Шамил Габдрәшитов (1921)

Шамил Монасыйп улы Габдерәшитов (рус. Шами́ль Мунасы́пович Абдраши́тов, 19 май 1921, Оренбург4 май 1944, Акъяр, Кырым АССР) — хәрби очучы. Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы, лейтенант.

Тормыш юлы

Шамил Монасыйп улы Габдерәшитов 1921 елның 19 маенда Оренбург шәһәрендә туа. Милләте буенча — татар. Татар шагыйре Шәмсетдин Зәкинең оныгы.

1937 елда җиде сыйныфны тәмамлагач, Шамил Габдерәшитов авиация остаханәләрендә моторист булып эшли һәм шул ук вакытта аэроклубта укый.

Комсомол юлламасы буенча май аенда 1938 елда Шамил Габдерәшитов Оренбург хәрби авиация очкычлар мәктәбенә укырга җибәрелә, аны 1941 елда тәмамлагач, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышында катнашуы

Шамил Габдерәшитов Бөек Ватан сугышы фронтларындагы сугышларда апрель аеннан 1943 елдан башлап катнаша.

1943 елның 28 октябрендә лейтенант Шамил Габдерәшитов дүрт «Як» составында гитлерчылар гаскәрләренең урнашуын ачыклый, бу «Аскания-Нова» совхозын уңышлы азат итүгә ярдәм итә.

1943 елның 30 октябренә каршы төндә истребительләр  [рус.]төркеме башында Шамил Габдерәшитов Новогригорьевка аэродромын бомбага тота.

ВКП(б) сафларына Шамил Габдерәшитов 1944 елда керә.

1944 елның 2 маена каршы төндә гитлерчыларның ике бомбага тотучы очкычын бәреп төшерә.

1944 елның 4 маенда алты «Як»тан торган төркем башында Херсонес борыны аэродромындагы гитлерчылар авиациясен юк итү өчен лейтенант Шамил Габдерәшитов хәрби биремгә оча. Аэродромны бомбага туту барышында дошманга зур зыян кил. Боерык үтәлгәннән соң, төркем базага очып кайтканда, Шамил Габдерәшитовның самолетын дошманның FW-190  [рус.] очкычы эзәрлекли башлый һәм совет очкычын бәреп төшерә. Габдерәшитов янучы самолеттан парашют белән сикереп өлгерә, әмма диңгезгә төшеп бата.

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 2 августындагы Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм хәрби кыюлыгы өчен лейтенант Шамил Монасыйп улы Габдерәшитовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Һавадагы җиңүләр исемлеге

Барлыгы һавадагы җиңүләре: 18+0
хәрби очышлар — 242
һавадагы сугышлар — 38

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • «Алтын Йолдыз» медале;
  • Ленин ордены;
  • Кызыл Байрак ордены;
  • Александр Невский ордены;
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
  • Кызыл Йолдыз ордены;
  • СССР Югары Советы Президиумы Грамотасы;
  • медальләр.

Хәтер

  • Шамил Габдерәшитов исеме белән Оренбургтагы урам аталган[1].

Искәрмәләр

  1. АБДРАШИТОВ Шамиль Мунасыпович (19 V 1921, Оренбург — 4 V 1944, мыс Херсонес) — Герой Советского Союза // Оренбургская биографическая энциклопедия / Автор проекта и главный редактор-составитель Большаков, Леонид Наумович. — Оренбург: Оренбургское книжное издательство / Русская книга, 2000. — С. 4. — 460 с.

Әдәбият

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — 911 с. — 100 000 экз.;
  • Россовский В. П. Золотые звёзды Оренбуржья: биографический справочник / ред. Е. А. Урбанович. — 2-е, перераб. и доп.. — Оренбург: ИПК «Южный Урал», 2005. — С. 10—11. — 595 с. — ISBN 5-94461-009-3.;
  • Оренбуржцы — Герои Советского Союза: библиографический указатель / сост. Н. А. Кузнецова. — 1. — Оренбург: Областная научная библиотека имени Н. К. Крупской, 1987. — С. 12. — 155 с.;
  • Герои Советского Союза — наши земляки. — Казань, 1982.;
  • Иванов А. А. Авиаторы Татарстана в годы Великой Отечественной войны 1941—1945 гг.. — Казань, 2000.;
  • Людников И. И. Дорога длиною в жизнь. — Москва, 1985.;
  • Быков М. Ю. Асы Великой Отечественной. — ЯУЗА — ЭКСМО, 2007..

Тема буенча өстәмә