карар кабул итә. III бөтендөнья башкортлары корылтаенда татар-башкорт автономиясен төзү идеясе Әхмәтзәки Вәлиди Туган белән кире кагыла һәм соңыннан Башкорт АССР-ы Башкорт дип аталган хөкүмәте төзелә.

1919 елда шәһәрдә Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турында Декретка имзалана. Карвансарай– Башкорт АССР-нын Хөкүмәте беренче урнашкан йорт.

1921-1936 елларда шәһәрдә Оренбург башкорт педагогия техникумы эшләгән. Аны Зәйнәп Биишева, Баязит Бикбай тәмамлаган.

1938-1957 елларда совет очучысы Валерий Чкалов исемен йөрткән. Ләкин Валерий Чкалов Оренбург өлкәсендә тумаган һәм бер тапкыр да Оренбург якларында булмаган.

1939 елда Оренбург мамык шәлләре фабрикасы ачыла, Оренбург шәлләр һәм яулыклар җитештерүче.

1941 елда Оренбургка Ленинградтан 47-нче Авиаремонт заводы эвакуацияләнә. Бу боргыч(вертолёт) нигезендә Оренбург машиналар заводы ачыла (хәзерге "Стрела" җитештерү берекмәсе). Сугыш вакытында завод 1595 очкыч чыгара (Ут-2, Ут-М, Як-6 (конструктор А. С. Яковлев), Ще-2). Сугыштан соң заводта Ми-1 вертолетлар; А-2 (КБ Антонова), Це-25 (конструктор П. В. Цибин), Як-14 (КБ А. С. Яковлева) планерлар; По-2 (КБ Н. Н. Поликарпова) самолетлар; Ил-М (КБ С. В. Ильюшина) штурмовик-бомбардировщиклар чыгарыла. 1950-1980 елларда заводта баллистик ракеталары чыгаралар. 1990 нчы еллардан Ка-226 вертолеты чыгарыла.

1966 елның ноябрендә 13-нче кое газ бирә. Бу көн Оренбург нефтегаз яткылыгын ачу көне дип исәпләнә.

1969 шәһәрдә Сакмар ТЭЦ төзелә (хәзерге Россия челтәренең оешмасы).

1974 елда Оренбург-Зәй (Татарстан) газ морҗа үткәргече сафка кертелде.

1974 елда Оренбург газ эшкәртү заводының беренче өлеше сафка кертелде. 1974 елда Оренбург газ эшкәртү заводының икенче, 1978 елның өченче өлешләр сафка индерелә.

1978 елда уникаль Оренбург гелий комплексы сафка индерелә.

1979-1982 елларда "Инвертор" заводы төзелә. Ул атом станцияләр өчен электр есалары, бырлау һәм карамай иләү есалары җитештерүче була.

Физик-географик тасвирлама

Географик урнашуы

Шәһәр Җаек елгасы буенда, аңа Сакмар елгасы кушылган урында, Мәскәүдән 1468 км ераклыкта урнашкан.

Оренбург тулысынча Мугоҗар таулары һәм Эмба елгасы аша үтә. Шул сәбәпле, Оренбург тулысынча Европа шәһәре булып санала.

Оренбургтан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[5]
Самар ~ 410 км
Сембер ~ 626 км
Мәскәү ~ 1432 км
Петербург ~ 2151 км
Уфа ~ 353 км
Казан ~ 718 км
Екатеринбург ~ 848 км
Пермь ~ 875 км
Магнитогорски ~ 453 км
Чиләбе ~ 729 км
Уральск ~ 278 км
Сарытау ~ 725 км
Киев ~ 1963 км.
Роза ветров
Орски ~ 273 км
Нур-Солтан ~ 1456 км
Әстерхан ~ 1073 км
Сочи ~ 2076 км
Тоз-Түбә ~ 75 км Актүбә ~ 247 км
Ташкент ~ 1868 км
Алма-Ата ~ 2373 км

Сәгать поясы

Оренбург UTC дан +6 сәгатькә (UTC+6) һәм Казан вакытыннан +2 сәгатькә аерылучы сәгать поясында урнашкан.

Климат

Оренбургның климаты – кискен-континенталь. Җәй җылы: елның биш аенда уртача көн температурасы 20 °C; кыш салкынча, иң зур кар катламы февральда күзәтелә (26 см).

Елык уртача климатик күрсәткечләре:

  • Уртача температура – +5,0С,
  • Уртача җил тизлеге – 4,3 м/с
  • Уртача һава дымлылыгы – 68%
Оренбург климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,7 5,8 18,9 31,3 36,5 39,8 43,2 40,9 38 27 19,2 8,1 43,2
Уртача максимум, °C −9,1 −8,2 −1,7 12,9 22,3 27,3 28,8 26,8 20,2 10,2 −0,5 −5,8 10,4
Уртача температура, °C −13 −12,7 −6,1 7 15,3 20,5 22,1 19,8 13,6 5,2 −3,7 −9,3 5
Уртача минимум, °C −17 −17 −10,2 1,8 8,3 13,7 15,6 13,2 7,7 1 −6,7 −12,9 −0,1
Абсолют минимум, °C −43,2 −40,1 −36,8 −26 −5,7 −0,7 4,9 −0,9 −5,3 −19,8 −35,7 −39,2 −43,2
Чыганак: Һава торышы һәм климат


Халык

1811[6] 1840[6] 1856[6] 1863[6] 1897[6] 1913[6] 1926[6] 1931[6] 1939[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010
~5 400 ~14 600 ~13 700 ~27 600 ~72 400 ~100 100 ~122 200 ~129 500 ~171 900 267 317 344 266 458 747 546 501 549 361 546 987

Милли состав (2002): руслар — 83,1%, татарлар — 7,9%, украиннар — 2,9%, казакълар — 1,3%, башкортлар — 1,0%.[12]

Административ бүленеш

Оренбург 2 административ округка: Көньяк һәм Төньякка бүленгән.

