Куандык

Куандык (рус. Кувандык, баш. Ҡыуандыҡ) — Русиядә кече шәһәр, Оренбург өлкәсенең Куандык районы үзәге.

Халык саны — 26 169 кеше (2010).[2]

География

Шәһәр Сакмар елгасында, Оренбургдан 194 километр көнбатыштарак урнашкан. Көньяк Урал тимер юлының Кувандык станциясе.

Тарих

XIX гасырның азагында Покровка исеме астында күчеп утыручылар авылы буларак нигезләнгән (күченүчеләрнең элекке тору урыны буенча). 1915 елда авылга ОренбургОрскТроицк[3] тимер юл килә, әмма, станцияләр исемнәрендә буталчыклык чыкмасын өчен (Покровка, Покровское топонимнары Русиядә бик еш очрый) станциягә исемне авыл исеме буенча түгел, Куандык (Кувандычка) елгасы исеме буенча бирәләр. 1935 елдан Куандык районы үзәге булып тора.

1939 елда шәһәр тибындагы бистә статусы, ә 1953 елдашәһәр статусы бирелгән.

Халык

1931[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[2]
~11 200 21 383 22 914 25 090 28 339 28 679 26 169

Милли состав

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 75,3% 75,5%
башкортлар 10,2% 10,7%
татарлар 8,1% 7,9%
украиннар 3,0% 2,1%

Икътисад

Криолит заводы, механик пресслары заводы, тимер юл транспорты предприятиеләре.

Тема буенча өстәмә