Җаек (шәһәр)

Җаек (каз. Oral, Орал, рус. Уральск) — Көнбатыш Казакъстанның Европа өлешендә, Җаек елгасы янында урнашкан шәһәр. Җаек (Уральск, Орал) Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең административ үзәге, Каспий буе түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. Гомуми мәйданы, тирә-яктагы шәһәр администрациясенә буйсынучы авыл территорияләрен кертеп, якынча 700 квадрат чакрым.

Халык саны — 216 467 [1] кеше (2010). Шәһәрдә яшел утыртулар мәйданы 6000 гектар тирәсе. Торак фонды — 4 млн м²

География

Җаек Урал елгасының урта агымында, уң ярыңда һәм Чаган елгасының түбән агымы, сул ярында урнашкан. Чаганның уң кушылдыгы Деркул елгасы шәһәр һәм Деркул поселогы яныннан үтә. Иң зур биеклек — Свистун-гора тавы.

Климат

  • Уртача еллык температура — +6,2 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,9 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 70%
Җаек климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 6,6 5,6 21,6 31,1 35,4 40,6 41,6 40,7 38,8 28,0 18,0 8,7 41,6
Уртача максимум, °C −6,5 −6,2 0,4 14,1 22,7 28,1 29,9 28,2 21,6 12,0 1,5 −4,7 11,8
Уртача температура, °C −10,4 −10,6 −4,1 7,9 15,7 21,0 22,9 20,9 14,4 6,3 −2 −8,2 6,2
Уртача минимум, °C −14,2 −14,8 −8,2 2,4 8,8 14,0 16,0 14,1 8,2 1,9 −5,1 −11,7 1,0
Абсолют минимум, °C −43,1 −40,5 −35,2 −24,3 −6,8 −1,1 4,3 0,4 −7,6 −19,2 −32,6 −39,2 −43,1
Явым-төшем нормасы, мм 348
Чыганак: Погода и Климат

Халык

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 1999[7] 2009[8] 2020[9]
103 914 134 162 167 352 199 835 221 855 247 236 234 155

Татарлар саны кими 2020 елда 4940 кеше тәшкил иткән.

2010[8] 2020[9]
Казакълар 54.64% 68,74% үсә
Урыслар 38.14% 26,72% кими
Украиннар 2.40% 1,03% үсә
Татарлар 2.05% 1,57% кими
Азәрбайҗаннар 0,41%
Кореялар 0,21%
Алманнар 0,21%
Белоруслар 0,20%
Үзбәкләр 0,14%
Чиченнар 0,11%
Әрмән 0,11%
Башкорт 0,05%
Бүтән 0,50 %

Мәдәният

Тема буенча өстәмә