Төньяк округ үзенә Сәнәгый һәм Дзержинск районнарын ала, ә Көньяк округ — Ленин һәм Үзәк районнарны. Төньяк округ составына 3 авыл торак пункты керә – Каргала һәм Самородов бистәләре, Кызыл калкулык һәм Күлләр авыллары.

Транспорт

Оренбург – эре транспорт төене.

1905 елдан Оренбург-Илецк-Актүбә-Кызылурда-Төркистан-Ташкент тимер юл линиясе эшли.

Шәһәрдә Екатринбургка, Адлерга, Ташкенткә, Нурсолтанга, Бишкеккә йөри. Шәһәртирә электропоездары Новосергиевка, Акболак, Куандык, Сарыкташ, Сакмарга йөри. Шәһәр аша федераль юл Р239 (Акболак — Казакъстан) белән чиге үтә.
Шәһәрдә ике аэродром: Хәрби (Оренбург-2, Төньяк) һәм Гагарин исемендәге аэропорт. Аэропортта «Оренбург авилиняләре» (OrenAir) теркәлгән.

Шәһәр идарәсе

Башкарма хакимият

Оренбургта башка хакимият башлыгы булып шәһәр администрациясе башлыгы тора. 2010 ел ахырыннан, шәһәр мэры һәм администрация башлыгы вазифалары аерылган.

Шәһәр мэры Юрий Мищеряков.

2010 елның 24 ноябрендә булган сайлаулардан һәм шул елның 26 ноябрендә имзаланган контракт нигезендә Оренбург администрациясе башлыгы вазифасында Евгений Арапов эшли.

Канун чыгару хакимияте

Канун чыгару хакимиятен Оренбург шәһәр шурасы башкара, аның рәисе Андрей Шевченко.

Оренбург турында җыр (фрагмент)[13]

tt: Күрәм — шәһәр, чиксез дала,
Кургаш шикелле, соры күк.
Син микән бу, зур Оренбург,
Кая сарыкны куып чыгарган Алибек?

Чал кашлар астында,
Ачулану ялкын туудыра.
Эссе, ак патшалар кәлгәсе дип
Хәтердә син, Оренбург!

Син далада кыя сымак тордын,
Беткесез зарлану җил тавышлар,
Куркыныч җәза һәм богау,
Кан көенеч шәһәре.

Без курыккан идек сине Оренбург,
Чокып яздык сиңа, Оренбург,
Син каһәр суккан җир булдын,
Идейлдән Тянь-Шаньгә тиклем.
Җамбыл Җабай улы, 19/XII—1937

ru: Вижу — город, степной простор,
Небо серое, словно свинец.
Ты ли это, большой Орымбор,
Куда гнал Алибек овец?

Под навесом седых бровей
Загорается гневом взор.
Душной крепостью белых царей
Вспоминаешься ты, Орымбор!

Ты в степях стоял, как утес,
В нескончаемых стонах ветров —
Город крови и горьких слез,
Страшных пыток и кандалов.

Мы боялись тебя, Орымбор,
Проклинали тебя, Орымбор,
Ты страшилищем слыл, Орымбор,
От Едиль до Тянь-Шаньских гор.
Җамбыл Җабай улы, 19/XII—1937


Мәдәният

Муса Җәлилгә һәйкәл

Һәйкәлләр

  • Пушкин һәм Даль һәйкәле (автор Н.Г. Петина)
  • Муса Җәлилгә һәйкәл

Ырымбурның мәчетләре

  1. Меновнин мәчете — 1930 елда ябыла, Меновой двор комплексы белән бергә сүтелгән
  2. "1-че җәмиг мәчете" — 1930 елда ябыла, йортта кешеләр яши
  3. Кәрвансарай (2-че җәмиг мәчете")
  4. Оренбург үзәк мәчете ("3-нче җәмиг мәчете")
  5. "4-нче җәмиг мәчете"-1930 елда ябыла., йорт хәрби госпиталь биләмәсендә урнаша
  6. Сөләймәния мәчете ("5-нче җәмиг мәчете")
  7. Хөсәения мәчете (6 нчы җәмиг мәчете), «Хөсәения» мәдрәсәсе янында
  8. Рамазан мәчете (Оренбург) ("7-нче җәмиг мәчете")

Шәһәрдә туган танылган шәхесләр

Татар матбугаты

Искәрмәләр

  1. http://www.cityoforlando.net/mayor/international-affairs/
  2. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2019-07-09, retrieved 2016-06-13 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-02-04, retrieved 2017-05-28 
  4. [1](үле сылтама)
  5. Расчёт расстояний между городами. Дата обращения: 15 гыйнвар 2011.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 6,7 6,8 http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/orenburg/
  7. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-09-23 
  13. Оренбург губернасы башкортлары

Сылтамалар